Маяк
+19 °С
Облачно
җәмгыять
10 Июля , 09:05

Бергә һәм мәңгегә

9 июльдә район мәдәният сараеның күркәм залында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Бергә һәм мәңгегә” бәхетле гаиләләр фестивале” проектының йомгаклау чарасы узды.

Бергә һәм мәңгегәБергә һәм мәңгегә
Бергә һәм мәңгегә

Очрашуда бөтен проект дәвамында лекцияләрдә, тренингларда һәм психологик консультацияләрдә актив катнашкан гаиләләр җыелды.
Чарада зирәклек һәм җылылык атмосферасын озак еллар бәхетле никахта яшәгән парлар бүләк итте - аларның тәҗрибәсе һәм ихлас сүзләре яшьләр өчен чын үгет-нәсихәт булды.

Проект җитәкчесе Илсөяр Павлова барлык катнашучыларга җылы рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул гаиләләргә ихлас катнашулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук һәр йортка сәламәтлек, мәхәббәт һәм иминлек теләде.

Илеш районы муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитик һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Альбина Габдуллина барлык җыелучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм Илсөяр Фирдәвис кызына “Бергә һәм мәңгегә” бәхетле гаиләләр фестивале” проектын уңышлы тормышка ашырганы, актив гражданлык позициясе, инициативалылыгы һәм Илеш районының иҗтимагый әһәмиятле чараларында актив катнашканы өчен Рәхмәтен тапшырды.

Район мәдәният сарае артистларының һәм проектта катнашучыларның үзләренең музыкаль номерлары кичәнең матур бизәге булды.

Без чын күңелдән ышанабыз, проект һәр гаиләгә гаилә учагының җылысын озак еллар саклап калырга ярдәм итәрлек белем һәм күнекмәләр бирер дип.

Исегезгә төшерәбез, “Бергә һәм мәңгегә” бәхетле гаиләләр фестивале” проекты Русия Федерациясе Президентының Президент грантлары Фонды биргән грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

Чыганак

Бергә һәм мәңгегә
Бергә һәм мәңгегә
Бергә һәм мәңгегә
Бергә һәм мәңгегә
Бергә һәм мәңгегә
Бергә һәм мәңгегә
Бергә һәм мәңгегә
Бергә һәм мәңгегә
Бергә һәм мәңгегә
Бергә һәм мәңгегә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас