Маяк
+13 °С
Облачно
җәмгыять
27 Июня , 09:05

Ышаныч сагында тора

Нотариус кабинетына кешеләр төрле хисләр белән килә. Кемдер шатлыклы вакыйга уңаеннан документлар рәсмиләштерә, кемдер мирас мәсьәләләрен хәл итә, кемдер балаларының киләчәге турында кайгырта. Әмма һәркемнең уртак теләге бар - үз хокукларының ышанычлы яклануын күрү.

Ышаныч сагында тораЫшаныч сагында тора
Ышаныч сагында тора

Илеш районында бу ышанычны күп еллар дәвамында нотариус Рәмилә Фәнислам кызы ХӘЛӘПОВА аклап килә.

Бүген аны районда тәҗрибәле белгеч, үз эшенең остасы буларак беләләр. Әмма әлеге абруй артында егерме елга якын намуслы хезмәт, зур җаваплылык, кешеләр язмышына битараф булмау һәм өзлексез белемгә омтылыш ята.Рәмилә ханымның юридик өлкәгә килүе дә очраклы түгел. Бу һөнәргә мәхәббәт аның күңелендә кечкенәдән үк формалаша. Әтисе Фәнислам Шәйдуллин озак еллар Илеш районы прокуроры булып хезмәт куя, Башкортстан Республикасының атказанган юристы исеменә лаек була. Өйдә закон, гаделлек, намус һәм җаваплылык турында сөйләшүләр еш яңгырый. Кыз бала әтисенең кешеләр арасында зур абруй казануын, һәрчак дөреслек ягында торуын күреп үсә. Әтисенең хезмәтенә соклану, аның принципиальлеге һәм гаделлеккә тугрылыгы Рәмиләнең дә киләчәген билгеләүдә зур роль уйный. Шуңа күрә мәктәп елларыннан ук ул үз тормышын юридик өлкә белән бәйләргә карар итә.

- Әтием минем өчен һәрвакыт үрнәк булды. Аның хезмәтенә, кешеләргә мөнәсәбәтенә карап үстем. Ул миңа намус белән эшләүнең, һәрвакыт гадел булуның никадәр мөһим икәнен үз үрнәге белән күрсәтте, - дип искә ала Рәмилә ханым.

Әнисе, Рәзифә Идиятулла кызы да гаиләдә игелек, сабырлык һәм ихласлык тәрбияләүче кеше була. Нәкъ менә әнисенең җылы мөнәсәбәте, кешеләргә карата мәрхәмәте Рәмилә ханымда игелек һәм күңел җылысын саклап калу сыйфатларын ныгыта.

Башкорт дәүләт университетының Хокук институтында белем алган елларда ук ул үз юлын ныклап сайлавына тагын бер кат инана.

- Ул вакытта ук аңладым: кеше кайчак соңгы өмет белән килә. Әгәр син аңа дөрес юл күрсәтә аласың икән, димәк, синең эшеңнең мәгънәсе бар, - ди ул.

Югары белем алганнан соң нотариус эшенең эчке кухнясы белән таныша башлый - стажировка уза. Бу чорда аның беренче остазы Рәзинә Хәлил кызы Халикова була. Рәмилә ханым аны бүген дә җылы хисләр белән искә ала, һөнәргә беренче адымнарны ышанычлы куллар җитәкләве турында аерым билгеләп үтә. Квалификация имтиханын уңышлы тапшыра, әмма язмыш кушуы буенча хезмәт юлын Саклык банкы системасында дәвам итә. Юрисконсульт, аннары өлкән юрисконсульт булып эшли. Бу чор аңа финанс һәм хокук өлкәсенең нечкәлекләрен тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Әмма күңелендә бөтенләй башкача юл сайлау теләге үсә. Нотариат эше аны күптән җәлеп итә. Шуңа күрә мөмкинлек туу белән, хезмәт хакы югарырак булган банк системасын калдырып, дәүләт нотариатына кире кайта.

- Бу карарны барысы да аңлап бетермәде. Әмма мин үз юлымны сайлаганымны белдем. Нотариус хезмәтендә кешеләргә реаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар иде, - ди Рәмилә ханым.

2007 елда конкурс нәтиҗәләре буенча дәүләт нотариусы итеп билгеләнә. Ә бер елдан шәхси практика алып баручы нотариус булып эшли башлый.

Еллар узган саен тәҗрибә арта, ләкин эшкә караш үзгәрми. Рәмилә ханым бүген дә һәр кешене игътибар белән тыңлый, һәр мөрәҗәгатькә аерым игътибар бирә. Чираттагы өлкән яшьтәге кеше белән сөйләшкәндә дә, яшь гаиләгә фатир документларын рәсмиләштергәндә дә ул бер үк дәрәҗәдә сабыр һәм игътибарлы булып кала.

Нотариус хезмәтен еш кына тыныч һәм бертөрле эш дип уйлыйлар. Әмма чынлыкта һәр документ артында кеше язмышы, гаилә тарихы, киләчәккә өметләр тора.

- Безнең эштә вак нәрсә юк. Бер дөрес булмаган адым да зур нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр документка җаваплы карарга кирәк,- ди ул.

Аның фикеренчә, нотариус өчен белем генә җитми. Намуслылык, сабырлык, төгәллек, җаваплылык һәм кешеләрне аңлый белү дә мөһим сыйфатлар.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнә - 2017 елда аның нотариаль конторасы үрнәкле контора статусына лаек була. Бу эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм сыйфатын раслый. Ә 2025 ел нәтиҗәләре буенча Рәмилә Фәнислам кызына «Елның иң яхшы нотариусы» исеме бирелә. Шулай ук Федераль нотариаль палата тарафыннан югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Бүген ул республика нотариат җәмәгатьчелеге тормышында да актив катнаша. Башкортстан Республикасы Нотариаль палатасының имидж, җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссиясе, методик эш комиссиясе әгъзасы булып тора, шулай ук нотариусларның һөнәри эшчәнлеген контрольдә тоту буенча комиссия эшендә катнаша. Ләкин Рәмилә ханым өчен иң зур бәя - рәсми бүләкләр түгел.

-Еллар узган саен шуны аңлыйм: иң зур бүләк - кешеләрнең рәхмәте. Аларның ихлас елмаюы, «рәхмәт» сүзе барлык мактаулы исемнәрдән дә кыйммәтрәк, - ди ул.

Һөнәри уңышлары артында ныклы гаилә терәге дә бар. Тормыш иптәше Руслан Риф улы нотариаль конторада администратор булып эшли. Алар күп еллар дәвамында бер-берсенә таянып яшиләр. Эштә дә, тормышта да бер команда булып хезмәт итәләр.

Хәләповлар гаиләсендә ике кыз үсеп җиткән. Олы кызлары Галия Мәскәү дәүләт төзелеш университетының архитектура институтында өченче курста белем ала. Киләчәктә ул архитектура һәм иҗат дөньясы белән бәйле юл сайларга тели. Кечеләре Мәрьям исә тугызынчы сыйныфта укый. Кызларының уңышлары һәм киләчәккә омтылышы Рәмилә ханым өчен иң зур шатлык һәм горурлык чыганагы. Җаваплылык таләп иткән һөнәрдә эшләүгә карамастан, ул гаилә җылысын саклап кала белгән ханым булып кала. Эш көне тәмамлангач, аны өйдә балаларының тавышы, гаилә мәшәкатьләре һәм якыннарының җылылыгы каршы ала. Нәкъ менә гаиләсе аңа көч, тынычлык һәм илһам бирә.

Аның белән аралашкан кешеләр еш кына бер сыйфатны билгеләп үтә: ул һәр кешене игътибар белән тыңлый белә. Шуңа күрә дә кешеләр аңа документлар өчен генә түгел, киңәш һәм аңлау табу өчен дә мөрәҗәгать итәләр.

Нотариус хезмәтенең асылы мөһер сугу белән генә чикләнми. Ул кешеләрнең хокукларын яклау, аларга ышаныч һәм тынычлык бирү белән дә бәяләнә. Рәмилә Хәләпова үзенең күпьеллык хезмәте белән шул фикернең дөреслеген раслый. Еллар узар, кануннар үзгәрер, яңа таләпләр барлыкка килер. Әмма кешеләр өчен иң мөһиме шул килеш кала: аларның хокукларын яклаучы намуслы белгечләргә ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Рәмилә Фәнислам кызы өчен исә иң зур бәя - кеше ышанычы һәм рәхмәте. Һәм ул шул ышанычны еллар буе аклап килә.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас