Маяк
+18 °С
Облачно
җәмгыять
3 Июля , 10:00

Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез

Быел Кызыл Байрак авылы үзенең йөз еллык юбилеен билгели. Бер гасырлык тарих — ул авыл халкының фидакарь хезмәте, зур сынаулары, шатлыклары һәм югалтулары белән сугарылган озын юл. Озак еллар дәвамында Кызыл Байрак исеме районда гына түгел, республикада да алдынгы хуҗалыкларның берсе саналган «Кызыл Байрак» колхозы белән бәйләнеп яңгырады.

Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбезКызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез
Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез

Әмма заманалар үзгәрде. 2000 еллар уртасында авыл, күп кенә торак пунктлар кебек үк, авыр чор кичерә башлады. Кайчандыр тормыш гөрләгән урамнарда еш кына: «Авыл бетә бугай...» — дигән әрнүле сүзләр яңгырый иде.

Шулай да туган авылы язмышына битараф булмаган кешеләр табылды. Аларның берсе — шушы җирдә туып-үскән, танылган эшкуар, Русиянең Атказанган директоры, «Ритм» укыту-җитештерү технологик үзәге һәм «СИ» социаль инициативаларны һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Лиза Зөфәр кызы НУРЛЫГАЯНОВА. Аның өчен Кызыл Байрак — картадагы гади бер нокта түгел, ә ата-бабалар мирасы, туган нигезе, гомеренең аерылгысыз өлеше.

Авылның 100 еллыгы уңаеннан без Лиза Зөфәр кызы белән сөйләштек. Ул балачак хатирәләре, туган авылны саклап калу һәм яңадан торгызу юлы, башкарылган эшләр һәм киләчәккә булган өметләре турында сөйләде. 

-Мин зур, тату һәм хезмәт сөючән гаиләдә тудым. Без биш бала үстек: мин, бер кыз һәм дүрт туганым. Әтиәниебез бик киң күңелле, ярдәмчел кешеләр иде. Алар ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә кул сузарга әзер торды. Намуслылыклары, хезмәт сөючәнлекләре һәм кешелеклелекләре өчен авылдашлары арасында зур хөрмәт казандылар. Безнең бишебезгә дә югары белем алырга мөмкинлек тудырдылар.

Әтием бик күп эшкә оста кеше булды. Халык әйтмешли, аның кулыннан килмәгән эше юк иде. Ул бригадир да, электрик та, янгын сүндерүче дә, тегермәнче дә булып эшләде. Агачтан матурҗиһазлар һәм төрле эшләнмәләр ясады, сарык һәм куян тиреләрен оста итеп эшкәртә, талдан кәрзиннәр үрә, орчыклар ясый иде. Без, балалары, авыл осталарын сөендереп, әти эшләгән орчыкларны өйдән-өйгә йөреп, символик бәя — бишәр сумга сата идек. Күрәсең, эшкуарлыкка беренче адымнарым нәкъ шул вакытта башлангандыр.

Гаиләбез бик музыкаль булды. Әни дә, әти дә матур җырладылар. Әтием тальян гармунда уйный иде. Энем Салават мәктәп елларында ук музыка белеме алды. Бүген ул — Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Балаларга музыка нигезләрен өйрәтә, музыка коралларын ремонтлый һәм үзе дә матур итеп җырлый.

Кызганычка каршы, олы абыебыз Мәҗит арабыздан бик иртә китте. Ул спортчы да, җырчы да, киң күңелле кеше дә иде. Күп кенә иҗади конкурсларда лауреат булды, рухи шигырьләр язды. Гомеренең берничә елын Башкортстан дәүләт аграр университеты студентларын укытуга һәм хезмәткә тәрбияләүгә багышлады. Соңгы елларында туган авылы Кызыл Байракта яшәде.

Әтием авыл балалары өчен Яңа ел бәйрәмнәрен оештырырга бик ярата иде. Моның өчен атларын алдан әзерли, аларны бизи, муеннарына яңгыравыклы бакыр кыңгыраулар тага иде. Кыш Бабай киемен дә үзе кия торган булды. Ләкин көннәрнең берендә әтиебез арабыздан китте. Аның белән бергә авылның җылысы һәм нигезебезнең бер өлеше дә югалгандай тоелды.

Бездә элек-электән бер матур гадәт бар: туганнар һәм авылдашлар бергә җыелса, авылның хәле турында сөйләшә башлыйлар. 2007 ел хәтеремдә аеруча уелып калды. Гадәттәгечә, туганнар һәмавылдашлар әтиемне искә алып, Коръән ашына җыелдык. Шул чарада авылдашлар борчылып, үз фикерләре белән бүлештеләр:Гаиләбез бик музыкаль булды. Әни дә, әти дә матур җырладылар. Әтием тальян гармунда уйный иде. Энем Салават мәктәп елларында ук музыка белеме алды. Бүген ул — Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Балаларга музыка нигез

— Озакламый безнең авыл ны бөтенләй бетерәчәкләр икән, — диештеләр. Моңа ышанырлык та иде. Чыннанда, авылның хәле күңелне әрнетерлек. Гасырлар буе үскән биек тирәкләр авыл өстен каплап алды. Аларга каргалар оя корды. Авыл көннәнкөн караңгылана барды, ә каргаларның өзлексез каркылдавы күңелгә шом сала иде. Мәктәп тә, кибет тә, медицина пункты да ябылган. Клубның түбәсе тишелгән, бинаны үлән баскан, ишекләре ватылган. Мәктәп белән медпункт биналары күз алдында җимерелә башлаган.

Авылдашларның сүзләрен ишетеп, мин мөрәҗәгать иттем: - Борчылмагыз! Безнең авыл яшәячәк! Әтиемнең иске тегермәне урынында әле, бәлки, яңасы калкып чыгар, — дидем. Шушы чарадан соң миндә туган төбәгемне саклап калу теләге туды.

Туганнар, фикердәшләр һәм авыл халкы белән киңәшләшкәннән соң, эшкә тотынырга булдык.

Минем инициативаны иң беренче булып улым Руслан хуплады. Бу эштә аңа Рөстәм Наҗаров зур ярдәм күрсәтте. Алар кешеләрнең тормышы өчен куркыныч тудырган, гасырлар буе үскән карт тирәкләрне кисү эшен башладылар. Җил-давыл вакытында аларның зур ботаклары сынып төшеп, кешеләргә хәвеф тудыру куркынычы бар иде.

Халык әйтмешли, су булган җирдә — тереклек тә бар. Әти-әниләребез үз вакытында безнең киләчәгебез турында кайгыртты. Авыл янында төзелгән зур капиталь буа бүген дә кешеләргә хезмәт итә. Ул бик нык һәм сыйфатлы итеп салынган.

Буа төзелешендә аграр институт студентлары, чакырылган белгечләр һәм Кызыл Байрак авылы халкы катнашты. Минем әнием Асия бик тырыш һәм хезмәт сөючән кеше иде. Аңа буаны булдыру вакытында бетонны тыгызлау өчен кулланыла торган вибраторда эшләүне ышанып тапшырганнар. Кичләрен ул, аппаратның көчле дерелдәве аркасында куллары авыртуына зарлана иде.Буага карп балыгы җибәрелде, төпләре исә уңдырышлы сапропель белән капланган. 

Кызганычка каршы, 2007 елга буа хуҗасыз калды. Яр буйларын чүп-чар басты, куаклар үсеп чыкты. Авыл этләре иске фермадан үләксә өстерәп китерә торган булды. Хәтта балыклар кышын сулый алсын өчен бозда тишекләр ачучы да табылмады. Шуның нәтиҗәсендә һәр яз саен яр буенда күпләп үлгән балыклар барлыкка килә иде. Шушы хуҗасызлыкны күрү бик авыр булды.

Көннәрнең берсендә без авыл старостасы, Ишкар авыл Советы башкарма комитетының элеккеге секретаре, Бөек Ватан сугышы ветераны Лотфулла Ракыйпов һәм авыл халкы белән киңәшләштек. Авылны саклап калу һәм яңадан торгызу эшенең инициаторы буларак, минем исемнән район хакимияте башлыгына буаны карап тоту һәм аннан нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге бирүне сорап мөрәҗәгать әзерләргә булдык. Ул вакытта район хакимияте башлыгы Александр Ким безнең изге ниятләребезне хуплады. Әмма, кызганычка каршы, буаның рәсми хуҗасын табып булмады. Нәтиҗәдә, 2008 елның 30 маенда кабул ителгән 522 нче карар нигезендә 222 777 квадрат метр мәйдандагы җир кишәрлеге балык хуҗалыгы алып бару өчен бирелде.

Нәкъ шул көннәрдә авылны саклау һәм торгызу буенча чын эш башланды.Без махсус амбар кенәгәсе — журнал ачтык. Анда һәркем үзенең мөмкинлекләре, тәкъдимнәре һәм киләчәк буыннарга теләкләрен язып калдыра алды. Ул язмаларның күп кенә авторлары бүген инде арабызда юк. Әмма аларның фикерләре, васыятьләре һәм авыл язмышына битараф булмаган йөрәк авазы безнең өчен кыйммәтле истәлек булып саклана.

Җыелышларның берсендә авыл халкы бертавыштан үзләренә караган пай җирләрен берләштерергә һәм «Кызыл Байрак» авыл кооперативын төзергә дигән карар кабул итте. Максат зур иде: авылда эко-агротуризм үстерү, яшьләрне авыл эшкуарлыгы нигезләренә өйрәтү һәм туган төбәккә яңа сулыш өрү. Икенче көнне үк М.Гафури исемендәге колхоз архивына юл тоттым. Анда үз авылымның бай тарихын табуыма халык гаҗәпләнде. Сакланып калган документлардан күренгәнчә, бүген кечкенә генә булып күренгән Кызыл Байрак авылы заманында нәселле терлекчелек һәм ат үрчетү белән республикага танылган алдынгы хуҗалык булган.

Авылның тарихы да үзенчәлекле. Ул Абдулла һәм Игмәт авыллары халкы күчеп утыргач барлыкка килә һәм колхоз Кызыл Байрак исемен йөртә башлый. Шушы чорда Абдулла авылыннан Тәлгать Лотфулла улы Рахманов гаиләсе дә күчеп килә. Соңрак ул Илеш районының беренче секретаре булып эшли. Авыл хуҗалыгын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен аңа 1966 елның 23 июнендә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Бүген Югары Яркәйдәге мәктәпләрнең берсе Тәлгать Лотфулла улы Рахманов исемен йөртә.

Архивта буа төзелешенә кагылышлы документларны да таптык. Алардан күренгәнчә, 1969 елда Башкорт экспедициясе тарафыннан Сәрьяз елгасында буа төзү һәм аны төзекләндерү буенча проект-эзләнү эшләре башланган. Ә 1970 елда смета документлары әзерләнеп, төзелеш эшләре башланып киткән. Авылның бай тарихын өйрәнгәч, миндә туган төбәгемнең киләчәгенә ныклы ышаныч барлыкка килде. Безгә булганны саклап, арытаба аны үстерү чарасын күрергә кирәк иде. Шул рәвешле, авыл клубын, кибет бинасын, шулай ук авыл халкы үтенече буенча инвесторлардан иске ферманы сатып алдык. Ферманы үз көчебез белән сүтеп, яңа төзелешләр өчен мәйдан әзерләдек.

Минем улым Руслан белән тормыш иптәше Алинаны иң беренче чиратта экологик яктан чиста продукция җитештерү һәм кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту мәсьәләләре борчый. Руслан иске ферма урынында сөт кәҗәләре үрчетү өчен заманча ферма төзергә хыяллана. Ә Алина сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм кешеләрне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проект әзерләде. 2016 елда ул Башкортстан Республикасының иң яхшы социаль әһәмиятле идеяләр һәм проектлар конкурсында катнашып, милләт сәламәтлеген ныгытуга багышланган номинациядә җиңүче булды. 

Кызганычка каршы, киләчәктә һәркем авыл мәнфәгатен бердәй аңлап бетермәде. Кайберәүләр яңарышка ышанмады, кемдер шәхси файдасын гына кайгыртты. Авылда чын мәгънәсендә «хосусыйлаштыру» башланды. Төннәрен иске фермадан металл торбаларны, кирпечләрне урлыйлар иде. Хәтта клубка кереп, шәм яктысында креслоларны кисеп, идән такталарын кубарып алып чыкканнар. Бер яктан клуб бинасын сүтә башладылар. Тимер баскычны һәм кибетнең металл конструкцияләрен кисеп алып киттеләр. Эш хәтта шул дәрәҗәгә җитте: бер төнне буа күперендәге редукторны кисеп алып, Игмәт авылы ягына сөйрәп алып киттеләр.

2008 елда туганым Өлфәт Шәрифуллин, тормыш иптәше Татьяна һәм өч баласы белән туган авылыбызга кайтып төпләнде. Өлфәт тә, Татьяна да Башкортстан дәүләт аграр университетының ветеринария факультетын тәмамлаган белгечләр. Алар авылда үзләренең фермер хуҗалыгын булдырдылар.

2025 елда гаилә «Көмеш старт» республика проекты конкурсында катнашты. Алар тәкъдим иткән «Эко-экскурсия «Бабай тегермәне» проекты республика күләмендә беренче урынга лаек булды. Бүген алар яңа тегермән төзү һәм киләчәктә агротуризмны үстерү юнәлешендә актив эш алып баралар. Әти-әниләренә ярдәм итү өчен Санкт-Петербург шәһәреннән уллары Илдус та кайтып кушылды. Аның инициативасы белән авылда 3D форматында эшләнгән «Кызыл Байрак, сине яратам!» стеласы урнаштырылды. Икенче уллары Илмир да әти-әнисенә зур ярдәм күрсәтә. Ул автоюл техникумын тәмамлаган. Уфадан кызлары Аделина да һәм кияүләре дә бу изге эштән читтә калмый җаваплылык әти-әниләре җилкәсенә төшә. Шуңа күрә һәркайсы кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Гомумән, һәркем уртак, социаль әһәмияткә ия эшкә үзеннән лаеклы өлеш кертергә омтыла.

2022 елда авыл халкы ярдәме белән «Дан» паркын булдыру эше башланды. Бер меңнән артык агач утыртылды. Бүген аларның җиде йөздән артыгы үсеп килә.

2025 елда Азат Шәрифуллин инициативасы буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә багышланган һәйкәл төзелде. Бу эшне башкаруны тормыш иптәше, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.урта мәктәпнең директор урынбасары, лаеклы укытучысы Любовь Әдип кызы да хуп күрде.

Минем әтием дә, инде мәрхүм булган баш табибыбыз Рәшит Авзаловның әтисе дә оста ат дагалаучылар иде. Шуңа күрә тарихи һөнәрне яңарту гына түгел, авыл традицияләрен саклау макстатында тимерче алачыгы төзү теләге туды. Тимерче алачыгы төзү планы турында ишеткәч, үз вакытында авылда эретеп ябыштыру эшләрендә булышлык иткән Үрмәт авылы егете, махсус хәрби операция ветераны Илдар Мостафин зур кызыксыну белдерде. Аның әйтүенчә, тимерче алачыгы аның балачактан килгән хыялы булган. Бүген ул әлеге эш белән шөгыльләнергә әзер.

Тарихи әһәмияткә ия материалларны туплауда район тарих-туган якны өйрәнү музееның элеккеге фәнни хезмәткәре Рөстәм Камалов зур ярдәм күрсәтә.Ул элекке мәктәп бинасында Хезмәт һәм Дан музеен булдыру эшенә җитәкчелек итәргә әзер булуын белдерде. — Безнең төбәк тарихы гомуми ил тарихының аерылгысыз өлеше. Ул кызыклы да, бай да, гыйбрәтле дә.

Кызыл Байрак авылында аның тирә-ягындагы тарихи инфраструктура белән бергә «Сугышчан, хезмәт даны һәм икмәк» музеен булдыру бик әһәмиятле проект булыр иде, — дип саный Рөстәм Камалов. Белгеч фикеренчә, авылның федераль әһәмияттәге М-7 автомобиль юлыннан нибары берничә чакрым ераклыкта урнашуы һәм авылга кадәр асфальт юл булуы киләчәктә инвесторлар өчен дә зур кызыксыну уятырга мөмкин.

