

Хуҗалыкның терлекчелек тармагындагы нәтиҗәле эшчәнлегендә аның өлеше зур. Комплекста хезмәтнең дөрес оештырылуы, җитештерү күрсәткечләренең тотрыклылыгы, малларны карау-тәрбияләү эшенең өзлексез алып барылуы – боларның барысы да мөдирнең көндәлек җаваплылыгына карый.
Терлекчелек тармагында ял көннәре дә, эш сәгатьләре белән генә чикләнгән вакыт та юк. Иртәдән кичкә, кирәк булганда төнлә дә җитештерү барышын күзәтергә, һәр мәсьәләне вакытында хәл итәргә туры килә.
Роман Тюшеев үз хезмәтенә һәрчак зур җаваплылык белән карый һәм: «Эшкә бөтен күңелеңне бирмәсәң, яхшы нәтиҗә көтәргә дә ярамый», – ди.
Аның күпьеллык тәҗрибәсе, эшне төгәл оештыра белүе һәм кешеләр белән уртак тел табуы хуҗалык уңышларының мөһим нигезләренең берсе булып тора. Агымдагы елда ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына лаек булды.
Хезмәттәге кебек үк, гаиләдә дә ул үрнәк әти. Тормыш иптәше Роза Рәлиф кызы белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларын хезмәт сөючән, тәртипле, җаваплы кешеләр итеп тәрбияләүне иң мөһим бурычларының берсе дип саныйлар.
Бүген Тюшеевларның уллары махсус хәрби операциядә катнаша. Яшь булуына карамастан, ул зур хәрби тәҗрибә туплаган, батырлыгы өчен «Хәрби батырлык өчен» һәм Суворов медальләре белән бүләкләнгән.
Тюшеевларның иң зур теләге – махсус хәрби операциянең Җиңү белән тәмамланып, газиз кешеләре исән-сау туган йортына әйләнеп кайтуы.