Маяк
+17 °С
Облачно
җәмгыять
25 Июня , 09:10

Күмәк тырышлык - уңыш нигезе

Иске Күктау - Илеш районында иң төзек авылларның берсе. Халыкның көн-күреше шәһәрнекеннән аерылмый диярлек.

Күмәк тырышлык - уңыш нигезеКүмәк тырышлык - уңыш нигезе
Күмәк тырышлык - уңыш нигезе

Бу, билгеле, монда яшәүчеләрнең, нинди тармакта хезмәт салуына карамастан, һәрдаим тормыш сыйфатын яхшыртырга омтылуына, “Урожай” җәмгыятенең тотрыклы эшләвенә бәйле.

«Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте алдынгы агросәнәгать комплексы предприятиесе районда югары хезмәт күрсәткечләре белән генә түгел, алга таба карап эш итүче, яңа технологияләр белән эшләүче хуҗалык булуын республика күләмендә раслады. Бүгенге көндә биредә район буенча иң күп сөт савыла. Ел башыннан шушы чорга 128782 центнер сөт савып алганнар.

Җәмгыятьне 25 елдан артык Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов җитәкли. Аның тынгысыз хезмәте, продукция җитештерүне оста оештыруы нәтиҗәсендә хуҗалык югары рентабельле предприятиегә әйләнеп, күп еллар районда һәм республикада алдынгы позицияләрне били. Хезмәтчәннәр даими рәвештә хезмәт хакын акчалата алып бара. Хуҗалыкта эшләүче авыл кешесенең иртәгәсе көнгә ышанычы бар.

Район Сабантуенда «Районның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүче булып, муниципаль район хакимиятенең Дипломы белән бүләкләнүләре моңа ачык мисал.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас