Маяк
+21 °С
Ясно
җәмгыять
5 Июля , 07:00

Фидакарь хезмәт салалар

“Агыйдел” җәмгыятендә бары тик тырышлар хезмәте ята.

Фидакарь хезмәт салаларФидакарь хезмәт салалар
Фидакарь хезмәт салалар

Биредә югары уңыш бирүче элиталы сортлар игелә. Хуҗалыкта 1400 гектарда - бодайның Ульяновская -105, 1000 гектарда – арпаның Памяти Чепелева, 100 га – борчакның Салават, шулай ук көнбагыш, солы, рапс культураларына нигез салынды. Басуларда тырыш хезмәт салып, язын чәчүдә, көзен уракта уңышларны югалтуарсыз, үзвакытында келәтләргә кайтарып салган авыл уңганнарының тырышлыгын бәяләп бетергесез.

Терлекчелеккә килгәндә, фермалар тиешенчә ремонтлана, маллар бар шартлары булган торакларда асрала. Тармак зур үсеш алган. 1750 баштан артык кара-чуар токымлы мөгезле эре терлекнең 442 – савым сыеры. Аена уртача 2650 центнер сөт сатыла. Маллар яхшылап тәрбияләнеп, рационны баланслап ашатуга ныклы игътибар бирелә биредә. Аларга ферментлар, катнашмалар белән баетылган азык ашатыла. Шул рәвешле, сыйфатлы сөт “Молоко” җәмгыятенә озатыла. Җәйге, көзге чорның муллыгын файдаланып, игенчеләр, механизаторлар мул азык запасы булдыруда фидакарь хезмәт сала.

Җәмгыятьне энергияле, таләпчән, үз максатларына ирешүчән директор Альмир Әюпов җитәкли. Ел дәвамында авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә тырышлык күрсәтү нәтиҗәсендә “Районның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән өчен” номинациясендә җиңүче булып, муниципаль район хакимиятенең Дипломына лаек булды.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас