Маяк
+15 °С
Дождь
җәмгыять
17 Июля , 06:00

Мошенниклардан сак булыгыз!

Мошенниклык һәм банк счетларыннан акча урлауга бәйле җинаятьләргә, шул исәптән IT-технологияләр кулланып кылынганнарга каршы тору Эчке эшләр органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.

Мошенниклардан сак булыгыз!Мошенниклардан сак булыгыз!
Мошенниклардан сак булыгыз!

Бу әлеге төр җинаятьләрнең шактый артуы, криминаль элементның җинаятьләрне дистанцион ысул белән, шул исәптән Интернет челтәре ярдәмендә башкаруга юнәлдерелүе, шулай ук гражданнарга китерелгән суммар зыянның шактый булуы белән аңлатыла.

2026 елның 6 аенда мошенникларның җинаятьчел гамәлләре аркасында Илеш районында яшәүчеләргә гомум суммасы 1 млн.200 мең сумга якын милек зыян китерелгән.

Соңгы вакытта кылынган мошенниклык гамәлләренең киң таралган төрләре булып түбәндәгеләр тора: мошенниклар «Макс» мессенджерына шалтыраталар, үзләрен үзәк дәүләт банкы хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм «Госуслуги» порталындагы аккаунтны ватулары, кредитлар рәсмиләштерергә тырышулары турында хәбәр итәләр. Шул ысул белән безнең районда яшәүче хатын-кыздан мошенниклар 450 мең сум урлаганнар. Сөйләшү барышында мошенниклар аңа булган акчаларны кәрәзле элемтә операторы аша күчерү юлы белән «Куркынычсыз счетка» күчерергә кирәклеген хәбәр иткәннәр.

Билгесез кешеләр үзләрен медицина хезмәткәрләре дип таныштырырга һәм ата-аналарын, үзләрен диспансеризациягә язып куярга тәкъдим итәргә мөмкин. СНИЛС, паспорт мәгълүматларын әйтеп торуны сорыйлар. Аннары дәүләт структуралары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар һәм «Госуслуги» порталындагы аккаунт ватылган, янәсе мошенниклар кредитлар рәсмиләштерергә тырыша, дип белдерәләр. Акчаларны саклап калу өчен, «Өйдәге барлык кыйммәтләрне декларацияләргә», булган акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә, яки булган алтын бизәнү әйберләрен һәм акчаларны курьерга бирергә тәкъдим итәләр.

Мошенниклар СВОда катнашучыларның туганнарына шалтырата. Хәрби часть, «Гослуслуг», ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителә. СВОда һәлак булган улына (иренә) дәүләт бүләге (түләүле медаль) тиешле дип ышандыралар. Сөйләшү барышында булган акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә яки курьерга бирергә күндерә башлыйлар. Шул рәвешле, безнең республиканың бер районында һәлак булган СВО катнашучысының әнисеннән 13 млн. сум урлаганнар.

Пенсионерларга шалтыраталар, үзләрен торак-коммуналь хуҗалык, энергия сату хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм электр счетчикларын алыштырырга, аларның мәгълүматларын тикшерергә тәкъдим итәләр. Аннары шул ук пенсионерларга ФСБ яки Үзәк банк хезмәткәрләре исеменнән мошенниклык гамәлләрен булдырмау һәм акчаларны саклап калу сылтавы белән шалтыраталар, булган акчаларын бирергә яки «куркынычсыз счетларга» күчерергә күндерәләр.

Сим-картаның гамәлдә булуын озайту сылтавы белән шалтыратырга мөмкиннәр. Алга таба озынайту өчен телефонга киләчәк СМС-хәбәрләрдән кодлар таләп итәргә кирәк, диләр. «Госуслуг», Үзәк банк, ФС хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар һәм аккаунтны ватканнарын, кредит рәсмиләштерергә теләүләрен әйтәләр. Акчаларны декларацияләргә кирәк, аннары куркынычсыз счетка күчерергә кирәк, диләр. Безнең республиканың бер районында хатын-кыз алтын бизәнү әйберләрен ломбардка тапшырган һәм автомобилен саткан, ә акчаны банкомат аша мошенникларга күчергән.

Хакимият хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, сезгә бүләк бирелгәнлеге турында хәбәр итә алалар. Ә аны алу өчен паспорт мәгълүматларын бирергә кирәк.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы бүлеге кисәтә: дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен җыю, электр счетчигын алыштыру, сим-картаны озайту өчен клиентларга шалтыратмыйлар, СМС-хәбәрләрдән кодларны атауларын сорамыйлар. ФСБ, хәрби часть хезмәткәрләре бүләк алу өчен мәгълүматларны тапшыру үтенече белән шалтыратмыйлар.

Сездән чит кешеләргә шәхси мәгълүматларны һәм кыйммәтләрне тапшырмавыгызны, барлык мәгълүматны рәсми чыганаклар аша тикшерүегезне сорыйбыз.

Гөлназ БАЯЗИТОВА, Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас