Маяк
+19 °С
Облачно
җәмгыять
10 Июля , 11:00

Хезмәт сездән - хөрмәт бездән

«Илиш Кировец» җәмгыяте коллективы район игенчеләре өчен сыйфатлы һәм якын ярдәмче булып тора. Җәмгыять - авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә лаеклы өлеш кертүче предприятиеләрнең берсе.

Хезмәт сездән - хөрмәт бездәнХезмәт сездән - хөрмәт бездән
Хезмәт сездән - хөрмәт бездән

Коллективта күбесе - 20-25 ел дәвамында намуслы хезмәт салучылар. Биредә авыл хуҗалыгы техникалары ремонтлана. Аерып әйткәндә, трактор, комбайн, автомашина двигательләре, ягулык насослары, руль белән идарә итү механизмнары, запас частьләргә ремонт, реставрация, модернизация ясау һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Елның елында район хуҗалыклары алар ярдәменә таяна. Җәмгыятьне үз эшенә тугры, җаваплы караучы, принципиаль директор Финат Харисов җитәкли. Аның җитәкчелегендә заманча алымнар куллану нәтиҗәсендә предприятие елдан-ел үсешә, эш даирәсен киңәйтә.

Агымдагы елда «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды. Предприятиегә турыдан-туры дилерлардан, заводлардан киң ассортиментта запас частьләр алып кайту мөмкинчелеге бар. Хезмәт төрлелеге, эшнең сыйфатлы булуы да беренче планга куелган биредә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас