

Аның тормыш юлы мәгънәле, вакыйгаларга бай хезмәт биографиясенә ия булды.
Теләпән авылында туып, ишле гаилә язмышы аны бик иртә хезмәт юлын башларга мәҗбүр итә. Аннары армия хезмәте – 1943 елның ноябрендә 17 яшьлек яшүсмер хәрби хезмәткә – Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Япон самурайларын тар-мар итүдә катнаша, “Батырлык өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләренә лаек була. Сугыш бетсә дә, Хабаровский өлкәсендә хезмәтен дәвам итеп, бары тик 1951 елда гына рота старшинасы хәрби дәрәҗәсендә туган якларына әйләнеп кайта.
-Солдат еллары минем өчен күп әйбер бирде, - дип хәтерли иде ул елларны ветеран.
Белемгә булган хыялын, ниһаять, тормышка ашырырга мөмкинлек туа. Яшь кәләшенең хуплавы белән (1953 елда өйләнешәләр) Уфа финанс–икътисад техникумына укырга керә һәм 1956 елда кулына диплом алу бәхетенә ирешә, район финанс бүлегенә эшкә кайта. Аны җаваплы участокка – дәүләт табышы буенча өлкән инспектор итеп тәгаенлиләр. Аннары райфо мөдире булып күтәрелә. Тырыш хезмәте, ныклы тәртибе белән ышаныч яулаган, үзен оста оештыручы, исәп-хисап эшен яхшы белүче итеп күрсәткән Мөхәммәтзыя Гобәйдулла улын 1960 елда дәүләт банкының Югары Яркәй бүлекчәсе управляющие итеп күчерәләр. Биредә җылы, уңайлы урын булган өчен түгел, ә бәлки тәртипкә салу соралганга күрә җаваплылык тоючы җитәкче кирәк булганга. Һәм ул пенсиягә чыкканчы бу вазифаны бөтен йөрәк җылысын биреп, күңелен салып башкарды. Миңа аның кул астында эшләү бәхете тиде. Мөхәммәтзыя Гобәйдулла улы коллектив хәстәрлеге белән яшәүче, кешелекле, итәгатьле җитәкче, яхшы кеше буларак, барыбызга да үрнәк иде.
Банк эшчәнлеге дә илдә барган үзгәртеп корулар шартларында үзгәрешләр кичереп торды. Банкның яңа бинасы төзелде, хезмәт шартлары яхшырды. Биредә Әнүзә Галимәрдәнова, Фәрәһия Шәйморзина, Фәния Шәмсетдинова, Рәзилә Шәрәфетдинова, Аэлита Гыйздәтуллина, Рима Коровкина һ.б. белән бергәләп, бер гаиләдәй аралашып эшләдек. Җитәкчебез һәр яңалыкны башлап өйрәнүче һәм безгә өйрәтүче булды. Хаталарны вакытында күреп, төзәтергә ярдәм итте.
Республикада банк алдынгылар исәбендә иде. Күп кенә семинар-киңәшмәләр безнең җирлектә үткәрелеп, эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. Бу банк управляющиеның да абруйлы булуына ачык мисал.
М.Гобәйдуллин районның җәмәгать тормышында актив катнашты. Ул озак еллар дәүләт учреждениесе хезмәткәрләренең профсоюз райкомы рәисе, берничә чакырылыш район Советы депутаты, партия райкомының ревизия комиссиясе рәисе итеп сайланды һәм бу поручениеләрне зур җаваплылык белән башкарды. Пенсиягә чыккач та, эшен дәвам итеп “Восток” кооператив банкы бүлекчәсенә җитәкчелек итте.
Аның фидакарь хезмәте күпләгән хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. II дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены, “СССР Дәүләт банкы отличнигы” билгесе белән бүләкләнде. 1981 елда “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы”, 1986 елда “Русиянең атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исемнәр бирелде. 2002 елның октябреннән аңа илнең банк системасын үстерүгә керткән аерым хезмәте өчен гомерлек матди тәэмин ителеш билгеләнде.
Мөхәммәтзыя Гобәйдулла улы җитәкче генә түгел, яхшы гаилә башлыгы буларак та, барыбызга да үрнәкле иде. Алар Фәния Хөснетдин кызы белән өч бала тәрбияләп үстерделәр һәм алар янына туганнарының ятим калган өч яшьлек улын да тәрбиягә алдылар. Кызганычка каршы, Мөхәммәтзыя Гобәйдулла улы 2009 елның 3 февралендә 83 нче яшендә мәрхүм булды.Намуслы хезмәт юлы үтеп, райондашлар алдында абруй казанган Мөхәммәтзыя Гобәйдулла улының якты истәлеге илешлеләр күңелендә мәңге сакланыр.
Альфира КӘБИРОВА. Югары Яркәй авылы.