

Кайсы гына тармакны алсаң да, терлекчелектә һәм басучылыкта уңышларга ирешеп, үрнәк итеп куярлык, гомумән, үз артыннан ияртеп баручы хуҗалык.
Куйбышевлылар һәр тармакта яхшы күрсәткечләргә ирешә. Уңышлар артында хуҗалык җитәкчесенең, баш белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып эшләве, тырышлыгы ята. Җәмгыять белән 14 ел дәвамында тырыш хезмәт күрсәтеп, оста җитәкчелек итүче директор Вадим Авзаловның терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышлары бар.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 2000 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 795 – савым сыеры. Җәмгыять сөт тапшыру буенча районда алдынгылыкта бара. Бүген хуҗалык буенча 166 ц сөт савып алына. Көн саен майлылыгы 4,1 проц. белән 162 ц продукция реализацияләнә.
Куйбышевлыларның тырыш хезмәте лаеклы бәһаланып, алар район Сабантуенда «Районның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүче булып, муниципаль район хакимиятенең Дипломына ия булды.