

Югары Яркәй авылында яшәүче Альфира һәм Илгиз Бакировлар – хәстәрлекле әти, яраткан дәү әти; киң күңелле, олы йөрәкле, сабыр холыклы, дөньяны чын мәгънәсендә аңлаучы әни, дәү әни, бер сүз белән әйткәндә, изгеләрдән-изге кешеләр. Алар илле ел гомер юлы үтеп, давыл-гарасатларны, бәхет елмайган мизгелләрне бергә кичергән, бердәй тын алган һәм яшьлек мәхәббәтенә тугры калган пар. Кыскасы, Бакировлар, кайда гына эшләсә дә, тырыш, намуслы булды, хезмәттәшләре арасында абруй казанды, иң мөһиме, гомерләрен яраткан һөнәрләренә багышлап, аңа тугры калып, җәмәгать тормышында да актив катнашкан хөрмәтле кешеләр. Шушы ямьле җәй аенда алар үзләренең алтын туйларын билгели.
-Шушы көнгәчә бергә яшәвебез белән бәхетлебез. Эш белән гомер көзенә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Үткән гомеребезгә үкенмибез. Укыдык та, эшләдек тә, балалар да үстердек - барысына да җитештек. Булганына шөкер итеп яшәдек.Иң мөһиме – сәламәтлек булсын, - ди Бакировлар.
Гаилә башлыгы Карабаш авылында Тамара һәм Ришат Бакировларның тату гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе - Бөек Ватан сугышы ветераны. Әти-әнисе бар гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Илгиз Ришат улы бәләкәйдән хезмәт тәмен татып, тырыш булып үсә. Карабаш урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Читтән торып Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Кулына агроном белгечлеге буенча диплом алгач, хезмәт юлын район үзәгендәге “Сельхозхимия” оешмасында һөнәре буенча башлый. Предприятие таралгач, хезмәт юлын “Илешжилсервиста” дәвам итеп, лаеклы ялга чыга.
Кайда гына эшләсә дә һөнәрен яратып, зур җаваплылык белән башкара, хезмәттәшләре алдында хөрмәт казана.
Альфира ханым Сеңрән авылында Идая һәм Миргазиян Миңнеәхмәтовларның тырыш гаиләсендә туа. Әнисе Идая Латыйп кызы утлы фронт юлын үтеп, Сеңрән сигезъеллык мәктәбендә укытучы булып эшләсә, әтисе янгын каравылчысы була. Гаиләдә икенче бала булганлыктан бала чактан йорт эшләрендә булышып, энекәшләрен карашып үсә. Мәктәптән соң, Альфира әнисе юлыннан китеп, тәрбияче һөнәрен сайлый. Уфа шәһәрендәге педагогия училищесында белем алып, хезмәт юлын Югары Яркәйдәге 2нче балалар бакчасында башлый. Биредә 25 ел эшләгәч, сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәбенә күчә.
Альфира белән Илгиз Бакировлар 1976 елда чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Алар өйләнешкәч тә матур итеп яшәп китәләр. Ике балага – Алина белән Илнурга гомер бирәләр, югары белем алырга ярдәм итәлә һәм олы тормыш юлына чыгаралар. Кызганычка каршы, бала кайгысы да татырга туры килә Бакировларга. Кызлары Алина чәчәк кебек чагында, өч баласын ятим калдырып, каты авырудан соң мәрхүм була. Алар аны бергә күтәреп, авырлыкларга бирешмичә үтә белде. Илнур Уфа шәһәрендә гаиләсе белән яши, ике бала үстерә. Хәзер Бакировлар 5 оныгының яраткан дәү әнисе белән дәү әтисе. Алар уңышлары белән сөендереп, ялларда, бәйрәмнәрдә кадерле кешеләре янына кайтырга ашкынып тора.
Альфира апа белән Илгиз абый эшләгән дәверлә-рендә ничек уңган булса, бүген дә шушы сыйфатларын югалтмаган – һәрвакыт үз алларына ниндидер максатлар куя, яңалыкка омтыла һәм аларны тормышка ашыра. Капка алдыннан ук пөхтәлек башланып, ихатада да бар җирдә тәртип күзгә ташлана. Йорт эчендәге һәр нәрсә аларның зәвык белән сайлап алынып, хуҗабикәнең оста куллары белән урнаштырылган. Ә нур чәчеп торучы гөлләр! Пешергән ризыклары да үзенә генә хас тәме белән аерылып тора. Шушы ук матурлык, кулларының маһирлыгы җәен бакчаларына – яшелчә-җимешләргә, чәчкәләргә күчә.
-Тормышта гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Киләчәктә дә бердәм булып, тигезлектә яшәргә насыйп итсен, илләребез тыныч булсын, - ди Бакировлар.
Нәкъ шулай булсын, Альфира апа белән Илгиз абый! Корган дөньягыз бәрәкәтле, шатлык-бәхетләргә тулы булсын, калганнарны сокландырып балкып торсын.
Лира ГӘРӘЕВА.