Маяк
+17 °С
Облачно
җәмгыять
25 Июня , 07:00

Эш барышы тикшерелде

Узган атнада районга эш визиты белән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов килде.

Эш барышы тикшерелдеЭш барышы тикшерелде
Эш барышы тикшерелде

Рөстәм Фәрит улы һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин Югары Яркәйдәге Яримов урамындагы төзелеш-монтаж эшләренең барышын тикшерде. Бу объект «Югары Яркәй үзәгенең бәйләүче җепләре»проектын гамәлгә ашыру кысаларында төп урынны алып тора.

Исегезгә төшерәбез, проект Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды һәм Русия Президенты инициативасы белән «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Карау барышында эшләрне башкару графигы, материалларның сыйфаты һәм тирә-як территорияләрне төзекләндерү турында фикер алыштылар. Рөстәм Фәрит улы процессларны оптимальләштерү һәм срокларны үтәү буенча әһәмиятле киңәшләрен бирде. Муниципаль район хакимияте һәм Яркәй авыл советы авыл биләмәсе эш барышын контрольдә тота - яңартылган урамның район үзәгенең чын бизәге һәм халыкны җәлеп итү ноктасына әверелүе мөһим.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас