

Аның хезмәт биографиясе 2000 елда «Октябрь» колхозында башлана. Гади эшче булып хезмәт юлын башлап җибәргән яшь белгеч тырышлыгы һәм максатчанлыгы белән һөнәри осталыгын даими камилләштерә. Башкорт дәүләт аграр университетында зоотехния, ягъни сөт һәм итне эшкәртү белгечлеге буенча югары белем ала, соңрак икътисад юнәлеше буенча икенче югары белем үзләштерә.
2010 елдан Илфат Гыйрфанов «Илешмолоко» җәмгыятендә хезмәт итә. Үз эшен яхшы белгән белгеч буларак, ул хезмәт бурычларын җаваплылык белән башкара, тирән теоретик белемен көндәлек эшендә оста куллана.
Коллективта аны әдәпле, ачык йөзле, кешеләр белән уртак тел таба белгән хезмәттәш буларак хөрмәт итәләр. Күпьеллык намуслы хезмәте дәүләт дәрәҗәсендә дә лаеклы бәяләнә.
2020 елда Илфат Яүһәр улы Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә агымдагы елда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу бүләкләр – һөнәренә тугрылыкның, җаваплы хезмәтнең һәм күпьеллык фидакарьлекнең күркәм нәтиҗәсе.
Тормышта да Илфат Яүһәр улы гаилә җылысын кадерләп яши. Тормыш иптәше Лира белән кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Намуслы хезмәт, ныклы гаилә һәм киләчәккә ышаныч – аның тормыш юлының төп кыйммәтләре.