

(Дәвамы)
Бүген төнлә начар йокладым, бу хәлсезлек шуның галәмәтедер, дип үзенчә нәтиҗә ясап куйды ул һәм ашык-пошык эшләрен төгәлләп ферма өенә юнәлде. Бүген Зарифаның туган көне бугай. Хатын-кызлар юбилярны котлыйбыз, җыелышып чәй эчәбез, диләр иде. Ферма хатыннары алар гел шулай, бер бәйрәм дә, бер туган көн дә аларның игътибарыннан читтә калмый. Хәтта әнә, үткән атнада Зәбирә дигән хатын сыеры бозаулагач та бер шешә көмешкә алып килеп, күңелле итеп чәйләп “мәйләп” алганнар иде. Нишлисең, авыл хатыннары шулай фермада кача-поса булса да бәйрәм итеп алмасалар, тормышта башкача бәйрәм итү мөмкинлеге бармы? Шәһәрнең иркә бичәләре генә ул җылы фатирында бизәнеп-ясанып, атлас халатлар киеп, иренең гөлләмәләр, шампаннар, кәнфит күтәреп кайтканын җәелгән түшәктә көтеп яталар. Аларның сыер да савасы юк, бозау да эчерәсе юк, тавыкка җим бирәсе, мичкә ягасы юк. Рәхә-ә-ә-әт! Андый тормышны күпме уйласаң да күз алдына китереп булмый анысы. Шулай да бу дөрестер, югыйсә, авыл бичәләренең телевизорда күргәннәре бар андый тормышны. Әллә нигә бер авыл клубына барып елыйелый һинд кинолары да карый алар, шул киноларда күрсәтәләр шундый тормышлы кешеләрне.
Дания күңелсез генә ферма өенә килеп кергәндә, барысы да җыелган иде инде. Чыр-чу киләләр. Зарифаны котлыйлар, теләкләр әйтәләр. Көмешкә салынган стаканнар чыңлаган саен хатыннарның йөзләренә алсулык йөгерде, арыганнар онытылды, телләр чишелә төште. Менә котлау өчен чират Даниягә да җитте. Ул матур итеп сүз әйтте, изге теләкләрен җиткерде. Әмма һәрвакыттагыча хәмерле стаканга түгел, ә чәй ясалган чынаякка үрелде. Моны күргән хатыннар ризасызлык белдереп кемузардан тавышланырга тотынды:
- Нәмә суфиланып торган буласың инде?!.
- Кит, әстәгыйн, шаккатам кешекәйләргә!-Зарифага әйткән теләкләрең ихлас түгелдер инде, юрамал гына әйткәнсеңдер.
-Алай килешми, тәртип бозма!
-Тот та куй, тот та куй, нужа күрмә никакуй!
-Кит инде! Ния, без дә эчкече бичә түгел инде...
-Безнең дә өйдә эшләребез муеннан, әйдә! Кыйланма святая былып!..
Дания исә, кыстаулары белән өстенә ябырылып килгән ахирәтләренә тыныч кына каршы төште:
-Мине беләсез бит, башка вакытта кыстатып тормыйм... Бүген үземне начар хис итәм,- дип, алдындагы чәен берничә тапкыр уртлады да ашыга-ашыга кайтырга чыкты. Үзе дә аңламаган эч пошыргыч бер халәттә булган Даниянең өенә якынайган саен йөрәге дарслап типте. Аякларының хәле бетте. Атлаган шәпкә өйдәге кызы - Фәйрүзәсе турында уйлады ул. Болай булмый, барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк. Күпме түзеп йөрергә була инде? Дания бит барсын да белә... Кызының-нарасыеның нинди хәлләргә тарыганын да белә ул. Утын сараенда кызы яшереп куйган каеш бауны да табып алды Дания. Балакаеның ике дә уйламый шундый һәлакәтле адымга барырга мөмкин икәнлеген дә аңлый ул. Чөнки кызының холкы гел дә әтисенеке бит. Даниянең ире Сәлимхан да бит япь-яшь көе юк сәбәпне бар итеп үз-үзенә кул салды. Яңа яши башлаганнар иде бит . Кызларына бер генә яшь тулган иде. Барысы да бер калхуз бозавы аркасында булды шул...
Көннәрдән бер көнне фермада бозау югалды. Бу хәл предсидәтелгә барып ишетелде. Кем хәбәр иткәнен дә белми калдылар, авылга милицияләр килеп җитте. Китте тикшерү, берәмләп идарәгә чакыртып протокол тутыртып сорау алулар. Гөнаһ шомлыгына каршы Данияның Сәлимханы бозау югалган төндә фермада дежурда булды. Кырку холыклы Сәлимхан тәфтишче милициянең кәмсеткеч сорауларына да дорфарак җавап биреп утырган, имеш. Аны шул көнне үк район үзәгенә алып киттеләр. Күзләре эчкә баткан, сакал-мыегы җиткән Сәлимханны, унбиш сутка утыргач, авылга кайтардылар. Хатынының сораулы карашына:
- Судка хәтле кайтардылар,- дип җаваплаган Сәлимхан башка бер сүз дә сөйләшмәде. Бәләкәч кызын алдына алып сөеп тик утырды. Дания “өтермән”нән керләнеп кайткан иренә эссе итеп мунча якты. Бүгенгедәй хәтерендә, мунчада чишенгән ирен күреп чак артына авып китмәде ул. Сәлимханның кара янмаган җире калмаган иде. Кыйнаганнар, изгәннәр иде аны. Хатынының коты очып үзенә карап катканын күргәч, Сәлимхан аны мунчадан куып кайтарды. Өйләнешкән көннәреннән алып беренче һәм соңгы мәртәбәгә ялгызы мунча кереп кайтты ире. Шушы төнне ул хатынын, бәләкәй кызчыгын мәңгелеккә ятим итеп дөньядан китеп барды. Мал торагы чарлагына менеп асылынган иде ул. Әлбәттә, Сәлимханның бу соңгы адымы милициядән куркудан түгел иде. Урламаган бозау өчен суд каршына басудан да шүрләмәгән иде ул. Һәрбер эштә тик дөреслекне яраткан, һичкайчан да ялганга бармаган, туры сүзне дәрәҗәсенә карап тормый кешегә бәреп әйтә торган Сәлимхан авылдашлары алдында “бозау буры” булып йөри алмый иде. Бу аның холкына туры килми иде. Бу хәлләргә бер атна үткәч бозау да табылды. Аның үләксәсен ферма тиреслегендә йөргән сукбай этләр тирес астыннан сөйрәп чыгарган иде. Бозау үлемендә катнашы булучылар тиешле җәзасын алды. Тик аларның берсе дә бу гаеп сүзләрен күтәрәлмибез дип башын элмәккә тыкмады... Менә шуның өчен дә әтисе Сәлимханның холкын алган үзсүзле кызы өчен курка да инде Дания. Әтисе кебек дөреслекне яратучы, ялганны кабул итә алмаучы кызы башкаларны да шулай дип уйлый. Шуңа күрә авылга очраклы килеп киткән егет ишарәтеннән җиңел генә алданып калды бит ул. Әйе, әйе, Дания барысын да белә. Ана кешенең күзләрен, ананың йөрәген алдап буламы соң?! Фәйрүзә генә әнисен бер нәрсә дә белми дип уйлый...
Тыны бетеп йөгереп кергән Данияне кот очарлык шомлы тынлык баскан өй каршы алды. Кызының яткан урыны матур итеп җыештырып куелган. Тик Фәйрүзә үзе генә өйнең бәләкәй ягында да, түр ягында да күренмәде. Куркуыннан өнсез калган ана кабаланып кәбәркәне ачып карады, ни өчендер мич авызына бакты, тезләнеп карават асларына күз салды. Бәләкәй чагында кызы эштән кайткан әнисен шаяртып шулай карават астына кереп кача торган иде. Әнисе дә кызының шаяруына шаяру белән җавап биреп, юрамал гына :
-Кызым кая булды икәәәән?..
-Минем бәләкәчемне кемнәр урлады микәәәән?.. - дип, “бераз табалмыйча” эзләп йөргән булыр иде. Хыяллана башладым ахры, хәзер аңа биш яшьмени инде карават астына кереп яшеренергә - дигәнрәк уйлар белән Дания ябарга да оныткан ишегеннән тышка атылды. Ак кар өстендә өйдән утын сараена табан киткән эзләрне күреп йөрәге жуу итеп калган хатынның кинәт аяклары атламас булды. Утын сарае эчендә нинди куркыныч нәрсә көткәнен дә аңламастан, бер мизгелгә баскан урынында казаклангандай катып калды ул. Берничә секундта башыннан узган берсеннән-берсе куркыныч уйлар өермәсе аның зиһенен таркатып җибәрде. Шулай да хатын, үзендә көч табып, камыр кебек булган аякларын җирдән аерды һәм әкрен генә утынлыкка юнәлде....
- Кызым! Кызы-ы-ы-ым! Ярым гырылдап, ярым пышылдап әйткән кебек тоелса да, нервылары соң чиккәчә тартылудан колаклары томаланган һәм үзен-үзе ишетерлек хәлдә булмаган Даниянең ачыргаланып кычкырган тавышыннан бөтен утын сарае яңгырап китте.
-Нәрсәләр эшләргә уйладың? Нинди кара кайгыларга салырга теләдең мине?!.
Фәйрүзәнең дә тавышы бөтенләй ят кешенеке кебек яңгырады:
- Яшисем килми минем!.. Яшисем килми!.. Нигә болай иртә кайттың инде?!. Бер минут та торасым килми бу дөньяларда!..
Дания исә, кызына каршы эндәшерлек чара калдырмыйча, туктаусыз үзенекен тезде:
-Мин барысын да беләм, кызым. Хәл итмәстәй бер әйбер дә булмый. Бергәләп уйлашыйк, юлларын табарбыз... Барысы да әйбәт булыр, Фәйрүзә! Менә мин әйтте диярсең... Иртәгә үк Лотфый Шәрифәсенә барырмын, чарасын күрербез, балакаем. Ана белән кыз куллары белән бер-берсенә ябышкан хәлдә байтак тордылар.
- Инде синсез дә торып калсам, мин бу дөньяларда яши алмам, кызым. Берүк ялгыша күрмә, балакаем. Үзеңне дә, мине дә хараплар итә күрмә! - дип сыктаган Даниягә Фәйрүзәсе дә кушылды.
Икесенең дә күзләреннән тыелгысыз булып яшьләре акты да акты. Елау-сыктау утын сараенда басып каткан бу икәүнең күңел киеренкелекләрен киметте. Алар әкренләп кенә үз асылларына кайттылар. Күңелләре бераз тынычланып, бушанып калган ана белән кыз әкрен генә өйгә атладылар. Тышта бар дөньяны актан ясап ябалак кар ява башлады. Җил чыгып китте. Күз ачкысыз кар бураны ачуланган кебек котырынып, өй белән утын сарае арасындагы эзләрне бер тында күмеп китте...
Өченче бүлек
Авыл “синоптигы” Гыймазетдинның күп еллар теркәп барган язмалары буенча сынамышы рас килде. Аның “быел кыш кар күп булачак” дигән сүзләрен дөрескә чыгарып, декабрь аенда да, гыйнварда да туктаусыз кар яуды. Кызылъяр авылы тоташы белән ап-ак кар астында торып калды. Иртән көч хәл белән төн буе яуган карны көрәштереп ишеген ачкан кешеләр, карның киләсе ел уңышына ныклы нигез икәнен дә беразга онытып, карлы кышка зарланалар. Бу ризасызлык авазларында шундый кышны фаразлаган “синоптик” Гыймазетдинга да бераз эләгә. “Теләсә нинди погода юрап ятмасын, янәсе”. Тик Гыймазетдин авылдашларының ризасызлыгына күптән өйрәнеп беткән. Һава торышын фаразлауның мәртәбәле шөгыль түгел икәнен ул яхшы белә.
-Киләсе җәй яңгырлы күренә, кояшы аз булачак, август аенда бакчадагы бәрәңгеләр чери башлаячак,- дип кисәткәч, аны башта “юк нәрсә фаразлама әле, йә юраганың юш килер” дип, эттән алып-эткә салып сүгәләр. Ә инде шушы сынамышы чынга ашкач, лычкылдап торган юеш җирдән черек бәрәңге чүпләгән халык урындагы синоптикның тагы да бер тетмәсен тетә иде. Коры килгән уңышсыз җәйләр өчен дә, быелгы кебек карлы кышлар өчен дә Гыймазетдинга “сүз тукмагы” авылдашларыннан даими эләгеп кенә тора бу килештән. “Синоптик” кайвакытта үзе дә халыкка ризасызлык белдереп куя:
-Сез дә кызык инде, әйтерсең ул һава торышын мин үзем ясыйм. Үзем карлар, яңгырлар яудырам, үзем корылык алып киләм, акылыгыз бармы, бала-чага кебек кыйланасыз,- ди ул. Һәммә нәрсәнең бер Аллаһы Тәгаләдән икәнен авыл кешеләре белә, әлбәттә. Тик аларга тәкатьне корыта торган юньсез һава торышы өчен кемнедер гаепле итеп, күңелләрен бушатырга бик тә кирәк иде, күрәсең. Урысча әйткәндә, табигать тудырган проблемаларда “крайний”ны табарга кирәк аларга. Ә моның өчен телен тыя белмәгән “синоптик” Гыймазетдин бик тә туры килә иде. Быелгы кышның карыннан бигрәк тә авылдагы карт-коры, әби-чәбиләр, ялгыз хатыннар иза чикте. Баштарак кар көрәп, йөрер өчен сукмак ясарга тырышсалар да, карлы кыш үзенекен итте. Көрәк белән салган кар эчендәге траншея-сукмакларны ул бер мизгелдә уйнап кына кире күмеп куя иде. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, дигәндәй, кыш белән көрәшерлек рәте калмаганнар үзләренчә җайлашты. Киртә-коймаларны тулысынча каплап киткән кар өстеннән сукмак салып йөрер булдылар.
-Рәхәт, капка ачып, капка ябып торасы да юк, - дип үзләреннән-үзләре көлеп караучылар да юк түгел иде быел. Җылы җәй көннәрендә чыр-чу килгән бала-чага тавышларыннан, авылга кайткан кунаклар, күл буендагы ял итүчеләр ыгы-зыгысыннан гөрләп торган авылда тормыш бөтенләй сүнгән кебек иде. Ник бер мал мөгрәсен, ник бер әтәч кычкырсын! Ник урамда эшсез йөргән бер әдам күренсен! Бөтен кеше җылы мичле өйләрендә утыра.Тирә-якны ап-ак салкын тынлык чолгап алган. Авыл читендәрәк, Кызылъярның җәй чорында көймәләр бәйләп куела торган һәм үз-ара Зәңгәр күл причалы дип йөртелгән ярына якын гына бер өй тора. Картаюдан болай да җиргә сеңгән иске өйне кыегына хәтле кар каплап киткән кебек иде. Бары якынрак килгәч кенә өйгә әрәмәлек яклап кар өстеннән салынган сукмак күренә, морҗасыннан сыек кына зәңгәр төтен күтәрелә. Димәк, бу куышта да исән кеше бар, кемнеңдер тормышы дәвам итә. Әйе, бу өйдә дә кеше яши. Авыл читендәге шушы тәпәш өйдә күптән гүр иясе булган Лотфулла картның корткасы Шәрифә гомер сөрә. Ул авыл халкы белән аралашмый, Ходай аларга никтер балалар да бирмәгән. Аңа кеше керми, ул кешегә керми. Аңа сәлам дә бирмиләр, ул да кешегә баш күтәреп эндәшми. Шулай да сукбайларча ялгызак тормыш алып барган бу карт әби кайвакытта кешеләргә кирәк булып та куя. Җәй көннәрендә дә башына картыннан калган ирләр бүреге, өстенә мамыктан сырып эшләнгән үзбәк халаты киеп билен биштәрләп буып алган Шәрифә көн озынына урман-кырларда йөри. Аркасына аскан төсе уңып беткән сумка-капчыгына төрле дару үләннәре, тамырлар, орлыклар, агач җимешләре, чебен гөмбәләре җыеп йөргән бу берәдәк кортка им-том белән шөгыльләнә иде. Инде яшисе гомерен яшәп, картаеп кәре китсә дә, һаман шул сихер, им-том белән маташудан туктамады ул. Яшерен батырын түгел, бу шөгыль аңа, юк-юк та, яшәү өчен бер мөмкинлек бирә. Икмәк-тозлык, чәй-шикәрлек хакын кертеп тора иде. Үз гомерендә сихере белән берсе икенчесен яратмаган бик күпләрне кавыштырып та, бәгъзе яратышкан парларны мәңгелеккә аерып та бәхетсез иткән бу кортканың сихерчелек сәләте дә “табылдык” шөгыль иде. Ягъни, кайбер буыннан-буынга күчеп килгән, көчле сихер сәләтенә ия булган сихерчеләр нәселендә туып үскән кыз да түгел иде ул.
(Дәвамы бар).
Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.