

Әлеге вакытта басучылыкта кулланылган техникалар, тагылма инвентарьларне мөһим кампаниягә әзерләү эшләрен оештыру буенча чаралар күрелә. Шуны да билгеләргә кирәк, техника ремонтын үз югарылыгында оештыру нәтиҗәсендә, ватылып торып, язгы-көзге басу эшләрендә тоткарлыклар булмый. Болар барысы да җәмгыятьнең баш инженеры Ш.Рәхимовның эшне дөрес оештыра белүендә.
Шамил Өлфәт улы хезмәт юлын «Уфимтрансстрой» автобаза трестында башлый. 1992 елда туган якларына кайта һәм “Илеш” хуҗалыгында моторист булып эшли. 2011 елда сөтчелек фермасына механик булып күчә. 2021 елдан баш инженер итеп тәгаенләнә.
Югары хезмәт сөючәнлеге һәм үз эшенә тугрылыгы аңа елдан-ел эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Шушы еллар эчендә ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтеп, йөкләнгән һәр эшкә җаваплы һәм намуслы карый.
Ш.Рәхимов район Сабантуенда «БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме белән бүләкләнде.