Маяк
+17 °С
Облачно
җәмгыять
9 Июля , 05:30

Якташыбызның батырлыгы мәңге йөрәкләрдә сакланыр

9 июль – легендар якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-штурмовик Муса Гәрәевның тууына 104 ел

Якташыбызның батырлыгы мәңге йөрәкләрдә сакланырЯкташыбызның батырлыгы мәңге йөрәкләрдә сакланыр
Якташыбызның батырлыгы мәңге йөрәкләрдә сакланыр

Легендар һәм бөек очучыларның берсе, күк йөзе каһарманы Муса Гайса улы Гәрәевның исеме республикада, илебездә генә түгел, Русиядән еракларда да билгеле.

Муса Гайса улы Гәрәев Иләкшиде авылында 1922 елның 9 июлендә крестьян гаиләсендә туган. 1929 елда аларның гаиләсе Ташчишмә авылына күченә. Башлангыч сыйныфларны Муса Иләкшиде авылына йөреп укый. Аннан соң Бишкурай җидееллык мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлый. 1937-40 елларда Уфа тимер юл техникумында укый. 1939-40 елларда Уфа аэроклубында шөгыльләнә. Аэроклубтан соң, Мусага очучылар училищесына укырга керергә тәкъдим итәләр. Ул бу тәкъдимне шатланып кабул итә һәм 1940 ел ахырында 18 яшьлек Муса Гәрәев Энгельс хәрби очучылар мәктәбе курсанты булып китә.

1940 елның 15 декабрендә Башкорт АССРының Уфа шәһәре Жданов районы хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елның сентябреннән – гамәлдәге армиядә. 1944 елдан эскадрилья командиры. Сугышны майор, полк штурманы буларак тәмамлый. Сталинград, Донбасс, Кырым, Белоруссия, Польша, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша. Муса Гәрәевның немец-фашист илбасарларын тармар итүгә керткән өлеше батырлык һәм каһарманлык, Ватанга тугрылык һәм чиксез мәхәббәт үрнәге булып тора.

Гвардия капитаны Муса Гәрәев 1944 елның августына 164 хәрби очыш ясый, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 23 февралендәге Указы белән аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1945 елның мартында 207 хәрби очыш ясагандагы батырлыклары өчен СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге Указы белән гвардия майоры Муса Гайса улы Гәрәев икенче “Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнә. Шул ук көнне аның экипажыннан Александр Кирьянов I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, бу бүләкнең тулы кавалеры була.

Муса Гәрәев “Батырлык өчен” медале (1943), Кызыл Байрак (1943, февраль, ноябрь, 1944), Александр Невский (1944), III дәрәҗә Богдан Хмельницкий (1945), I дәрәҗә Ватан сугышы (1945, 1985), Ленин (1945), Кызыл Байрак (1943, 1955, 1956) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышы вакытында Муса Гәрәев барлыгы 250 хәрби очыш ясый. Аңа 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында катнашу бәхете дә тия.

Сугыштан соң Муса Гәрәев Совет Армиясе сафларында кала һәм авиация полкына командалык итә. 1951 елда — Михаил Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, 1959 елда СССР Кораллы Көчләре Генераль штабының хәрби академиясен тәмамлый. 1956 елда полковник була. Аны 2-4нче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты (1946-58 еллар), Башкорт АССРының 7-9нчы чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. 1964 елдан запаска чыга. Отставкадан соң ул үзен булачак Ватанны саклаучыларны тәрбияләүгә багышлый — Мәскәүдән Уфага күченеп, 1965-1977 елларда ДОСААФның Башкортстан өлкә комитеты рәисе булып тора. Мәскәүдә һәм Уфада “Ветераннар сафта кала”, “Штурмовиклар һөҗүмгә бара”, “Яшим һәм хәтерлим” китаплары дөнья күрә.

1987 елның 17 сентябрендә 65 яшендә вафат була. Уфа шәһәренең Җиңү паркында җирләнгән. Легендар якташыбызның исеме РОСТО авиация спорт клубына, Уфадагы 2нче автомәктәпкә, теплоходка бирелгән. Уфада Дан бульварында бронза бюст куелган, ул яшәгән йортка истәлекле такта-таш беркетелгән. 1947 елда СССРның халык рәссамы, скульптор Н. В. Томскийның базальттан ясаган скульптура портреты Третьяков галереясендә урнашкан. Ел саен Герой истәлегенә бокс буенча Бөтенрусия турниры үткәрелә. Югары Яркәйдә һәйкәл куелган, музей ачылган. 2012 елда бу музей каршында “Ан-2” самолеты урнаштырыла. Район үзәгендәге кинотеатр, бер урам аның исемен йөртә. Муса Гәрәев исемен мәңгеләштерү максатында 1987 елда Бишкурай авыл советы авыл биләмәсендә эшләп килгән “Коммунар” колхозына Муса Гәрәев исеме бирелә. 2011 елдан — Бишкурай урта мәктәбе, 2015 елдан 2062 санлы Бишкурай авылы сайлау участогы да ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртә. Бишкурай урта мәктәбенең икенче катында урнашкан тулы бер зал легендар якташларына багышланган. Иләкшиде авылында Муса Гәрәев истәлегенә стела куелган, бер урамга аның исеме бирелгән. Ташчишмә авылында йорт-музей эшли.

Муса Гәрәев 1943 елда парашютлар җыючы Галина Мигуновага өйләнә. Галина Александровна иренә һәрвакыт терәк булып яши. Ул 2016 елда якты дөньядан китә. Гәрәевларның өлкән уллары Валерий 1944 елда туган. Ул инде мәрхүм. Кече уллары Евгений 1946 елда туган, бүген гаиләсе белән Уфада яши, биология фәннәре кандидаты, Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре.

Якташыбызның батырлыгы мәңге йөрәкләрдә сакланыр
Якташыбызның батырлыгы мәңге йөрәкләрдә сакланыр
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас