Маяк
+15 °С
Дождь
җәмгыять
18 Июля , 09:05

Бердәм тырышлык аша

Районда эре фермер хуҗалыкларының берсе – Г.Гайнетдинов КФХсы 2007 елда оешкан. Фермер хуҗалыгы эшенең төп юнәлеше - бөртекле һәм май культураларының элиталы сортларын җитештерү.

Бердәм тырышлык ашаБердәм тырышлык аша
Бердәм тырышлык аша

Орлыклар Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм күрше төбәкләргә җибәрелә. 20 ел эчендә аграрий крестьянфермер хуҗалыгын районда иң уңышлыларның берсе итә алды. Барысы да 200 гектар җирдән башланды. Бүгенге көндә хуҗалыкның 6500 гектарга якын сөренте җире исәпләнеп, анда бодай, арпа, соя, карабодай, рапс, көнбагыш культураларының уңышы игелә. Соңгы елларда мәйданнарнын киңәйтеп, Бүздәк районында 2 мең гектарда төрле культуралар үстерә һәм мул гына уңыш туплауга ирешә.

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хуҗалык җитәкчесе Гыйлемҗан Гайнетдинов билгеләвенчә, ел саен сортларын үзгәртеп, яңартып торалар. Орлыкларны сынайлар, тәҗрибәләр үткәрәләр. Алар фәнни-тикшеренү институтБердәм тырышлык ашалары белән эшли һәм авторлар үзләре дә апробациядә катнаша.

Терлекчелек тармагы да табышка эшли. Бүгенге көндә КФХда 184 баш симменталь, абердин ангус токымлы нәселле маллар асрала.

Коллективта 33 кеше эшли, алар барысы да үз вакытында хезмәт хакы ала. Белгечләрнең, урта звено кадрларының, механизаторларның һәм терлекчеләрнең оешканлыгы нәтиҗәсендә барлык эшләр көйле бара, күрсәткечләр, керемнәр һәм табыш арта.

Агымдагы елда крестьян-фермер хуҗалыгы “Орлыкчылыкны үстерүдә зур өлеш керткән өчен” номинациясендә муниципаль район хакимияте Дипломына лаек булды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас