Маяк
+17 °С
Облачно
җәмгыять
9 Июля , 11:00

Югары нәтиҗәләргә ирешеп

Авыл хуҗалыгында хезмәт итү бүген зур сабырлык, җаваплылык һәм ныклы ихтыяр сорый.

Югары нәтиҗәләргә ирешепЮгары нәтиҗәләргә ирешеп
Югары нәтиҗәләргә ирешеп

Табигатьнең көйсезлеге, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең түбән булуы, ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләрнең кыйммәтләнүе тармак алдында җитди сынаулар куя. Әмма шушы шартларда да «Мир» җәмгыяте тотрыклы эшләп, сөтчелек буенча югары нәтиҗәләргә ирешә.

Бу уңышларның нигезендә – хуҗалык җитәкчесе Раил Ганиевның эшне дөрес оештыра белүе һәм коллективның намуслы хезмәте. Аның җитәкчелегендә терлекчелек һәм игенчелек тармаклары нәтиҗәле үсә. Карабаш һәм Иштирәк товарлыклы-сөтчелек фермаларында маллар иртә яздан җәйләүләрдә асрала. Бүген хуҗалыкта 1523 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 804е – савым сыеры. Ел башыннан җәмгыятьтә 18 мең 255 центнер сөт савылган, 16 мең 319 центнеры реализацияләнгән.

Раил Ганиев җитәкләгән «Мир» җәмгыяте күп еллар дәвамында районның алдынгы хуҗалыклары рәтендә бара. Хезмәтне оста оештыруы, җитештерүне нәтиҗәле алып баруы һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен хуҗалык төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек була.

Район Сабантуенда «Районның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән өчен» номинациясендә муниципаль район хакимияте Дипломы белән бүләкләнүләре, шулай ук сөтчелек өлкәсендәге уңышлары өчен бирелгән Диплом – хезмәтнең югары бәясе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас