

Көзге айларга кадәр республиканың тәҗрибәле табиблары ерак районнарда һәм авылларда халыкны кабул итәчәк. Бу проектның максаты – сәламәтлек саклау өлкәсендә ярдәмне барлык кешеләргә дә җиткерү.
Бүген медицина тикшерүен узу һәркем өчен дә уңайлы түгел. Берәүләргә район үзәгенә барып җитү кыен, икенчеләргә эш вакыты җитми, ә кайберәүләр исә сәламәтлегенә игътибар итмичә, «үзе үтәр» дип уйлый. Әмма соңгы еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, «Сәламәтлек поезды» -торак пунктыннан чыкмыйча ук медицина ярдәме алу өчен уникаль мөмкинлек. Бу авыруларны иртә ста-диядә ачыкларга һәм вакытында дәвалау башларга ярдәм итә.
Күчмә медицина ярдәме форматы республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Радий Фәрит улы әлеге проект турында болай диде:«Табибларның ел саен үзләре пациентларга баруы турында килештек. Һәм сүзебездә торабыз».
Иң мөһиме – акция кысаларындагы бөтен кабул итүләр тулысынча бушлай. Алдан язылу да таләп ителми: кабул итү «тере чират» тәртибендә оештырыла. Прописка да әһәмияткә ия түгел – теләгән һәркем мөрәҗәгать итә ала. Кирәкле белгеч күрше авылга килсә дә, сезне анда да кабул итәчәкләр.
Быел Илеш районында «Сәламәтлек поезды» 15 июньнән 26 июньгә кадәр эшли. Күчмә бригаданы беренче булып Бишкурай авылы каршы алды. Аннары Югары Манчар, Дөмәй, Аккүз, Иске Кыргыз, Андреевка авылларында кабул итү узды. Иртәгә, 26 июньдә, табиблар Этәй авылына киләчәк.
Нефтекама маршрутыбуенча 5 заманча модульдән торган Автопоезд эшли. Аның составына Мобиль сәламәтлек үзәге (Нефтекама шәһәр дәваханәсе);күчмә маммограф; күчмә флюорограф; район үзәк дәваханәсенең күчмә ФАПы; республика кардиология үзәгенең модульле комплексы керә.
Табиблар искәртә: сезне берни борчымаса да, профилактик тикшерүне кичектерергә ярамый. «Сәламәтлек поезды» — гади акция генә түгел, ә үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу өчен тагын бер мөмкинлек.
Лилия ЙОСЫПОВА.