

Һичшиксез андый парлар янәшәбездә шактый күп. Шундыйларның берсе - Югары Яркәйдә яшәүче Лүзә һәм Рәмил вәлиевлар. Бер-берсен хөрмәтләүләре аларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләреннән, ягымлы күз карашларыннан сизелеп тора. 35 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яши алар.
Лүзә һәм Рәмил Вәлиевлар икесе дә Сеңрән авылында туып, бер үк чишмә суын эчеп үсә. Башта Сеңрән сигезьеллык мәктәбендә белем алалар. Арытаба Лүзә Фарса кызы – Кадер урта мәктәбендә, Рәмил Рүзил улы Югары Яркәйдәге 86 нчы һөнәри училищеда укуларын дәвам итәләр.
Гаилә башлыгы Венгриядә авиация гаскәрләрендә изге бурычын үтәп кайтканнан соң, водитель хезмәтен гомерлек һөнәр итеп сайлый. 35 ел бер урында “Башавтотранс” ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасында эшли. “ПАЗ Вектор Next” автобусын йөртә.
Водитель буларак аңа күпме юлларны, күпме араларны үтәргә туры килә, әмма ул сынатмый. Автомобиль белән оста идарә итүе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, авариясез йөрүе нәтиҗәсендә пассажирларны вакытында илтеп җиткерә. Шуңа күрә дә мактаулылар рәтендә ул.
Техника серләрен тирән белүче, акыллы, тырыш, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр ерак рейсларга да чыга, район буенча авылларда да йөри. Күп санлы Мактау грамоталары исә аның намуслы хезмәтенә ачык дәлил.
Лүзә Фарса кызы сабый чактан ук шаянлыгы, тырышлыгы, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Спорт белән шөгыльләнергә ярата. Мәктәптә укыган чорларда районда узган чаңгы, йөгерү, биатлон ярышларында һәрвакыт призлы урын яулый. Урта мәктәптән соң сыйныфташлары белән Сеңрән сөтчелек фермасында сыер сава башлый. Биредә эшләгән вакытта җәмәгать чараларында актив катнаша. Арытаба ул район азык комбинатының прәннек пешерү, бераздан соң кәнфит эшләү цехларында дәвам итә. Биредә дә сынатмый ул, җитезлеге, эшкә өлгерлеге белән аерылып тора, коллектив аны беренче көннән үк үз итә. Әлеге вакытта Л.Вәлиева район үзәк дәваханәсенең психотерапия бүлекчәсендә санитарка булып эшли. Ул үз бурычын намуслы башкарып, бүлекчәдә тәртип һәм чисталык булдыруга зур өлеш кертә.
Лүзә апа бер эштә дә сынатмый, өен дә балкытып тота, тәмле итеп аш-суын да хәстәрли. Тырыш хезмәткәр, сөекле хатын да, яраткан әни, хәстәрлекле туган да ул.
Вәлиевлар 1991 елның 22 июнендә гаилә кора һәм бүгенгәчә биргән вәгъдәләренә тугры калып, тормыш сукмагыннан тату атлыйлар. Алар ике балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына бастырды. Айнур белән Илнур бүгенге көндә үзләре гаилә корып, оныклар шатлыгы бүләк итте.
“Һәр гаиләдә иң мөһиме – бер-береңне ихтирам итү, ышанычны саклау, аңлашып яшәү. Балаларыбызга, оныкларыбызга, бер-беребезгә кирәкле булуыбызны тоеп яшәү – иң зур бәхет ул”, - ди Вәлиевлар.
Лүзә һәм Рәмил Вәлиевлар яшьлектәге мәхәббәтләренә җил-яңгыр тидерми, кер кундырмый тормыш үренә атлыйлар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк була беләләр. Бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәү, өмет-ышаныч кына түгел, ә олы йөрәкле булу кирәклеген дә үз үрнәкләре белән дәлилли.
Лира КӘБИРОВА.