Маяк
+16 °С
Облачно
җәмгыять
16 Июля , 09:10

Йөрәк җылысы сакланган гаиләләр

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты һәм гаилә юбилярларын хөрмәтләү тантанасы район халкын бер мәйданга җыйды. Бу көнне район үзәгенең Ял паркында җәйге кояш кына түгел, кешеләрнең күңел җылысы да балкыды. Биредә яңгыраган җырлар да, әйтелгән теләкләр дә, хөрмәтләнгән гаиләләрнең язмышы да бер хакыйкатьне искәртте: дөньядагы иң зур байлык – ул гаилә.

Йөрәк җылысы сакланган гаиләләрЙөрәк җылысы сакланган гаиләләр
Йөрәк җылысы сакланган гаиләләр

Гаилә – кешенең тормыш юлы башланган изге урын. Биредә бала беренче сүзләрен әйтә, беренче адымнарын ясый, яхшылык, хезмәт, хөрмәт һәм җаваплылык кебек төшенчәләрне үзләштерә. Нәкъ менә гаиләдә кешенең рухи нигезе салына. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышлана. Бәйрәм символы булган ромашка чәчәге дә гаиләдәге сафлыкны, эчкерсезлекне һәм назлы мөнәсәбәтләрне чагылдыра.

Бәйрәм сәхнәсендә яңгыраган җырлар да шул хисләрне тагын да тирәнәйтте. Мостафиннар гаиләсе, «Баллада» төркеме, Айгөл һәм Вилнур Хәсәновлар, Лилия Хәйбрахманова, Вилнур Фазылов, Лиана Нигъмәтуллина һәм башка артистлар башкаруындагы матур чыгышлар тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте.

Күп балалы гаилә – зур мәхәббәт дөньясы

2026 ел Башкортстан Республикасында Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Бу юкка гына түгел. Чөнки нәкъ менә гаиләдә илнең киләчәге – балалар үсә, буыннар дәвамчанлыгы саклана.

Районыбызда бүген 550дән артык күп балалы гаилә яши. Аларның йортларында 1760 бала тәрбияләнә. Һәрберсе артында – үзенең хезмәте, үзенең шатлыклары һәм борчулары, үзенең матур тарихы. Бәйрәмдә шундый гаиләләргә аерым хөрмәт күрсәтелде.

Иске Татыш авылыннан Марина һәм Илүс КОТДЫСОВЛАР биш бала үстерә. Аларның гаиләсендә сабыйлар тавышы, ата-ана назы һәм көндәлек хезмәт бергә үрелеп бара.

Балаларын тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда зур көч куйган өчен Марина Михайловна «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.

Иске Кыргыз авылыннан Зәлифә һәм Илнар НИЗАМОВЛАРның гаилә тарихы 2004 елдан башлана. Бүген алар өч ул тәрбияли. Балалары хоккей клубында шөгыльләнә, спортта гына түгел, авыл һәм район тормышында да актив катнаша.

Иләкшиде авылыннан Алина һәм Александр ИМАНОВЛАР биш балага тормыш бүләк иткән. Бу гаиләдә хезмәтнең кадере кечкенәдән өйрәтелә. Зур шәхси хуҗалыкта әти-әнинең төп ярдәмчеләре дә – балалары. Бергәләп эшләү, бергә ял итү, гаилә бәйрәмнәре, походлар һәм экскурсияләр аларны тагын да берләштерә.

Иске Нәдер авылыннан Алина һәм Азамат ЙОСЫПОВЛАР дүрт бала тәрбияли. Аларның гаилә нигезе хөрмәткә, ышанычка һәм бер-береңә ярдәм итүгә корылган. 

Шәммәт авылыннан Лилия һәм Рәсих СӘЕТОВЛАР биш бала үстерә. Балаларына хезмәт сөючәнлек һәм ярдәмчеллек сыйфатларын сеңдергән бу гаилә бүген дә игелекле эшләрдә актив катнаша, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәйрия ярдәме күрсәтә.

Иштирәк авылыннан Гөлшат һәм Рәфис МУЛЛАГАЛИЕВЛАР өч кыз үстерә. Алар авыл тормышында актив катнаша. Кызлары да мәктәптә тырышып укый, төрле чараларда катнаша, әти-әниләренең ышанычлы ярдәмчеләре булып үсә.

Исәмәт авылыннан Ильфира һәм Айнур ХӘТМУЛЛИННАР гаиләсе туган якка мәхәббәте, халкыбыз традицияләренә хөрмәте һәм җәмәгать тормышындагы активлыгы белән аерылып тора.

Яңа Аташ авылыннан Гөлсылу һәм Илдар ГАЙНЕТДИНОВЛАР ике кыз һәм ике ул тәрбияли. Гаилә башлыгы Илдар Гайнетдинов фермер хуҗалыгы булдырып, район авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертә. Аларның гаиләсендә хезмәт – тәрбиянең иң мөһим нигезләренең берсе.

Түбән Яркәйдән Сөмбел һәм Раил СӨЛӘЙМӘНОВЛАР гаиләсе дә райондашларыбыз өчен матур үрнәк. Алар өч ул һәм бер кыз үстерә. Үзара аңлашу, ярдәмләшү һәм мәхәббәт – бу гаиләнең төп таянычы.

Алтын туй – мәхәббәтнең алтын сәхифәсе

Гаилә тормышында еллар узган саен кадере арта барган кыйммәтләр була. Бергә узган юл, уртак шатлыклар, бергә җиңелгән сынаулар – болар барысы да чын мәхәббәтнең дәлиле.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлсимә Шәкүр кызы һәм Рәмил Фәйзелгаян улы ХӘМИДУЛЛИННАРны хөрмәтләү булды. Аларның ярты гасырдан артык дәвам иткән гаиләсе– мәхәббәт, хезмәт һәм тугрылык белән язылган матур тарих.

Рәмил Фәйзелгаян улы Илеш авылында укытучы гаиләсендә туа. Хезмәт юлын 1968 елда «Искра» колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. Яшь белгеч үзен тырыш, җаваплы һәм эшенә бирелгән хезмәткәр итеп таныта. «Аксеновский» авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Аннан соң бөтен хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлый. «Искра» колхозында, соңрак «Илеш» колхозында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1980–1988 елларда звеньевой булып эшли, 1989 елдан 2011 елга кадәр хуҗалыкта баш агроном вазифасын башкара.

Рәмил Хәмидуллинның хезмәте югары бәяләнә. Ул «1979 елгы социаль ярышларда җиңүче», «10 нчы бишьеллык Коммунистик хезмәт ударнигы» билгеләре белән бүләкләнә, Ленин Комсомолы премиясе лауреаты дипломына ия була. 1981 елда Илеш район комсомол оешмасының Мактау китабына кертелә. 1997 елда диплом белән бүләкләнә, ә 2001 елда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелә. Гөлсимә Шәкүр кызы да хезмәт юлын намус белән үтә. Ул – югары квалификацияле бухгалтер, югары икътисади белемле белгеч. Аның тырыш хезмәте дә җитәкчелек тарафыннан Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бәяләнә.

Хәмидуллиннар биш бала тәрбияләп үстергән. Бүген аларның балалары үз гаиләләрен корып, әти-әниләре биргән тәрбия һәм тормыш сабакларын дәвам итә.

Тантанада муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Артур Закирҗанов катнашып, күп балалы гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр, Хәмидуллиннар гаиләсенә мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль тапшырды. Илеш районы ЗАГС бүлеге начальнигы Айгөл Хәбирова, Ябалак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм Гыйлемханов та юбилярларны тәбрикләде. Алтын пар Хөрмәт кенәгәсенә имза куйды, ромашкалардан торган чәчәк бәйләмен кабул итте һәм яшьлек елларын хәтерләткән тантаналы бию башкарды. Хәмидуллиннар яшь гаиләләргә дә үз киңәшләрен җиткерде. Алар фикеренчә, ныклы гаиләнең нигезе – бер-береңне хөрмәт итү, аңлау, ярдәмләшеп яшәү һәм мәхәббәтне кадерләү.

Чыннан да, гаилә учагы бер көндә генә барлыкка килми. Аны еллар дәвамында җылы сүз, сабырлык, игътибар һәм кайгыртучанлык белән саклыйлар.

Бәйрәм кунаклары өчен төрле күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Балалар һәм өлкәннәр мавыктыргыч мастер-классларда катнашты, истәлеккә матур фотозоналарда фотога төште. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең тууына 104 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә дә тамашачыларның зур кызыксынуын уятты. Балалар асфальтта рәсем ясауда теләп катнашса, бәйрәм кунаклары аттракционнарда күңел ачып, шәхси эшкуарлар тәкъдим иткән тәм-томнардан да авыз итте.

Ял паркында узган бу бәйрәм дә шуны күрсәтте: районыбызда гаилә кадерен белеп яшәүче, киләчәк буынга матур үрнәк бирүче гаиләләр күп. Аларның һәрберсе – үзенә бер тарих, үзенә бер җылылык чыганагы. Ә мәхәббәт һәм тугрылык сакланган гаиләдә тормыш нуры һәрвакыт балкып тора.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Йөрәк җылысы сакланган гаиләләр
Йөрәк җылысы сакланган гаиләләр
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас