

Районда авыл биләмәләре башлыкларының урыннарга чыгып семинар-киңәшмәләр үткәрүе инде күптән күркәм традициягә әверелде. Мондый очрашулар башкарылган эшләргә бәя бирү генә түгел, ә авылларның бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу, нәтиҗәле тәҗрибә белән уртаклашу өчен дә әһәмиятле мәйдан булып тора. Һәр җирлектә башкарылган эшләрне үз күзләрең белән күрү, авыл халкы белән аралашу, проблемаларны һәм уңышларны урында өйрәнү мондый очрашуларның нәтиҗәлелеген тагын да арттыра.
Күчмә киңәшмәнең беренче өлеше Иске Күктау авыл биләмәсендә башланып китте. Башкорт, татар, мари һәм чуваш милләтеннән булган халыкны берләштергән әлеге биләмә составына Иске Күктау, Ибраһим һәм Красный Октябрь авыллары керә. Бүген биредә 1100дән артык кеше яши. Авыл халкына хезмәт күрсәтүче мәдәният йорты, ике авыл клубы, өч фельдшер-акушерлык пункты, мәктәп һәм сәүдә объектлары уңышлы эшләп килә.
Соңгы елларда авыл тормышында күзгә күренерлек уңай үзгәрешләр булган. Моның ачык мисалы булып Урындагы инициативаларны яклау программасында ел саен актив катнашу һәм җиңүләр яулау тора. Әлеге дәүләт программасы ярдәмендә авыл урамнарына ком-таш һәм вак таш түшәлгән, тротуарларга плитәләр салынган, су башнясы һәм мәктәп бинасы ремонтланган, спорт мәйданчыгы төзелгән, кирәкле җиһазлар сатып алынган, яңа урамнарга газ үткәрелгән. Боларның барысы да авыл халкының көнкүреш шартларын яхшыртуга һәм төбәкнең төзеклеген арттыруга хезмәт итә.
2026 елда исә авыл биләмәсе әлеге программа кысаларында чираттагы мөһим проектын гамәлгә ашырган – Сабантуй мәйданы өчен заманча сәхнә конструкциясе урнаштырылган. Киңәшмәдә катнашучылар иң элек нәкъ менә әлеге мәйдан белән таныштылар.
Авыл биләмәсе башлыгы Радмир Мөбәрәков кунакларны сәламләп, соңгы елларда башкарылган эшләргә киң күзәтү ясады. Ул авыл халкының активлыгы, эшкуарлар һәм җитәкчеләр ярдәме белән гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде, шулай ук киләчәккә билгеләнгән планнар белән дә уртаклашты.
Авыл халкы өчен яраткан ял урынына әверелгән чишмә комплексы катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан әлеге урын соңгы елларда танымаслык булып үзгәргән. Чишмәгә төшү өчен ныклы тимер баскыч һәм күпер төзелгән, ял итүчеләр өчен беседка, атынгычлар, уңайлы эскәмияләр урнаштырылган. Тирә-як чәчәкләргә күмелгән, юлларга ком-таш түшәлгән. Иң күркәме – “Атайсал” проекты кысаларында бу изге эшләрнең күбесе авылдашларның үз инициативасы һәм матди ярдәме белән башкарылган. Мондый үрнәкләр авылларда бердәмлек һәм туган җиргә мәхәббәтнең көчле булуын тагын бер кат раслый.
Аннары делегация «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенә юл тотты. Биредә узган ел гына файдалануга тапшырылган заманча роботлаштырылган терлекчелек комплексы белән танышу һәркемдә зур кызыксыну уятты. Хуҗалык җитәкчесе Альмир Мөхәрләмов комплексның эш үзенчәлекләре, терлекчелек тармагында кулланылган заманча технологияләр турында сөйләде һәм кунакларның сорауларына җавап бирде.
Семинарда катнашучыларшулай ук мәчеттә, һәйкәл янында, мәктәптә, яңартылган спорт мәйданчыгында һәм авыл мәдәният йортында булдылар. Һәр объектта башкарылган эшләр авылның социаль йөзе формалашуда мөһим урын алып торуы ассызыкланды.
Чыннан да, соңгы елларда Иске Күктау авыл биләмәсе күзгә күренеп үзгәргән, төзекләнгән һәм матурланган. Бу эшләрдә район Советы депутаты, «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар Мөхәрләмовның өлеше аеруча зур. Авылның киләчәген кайгыртып, аның тарихи мирасын саклау һәм үстерү юнәлешендә күп көч куйган җитәкченең хезмәте авылдашлары тарафыннан югары бәяләнә.
Күчмә киңәшмәнең чираттагы тукталышы шәхси эшкуар Фидәрис Мәрваров оештырган керамзит блоклар җитештерү базасы булды. 2018 елда нигез салынган әлеге җитештерү мәйданчыгы бүген төбәктәге уңышлы эшләп килүче кече бизнес үрнәкләренең берсе санала. Заманча Кытай җиһазлары ярдәмендә җитештерелгән төзелеш материалларының сыйфаты югары бәяләнә. Катнашучылар блоклар җитештерү технологиясе белән якыннан танышып, эшкуарлыкны үстерү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
Киңәшмәнең икенче өлеше Исәмәт авыл биләмәсендә дәвам итте. Җитәкчеләрне биредә Сабантуй мәйданы янәшәсендә урнашкан, тирә-якка үзенә күрә бер ямь биреп торган «Әнкәйләр чишмәсе» янында җыр-моң белән каршы алдылар. Үзешчән сәнгать коллективлары башкаруындагы моңлы җырлар чарага күтәренке рух өстәде.
Авыл биләмәсе башлыгы Илшат Миңнекәев башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, чишмәне төзекләндерүдә, тирәякны яшелләндерүгә зур өлеш керткән һәм авылдашлары өчен күркәм ял урыны булдырган Марат Гәрәев хезмәтен аерым билгеләп үтте. Авыл халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә чишмә тирәсе бүген авылның иң матур һәм иң яраткан урыннарының берсенә әверелгән. Чишмәне төзекләндерү буенча башкарылган эшләр халык өчен уңайлы шартлар тудыруга, ял итү мөмкинлекләрен киңәйтүгә һәм авылның төзеклеген арттыруга хезмәт итә. Мондый игелекле башлангычларның кешеләрне уртак максат тирәсендә берләштерүе һәм туган якка карата җаваплылык хисен ныгытуы да аеруча әһәмиятле. Биредә җитәкчеләр Сабантуй бәйрәмен үткәрү урыннарын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, бәйрәм чараларын оештыру өчен кирәкле шартлар белән таныштылар. Шулай ук автогараж һәм янгын депосында булып, әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр.
Күчмә киңәшмәдә катнашучылар шәхси эшкуар Булат Харисовның эретеп ябыштыру цехы эшчәнлеге белән дә таныштылар. Җитештерүнең оештырылышы, башкарылган эшләрнең сыйфаты һәм яшь эшкуарның үз эшенә җаваплы карашы кунакларда уңай тәэсирләр калдырды.
Чара ахырында Исәмәт авыл мәдәният йортында киңәшмәнең пленар өлеше узды. Муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров авыл җирлекләрендә гамәлгә ашырылган проектларга нәтиҗә ясап, һәр биләмәдә төзекләндерү эшләрен дәвам итүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул авылларның йөзе булган җәмәгать урыннарын тәртиптә тоту, халыкның ялын нәтиҗәле оештыру һәм бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү юнәлешендә эшне тагын да көчәйтергә чакырды.
Семинар-киңәшмәне югары дәрәҗәдә оештырган өчен авыл биләмәсе башлыклары Радмир Мөбәрәков һәм Илшат Миңнекәевка муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Күчмә киңәшмә тагын бермөһим хакыйкатьне раслады: авылларның бүгенгесе дә, киләчәге дә кешеләрнең бердәмлегенә, уртак максат белән яшәвенә бәйле. Бүген һәр җирлектә төзекләндерү эшләре алып барыла, социаль әһәмияткә ия проектлар тормышка ашырыла, хакимият, эшкуарлар һәм халык кулга-кул тотынып хезмәт итә. Әйе, хәл итәсе мәсьәләләр дә, финанс мөмкинлекләренә бәйле проблемалар да җитәрлек. Әмма иң мөһиме – авыллар үсештән туктамый, яңарышка омтыла. Ә бу исә киләчәккә ышаныч белән карарга һәм туган төбәгебезнең иртәгесе көне тагын да матуррак булуына өметләнергә нигез бирә.
Лилия ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.