

(Дәвамы).
Бу борынгы легенда-хикәятләрне Башкортстанның иң матур төбәгендәмәшһүр Урал таулары куенында урнашкан Кызылъяр дигән татар авылында туып үскән һәркем белә. Авылның йөзьяшәр әбисе Мөшәрәфә ниндидер үзе генә күргән җепкә энҗе-мәрҗәннәр тезгән кебек туктаусыз сөйли дә сөйли:
-Эһем, эһеееем, ул борынгы вакытларда безнең авыл кырындагы күл дә очы-кырые күренмәгән диңгез булган, имеш. Күп кенә еллар элек кешеләрне саташтырып адаштыра торган март бураннарында авыл уртасындагы әрәмәлектә бер ялгызы яшәгән әби адашып туңып үлгән. Шушы мәрхүмә рухына багышлап аның исеме белән атап йөртелгән авыл уртасындагы Гөлзәйнәп әрәмәлегендәге нигез ташлары, бак дисәң, бик борынгыдан ук сакланып калган икән. Бер елны авылның мәктәп укучылары экскурсиягә чыккач, укытучы Зариф абыйлары белән берлектә туган якны өйрәнәбез дип казынып йөргәннәр иде. Шушы бәләкәй археологларның тырышлыклары бушка китмәгән. Бар халыкны тагын да бер таң калдырып, Зәңгәр күлгә койган кечкенә Шардана елгасы төбеннән моңарчы күрмәгән иләмсез эре сөякләр табып алып кайтты укучылар. Мамонт дигән хайванныкы булган ул табылдыклар. Хәзер район туган якны өйрәнү музееның иң түрендә сакланган ул сөякләр янында “Кызылъяр авылы янында табылды” дигән язу да тора, хәтта. Шулай итеп, заманында тирә-як авыллар халкын Мөшәрәфә абыстай сөйләгән хикмәтләргә ышандырыр өчен бу борынгы хайван сөякләренең дә роле бик зур булды. Хәтта берзаман Кызылъяр авылына илнең төрле төбәкләреннән турпоходлар да оештыра башладылар. Киләләр, брезент палатка-куышлар коралар һәм куна-төнә яталар, тирәяк мөхит белән танышалар. Карыйлар, күзәтәләр, нәрсәләрдер язалар, җирләрне казыйлар, сүрәтләр төшерәләр иде. Ә Кызылъяр халкына бу бик кызык тоела. Ничек инде башка олы дөньядан күл буенда яшеренеп яткан шушы бәләкәй генә авыл турында гәзитләргә нәрсәдер язарга мөмкин?. Аның бит башка бик күп авыллардан бер аермасы да юк!.. Кызылъяр авылының шушы күле белән әрәмәлегеннән һәм авылның төньягын тулысынча каплап алган урманыннан башка шаккатарлык табигате дә юк инде ансы?!. Агыйдел дә безнең авылга якын түгел, шул кечкенә Шардана елгасыннан һәм аның шарлавыгыннан башка бер елга да юк...
Үзләре яшәгән төбәкнең һәр карыш җире гомер буе күз алларында булган, каршы як ярлары чак күренеп торган шушы күлдә юынган, шуннан эчкән, шунда балык тотып тамак туйдырган авыл халкына, әлбәттә, бу җирләр шаккатыргыч табигать комарткысына керми иде, күрәсең. Ә уйлап карасаң, уш китәрлек матур урыннар бар анысы. Зәңгәр күл үзе дә безнең Башкортстаныбызда иң зур күлләрдән исәпләнә. Аның иңе-буе сигезәр чакрымга кадәр сузыла. Томанлырак, яисә яңгырлы вакытларда күлнең каршы як ярлары да күренми хәтта. Чын-чынлап диңгез инде, диңгез...
Мөшәрәфә абыстай сөйләгәннәр дөрестер дә әле. Зәңгәр күлнең суы да тозлырак. Тагы да бер сер - аның суларында диңгезләрдә генә үрчи торган балыклар да яши. Димәк, элек ул диңгез булган дип әйтергә авыл халкының тулы хакы бардыр. Койма яңгырлар яуган көзге Җәләлтдин давыллары вакытында да Зәңгәр күл үзенең диңгез токымыннан икәнен исбат итеп ала. Ул котырынган мондый хәвефле вакытларда яр буена хәтта килергә дә куркыныч була. Бервакыт ерак Мәскәүдән үк геолог-галимнәр килеп, күлнең кызгылт-сары кыялы ярларын тикшереп йөрделәр. Моны алар “Аргументы и факты” гәзитендә язганнар, имеш. Ул күл буендагы кызгылт таш кыялар 250 миллион яшьтә икән!
Менә шулай Зәңгәр күлгә, Кызылъяр авылына читтән туристлар килүе һаман дәвам итте. Тик Зәңгәр күл генә үзенең күргәннәре, хикмәтле серләре белән бик бүлешергә теләмәде. Кешеләрдән аермалы буларак, ул сер саклый белә иде шул!.. Җәйге ямьле көннәрдә кояш нурларында күзләрне камаштырып зәп-зәңгәр булып яткан, җан өшеткеч салкын көз айларында куркыныч каракучкыл төскә кергән дулкыннар бик күп серләрне еллардан елларга, гасырлардан гасырларга өнсез генә саклавын дәвам итте...
(Дәвамы бар).
Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Материалны тулырак "Маяк Илеш" гәзитенең 25нче санында укырга була.