Маяк
+20 °С
Ясно
җәмгыять
4 Июля , 07:00

Күмәк тырышлык - уңыш нигезе

Бүгенге яңача хуҗалык итү, җитештерү, икътисади үзгәреш шартларында зур тарихы булган, заманында Мәскәү күргәзмәләрен шаккатырган казанышларга ия булган М.Гәрәев ис. кооператив яшәү, эшләү дәрәҗәсен үзгәртми, төшерми үз юлын дәвам итә. 

Күмәк тырышлык - уңыш нигезеКүмәк тырышлык - уңыш нигезе
Күмәк тырышлык - уңыш нигезе

Җитәкчесе – бай тәҗрибәле, ныклы адым белән алга юл яручы кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе Илгизәр Хәмидуллин. Быел район Сабантуенда хуҗалык “Районның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән өчен” номинациясендә җиңүче булып, муниципаль район хакимиятенең Дипломына ия булды.

Әйе, уңышлар Бишкурай, Олы Бишкурай, Төйлегән, Иләкшиде һәм Ташчишмә авылларында яшәүче хезмәтчәннәрнең күмәк тырышлыклары, бердәм эшчәнлекләре белән яуланды.

Гәрәевлыларның төп керем чыганагы — игенчелек һәм терлекчелек. Узган елда басучылыктагы уңышлары куанычлы булды. Гектар куәтен 26,5 әр центнерга җиткереп, 102403 центнердан күбрәк ашлык җыеп алдылар. Хуҗалыкны районда гына түгел, республикада орлыкчылыкка махсуслашкан ышанычлы партнер буларак яхшы беләләр. Арпа, бодайның элита һәм суперэлита сортларын сатуда зур уңышларга ирешәләр.

Хуҗалыкның үз техникасы да җитәрлек. Соңгы ике елда гына 60 миллион сумлык төрле техника сатып алып, куәтләрен үстергәннәр.

Биредә күмәклек белән көчле булып яшәүче авыл һөнәр ияләрен бердәмлек тагын да көчлерәк, ышанычлырак һәм максатчанрак итә, шуңа күрә эшләре дә көйле бара.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас