

Бер кулына каеш бау, икенчесенә уч төбе хәтле генә кәгазь кисәге тоткан кыз күз яшьләренә тулысынча ирек бирде. Ниндидер төпле фикергә килерлек хәлдә булмаган килеш, ышанмыйча елап шешенгән күзләрен кабат-кабат кулындагы хатка йөгертте. Анда тормышка сокланып караган самими, эчкерсез күңелле кызның язмышын кырка үзгәртердәй берничә генә җөмлә язылган иде:
-Гафу ит, без бәхетле була алмабыз... Минем гаиләм бар, мин алар белән бәхетле. Син үз парыңны табарга тырыш. Син бәхеткә тулысынча лаек...
Шушы бәләкәй генә хат бәхетнең җиденче катында йөргән кызны җиргә төшерде. Алай гына да түгел, аяк астындагы җир убылып киткәндәй булды. Ниндидер төпсез бушлыкка очканын гына шәйләде ул. Күз алдындагы әйберләр берчә якынайды, берчә ерагайды. Әйләнә-тирәсе зырлап әйләнә башлаган Фәйрүзә үзе дә шушы өермәгә эләгеп бөтерелә башлады. Кинәт килеп туган көчергәнешлектән бер мизгелгә зиһене томаланып алган кыз:
-Нәрсә булды миңа?.. Кайда мин? - дигән уйлар белән тирә-ягын байкады. Үзенең һаман да утын сараенда утыруын аңлады. Инде елап күз яшьәре беткән кыз кулындагы кәгазь кисәген вак кисәкләргә ерткалап аяк астына чәчте һәм тирән уйга калды. Башында берсеннән-берсе шомлырак сораулар кайнады:
- Асылынып үләргәме?.. Агу эчәргәме? Зәңгәр күл дулкыннарына ташланыргамы? Инде нәрсә эшләргә?!.
Шулвакыт Фәйрүзә үзен үлгән итеп күз алдына китерде. Менә авыл зиратында аның матур гына кабере. Менә капкадан чәчәк гөлләмәләре күтәреп Хәйдәр кереп килә. Ул елый-елый Фәйрүзәнең каберенә чәчкәләр сала, балчык өеме янына тезләнеп аның кичерүен сорый, үзе һаман да туктаусыз елый...Әнисе дә аның кабере янында башын иеп күз яшьләрен түгә. Ә бер читтәрәк иптәш кызлары, авыл егетләре кайгылы кыяфәттә басып торалар, имеш. Шушы кызганыч уйлардан кыз тагы яшь түгә башлады. Тагы да авыррак һәм шомлы уйларга бирелде. Иптәш кызларының күзләренә ничек карар?.. Авыл егетләренең мыскыллы карашларыннан кайда качарга?.. Бераз утыргач, акылга җиңеләйгән кеше кебек утын сараеның караңгы почмагына текәлеп, күренмәгән кемнәргәдер үзенең катгый сүзләрен тезде ул:
- Асылынып үләр дисезме?! Не дождетесь!.. Егет дип тә шулай үз-үзен бетерәме инде кеше? Мин әле үземне күрсәтермен... Артымнан пачкалап йөгереп йөрерләр әле...
- Кыз кычкырып көлеп җибәрде һәм почмактагы бушлыкка янавын дәвам итте:
-Үзем дә аларның башларыннан көлмәсәм, исемем Фәйрүзә булмасын!.. Кабәхәтләр!. Шакшы җаннар!.. Барыгызны да ант иттерәм!.. А-а-а-яа-ах!.. Әләй генәм!..
-Кыз күкрәгенең йөрәк ягын кулы белән кысып тезләренә тиклем бөгелеп төште. Күкрәктәге авырту арка тирәләренә күчкәч кире турайды.
-Уф, Аллам, ничек авырта, карале?! Бер дә генә болай булганы юк иде бит! Әллә нәрсә булды. Үләм бугай мин.
Коты очып, кайгылы уйларга баткан Фәйрүзә алдына сикереп менгән аклыкаралы песидән кинәт сискәнеп китте. Шулай да авыр чакларда сердәше булган, яраткан Мыраубикәсен кочагына алып сыйпарга кереште. Сыйпаганга иркәләнгән песи тыныч кына мыраулап апасына һаман да ныграк сыенды. Фәйрүзә үзе дә сизмәстән тынычлана башлады һәм кулындагы бауны җан ачуы белән утын өеме артына ыргытты.
Песиләрдә нервылары какшап, стрессның соңгы чигенә җиткән кешеләрне тынычландыра ала торган көч бар, диләр. Әллә чыннан да шулаймы? Шулайдыр, шулай булмаса ул кинәт кенә тынычланып калмас иде бит. Бу җәһәттән әкренләп үз асылына әйләнеп кайткан кыз, бәлки, шушы мизгелдә аны ялгыш адымнан-үлемнән алып калган яраткан Мыраубикәсенә тулысынча бурычлы булгандыр. Фәйрүзә песикәен тагы да кочагына алып куенына кысты......
Әнисе Дания гомергә кызына җиляңгыр тидермәде. Бөтен тапкан-булдырганын Фәйрүзәсенә тотынды.
- Кызым башка балалар янында үзен ким-хур күрмәсен. Әтисезлекне, ятимлекне тоймасын, - дип тырышты ана. Берничә эштә йөрсә йөрде, арыса да тешен кысып түзде. Кызына кеше баласында булмаган киемне кидерде, теләгән ризыгын ашатты. Мәктәптә укып йөргән кызның кесәсендә һәрчак акча булды. Тик һәрбер медальнең кире ягы була дигәндәй, беренче карашка ал да гөл тоелган мондый тормышның тискәре ягы да күзгә күренә башлады. Колхоз фермасы белән үз абзарыннан сары таңнан кичке караңгыга кадәр өенә керә алмаган Дания кызына артык үзаллылык биргәнен аңлый иде. Тик гомер буе “кызым” дип төптән җигелеп дөнья көткән ана кызының шулай җиңмеш холыклы, үз-үзен яратучы, башкалар белән исәпләшеп тормаучы кеше булып җитешер дип башына да китермәде. Әмма эш узган, бала үсеп җиткән. Кайвакытларда әнисе белән дә исәпләшмәгән кызны да инде киредән ясап булмый иде. Дөнья нужасын тартудан чиксез арыганнанмы, үскән кызы белән уртак тел таба алмау чарасызлыгыннанмы, Дания әкренләп шешәгә үрелә башлады. Ә хәмер чынлап та күңелгә ниндидер җиңеллек биргән кебек, тынычландырган кебек, арыганнар да онытылган төсле тоела иде. Тик бу гадәт ана белән кыз арасын тагы да суытты. Берберсенә сердәш булырга тиешле кешеләр арасында тирән упкын хасил булды.
Мәктәпне тәмамлаган кыз башка ахирәтләре кебек институт, техникум дип тә янмады. Аңа өйдә генә хыялларга бирелеп яту рәхәт иде. Тик хыяллар гына кайдадыр читтә 5-6 ел укып, һөнәр алу, эшкә керү турында түгел иде шул. Аның хыялы һинд киноларындагы кебек тирәякта дан тоткан чибәрлеккә ия булу, үзе кебек чибәр егетләрне үзенә гашыйк иттерү. Берәр мотоциклы булган бай егет белән танышып, табигать кочагында гизү иде. Әнисе арытабангы тормышы турында сүз кузгатса да, кыз тыңларга теләмәде, каршы телләште, йә ишекне шартлатып ябып чыгып китү ягын карады. Мондый чакларда караңгы төшкәнче өенә кайтмыйча, кайда тели шунда йөргән кызны эштән арып кайткан Дания хафаланып эзләргә чыга иде. Ә кыз әнисенең үзе өчен кайгырганын күреп, ниндидер үзе дә аңламаган ләззәт кичерә иде.
- Менә шулай ул... Кадеремне белмәсәң өйдән чыгып та китәрмен... Күпме эзләсәң дә, юллап та таба алмассың... Үкенерсең, әмма соң булыр,- дигәнрәк уйлар килә аның башына мондый чакта. Тик ул бу уйларын кычкырып әйтергә базнат итми. Әнисенең үзе өчен чиксез кайгырганын да аңлый ул. Тик мондый уйларны ераккарак яшерергә тырыша. Үзе белән килеп туган күңелсез хәлләрнең сәбәбен гел читтән эзләргә тырышкан кыз уйларында әллә кемнәрне һәм әллә нәрсәләрне гаепләп бетерде. Аның бәхетсезлегендә бер карасаң колхоз рәисе Галләметдин абзый гаепле булды. “Чөнки ул гына чакырган уңыш җыюга ярдәмгә шул хыянәтче шоферларны... Алар һәм алар арасында булган Хәйдәр авылга килмәсә бу хәлләр булмас иде... Фәйрүзә дә “яратам” да “яратам” дип сайраган ялганчы егет тозагына капмас иде. Зәңгәр күл буйларында, авыл әрәмәлегендә бар булмышын еландай арбаган егет кочагында таңнар аттырмаган булыр иде бит ул. Көннәр буе басудан ашлык ташыган Хәйдәрнең машина кабинасында чәчләрен каршы искән җылы август җилендә җилфердәтеп, ялган бәхеткә сөенеп йөрмәгән булыр иде.
Юк!.. Юк!.. Һәм тагы да мең тапкыр юк!..
(Дәвамы бар).
Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Материалны тулырак "Маяк Илеш" гәзитенең 26нчы санында укырга була.