Авыл янында кулаклар тарафыннан фаҗигале төстә үтерелгән комсомолка Миңнисага куелган һәйкәл дә урнашкан. Сакланып калган архив документла ры авылда колхоз чорында терлекчелек, атчылык һәм тимерчелекнең югары дәрәҗәдә үсеш алганлыгын раслый. Бүген кечкенә генә булып күренгән Кызыл Байрак авылы үз вакытында районның иң алдынгы колхозларының берсе булган. Ул нәселле терлекләре, ат үрчетүе һәм оста тимерчеләре белән киң танылган. Архив документлары һәм сакланып калган дипломнар арасында кызыклы тарихи фактлар да бар. Әйтик, 1945 елның 8 июлендә Уфа шәһәрендә үткәрелгән ат спорты ярышларында Кызыл Байрак колхозы әгъзасы Еруллин «Самолет» кушаматлы аты белән биш чакрым араны 6 минут 40 секундта узып, бишенче урынны алган. Бу да авылның атчылык традицияләре никадәр көчле булуын ачык күрсәтә.

Кызыл Байрак колхозында хезмәт куйган кешеләр арасында ил күләмендә танылган шәхесләр дә күп булган. Шуларның берсе — Салихҗан Шәрифуллин. Ул 1938 елда Хәсән күле районындагы бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм әлеге дәрәҗәле дәүләт бүләгенә лаек булган беренче авылдашларыбызның берсе була. Тагын бер күренекле шәхес — Әскать Рахманов. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия Куйбышев исемендәге колхозның алдынгы рәисе булып эшли, авыл хуҗалыгын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин һәм Октябрь Революциясе орденнары белән бүләкләнә.

2018 елда, тарихи әһәмияткә ия булган Кызыл Байрак авылын саклап калу һәм яңадан торгызу проекты инициаторы буларак, мин Алексей Кудринның «Гражданлык инициативасы» федераль конкурсында «Саклап, яңадан торгызабыз...» проекты белән катнаштым. Әлеге проект өчен «Тере тамчы» төбәк премиясе лауреаты исеменә лаек булдым. 

Район җитәкчелеге дә авылны саклап калу һәм яңарту эшләренә битараф калмый. Шунысы да әһәмиятле: 2012 елда муниципаль район Советы карары белән Кызыл Байрак Илеш районында туризмны үстерүнең иң перспек тив юнәлешләренең берсе итеп билгеләнде.

2026 елның маенда Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан авылда яңа һәйкәл ачу тантанасы узды. Героик сугышчылар хөрмәтенә куелган әлеге һәйкәл «Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Гамәлдәге эшләр» проекты кысаларында төзелде. Проектны партиянең урындагы бүлекчәсе секретаре Игорь Никифоров җитәкләде.

Бүген без Кызыл Байрак авылының 100 еллыгын зур җаваплылык белән каршы алырга әзерләнәбез. Юбилейны 2026 елның 11 октябрендә — Башкортстан Республикасы көнендә үткәрү планлаштырыла. Бу көн авыл тарихында да, һәр авылдаш йөрәгендә дә истәлекле вакыйга булып калыр дип ышанабыз.

Хөрмәтле авылдашлар!

Туган авылыбызның киләчәге барыбызның да уртак тырышлыгына бәйле. Безнең максат — Кызыл Байракның элекке данын һәм куәтен кайтару, аның бай тарихын саклау, яшь буынга мирас итеп калдыру.Сезне уртак эшкә кушылырга, үз тәкъдимнәрегезне җиткерергә, инициативаларыбызны хупларга һәм авылның киләчәген төзүдә актив катнашырга чакырабыз. Бердәм булганда гына без туган авылыбызны саклап кала һәм яңадан гөрләтеп җибәрә алачакбыз. Бердәмлектә — көч!

Материалны Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.

Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез
Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез
Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез
Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез
Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез
Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез
Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез
Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез
Кызыл Байрак: саклыйбыз һәм тергезәбез
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас