Маяк
+18 °С
Дождь
җәмгыять
21 Июня , 03:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары!

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне муниципаль район хакимияте исеменнән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәре көне уңаеннан ихлас котлыйм.

Иң изге, җаваплы һәм абруйлы һөнәргә ия булып, сезгә сәламәтлекне кайгырту кебек үтә дә мөһим бурыч йөкләтелгән. Сез аны бернинди авырлыкларсыз, хезмәтегезнең бар нечкәлекләрен белеп, аңлап, намуслы башкарасыз. Вакытыгыз белән исәпләшмичә, кайчан мөрәҗәгать итмә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерсез.

Соңгы елларда “Сәламәтлек” өстенлекле гомумдәүләт проекты рамкаларында әлеге өлкәгә заманча медицина җиһазлары, төрле аппаратлар кайтарыла, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, булганнары төзекләндерелә. Билгеле, болар барысы да халык сәламәтлеген саклау, ныгыту максатында эшләнә. Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән күпкырлы ярдәм киләчәктә дә авыруларга каршы көрәшне, профилактика эшен яхшыртуга булышлык итәр, дип ышанам.

Бәйрәмегез белән котлап, гаилә бәхете, җиңел булмаган эшегездә түземлек, халык сәламәтлегенә тугры хезмәт итүегезне һәм уңышлар телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас