

Илсөяр Әюпова 1997 елда Башкорт дәүләт аграр университетында “Ветеринария табибы” квалификациясендә “Ветеринар” белгечлегенә ия була. 2003 елда “ Предприятиедә экономия һәм идарә итү” белгечлеге буенча Диплом ала һәм 27 еллык хезмәт эшчәнлеген ветеринария хезмәтенә багышлый. Илсөяр Әфгал кызының профессиональлеге һәм аның эшенең нәтиҗәлелеге әһәмиятле казанышлар һәм объектив нәтиҗәләр белән раслана. 2025 елда «Алтын көз» Русия агросәнәгать күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнде һәм иң яхшы ветеринария учреждениесе дип танылды. Югары профессионализм һәм лидерлык сыйфатларына ия җитәкче районның терлекчелеген үстерүгә шәхси өлеш кертә, 2024 елдан, җәмәгатьчелек ышанычы билгесе буларак, муниципаль район депутатлары советы рәисе вазыйфасын җаваплы башкара.
Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, 2026 елда – Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына ия була. Агымдагы елда «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды.