Маяк
+19 °С
Облачно
җәмгыять
10 Июля , 06:00

Хезмәт сездән - хөрмәт бездән

Гомерен туган җиренә багышлаган, фидакарь хезмәте белән аны данлаган, туган төягендә халкы өчен армый-талмый җир эшендә эшләгәннәр хакында “Җир улы” диләр. Күпләр өчен үрнәк итеп куярлык тормыш юлы узган, туган җирен кадерләп яшәүче Иршат Нигъмәтуллин – нәкъ шундыйлардан.

Хезмәт сездән - хөрмәт бездәнХезмәт сездән - хөрмәт бездән
Хезмәт сездән - хөрмәт бездән

Иршат Мортаза улы - 50 елдан артык гомерен М.Горький ис. кооперативта басуларда җир эшкәртүгә, иген үстерүгә, мал азыгы хәзерләүгә багышлаган данлыклы механизатор. Шушы дәвердә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр, алны-ялны белмичә эшкәрткән мәйданнарын исәпләсәң, меңләгән километрлар җыелыр иде. Язын – чәчүдә, көзен урып-җыюда булсынмы, бер эштә дә сынатмый ул, үзенә тапшырылган техниканы да кадерләп, карап йөртә. Бүгенге көндә дә лаеклы ялда булуына карамастан, фидакарь хезмәт сала. Ул күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Тормыш иптәше Нәзлия Өммәткол кызы белән биш балага - Ильфир, Гүзәл, Розалия, Раушания, Гөлләриягә гомер бирәләр. Алар да әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнеп, тырыш булып үсә. Бүгенге көндә гаиләлеләр, оныклар бүләк иттеләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас