

Хезмәтчәннәр һәр авыл хуҗалыгы кампаниясен ел саен беренчеләрдән булып башлап җибәрә һәм аны кыска вакыт эчен- дә югары сыйфат белән тәмамлый.
Игенчелек белән беррәттән терлекчелек тә мөһим урын алып тора. Ишкар авылындагы терлекчелек фермасында бүген 800 баш карачуар токымлы эре мөгезле терлек асрала. Аларның 340ы – савым сыеры. Ел башыннан биредә 13 мең центнер тулай сөт җитештерелгән. Бу исә хуҗалыкның сөт җитештерүдә тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләвен ачык күрсәтә.
Игенчелекме, терлекчелекме – кайсы тармакка күз салсаң да, Илеш филиалы тотрыклы эш күрсәткечләре белән аерылып тора. Җитештерү процессларының төгәл оештырылуы, хезмәт дисциплинасының югары булуы һәм коллективның уртак максатка омтылып эшләве нәтиҗәсендә филиал елдан-ел югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Әлеге уңышлар, әлбәттә, тәҗрибәле һәм булдыклы җитәкче Рим Фәнис улы Шәмсетдиновның оста җитәкчелеге белән дә тыгыз бәйләнгән. Ул эшчәнлегендә катлаулы мәсьәләләрне тирәнтен анализлап, һәрчак вакытында уйланылган һәм нигезле карарлар кабул итә белә. Коллективны уртак максатка туплап, һәр тармакның нәтиҗәле эшләвен тәэмин итүе аның җитәкчелек осталыгын ачык дәлилли.
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә ел дәвамында керткән зур өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Илеш филиалы «Районның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә җиңүче дип танылып, муниципаль район хакимиятенең Дипломы белән бүләкләнде.