

Фәһимә Гариф кызы 1949 елның 20 маенда Этәй авылында туган. Югары Яркәй урта мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә укытучы булып башлый. Соңрак Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә һәм «Рус һәм татар филологиясе» белгечлеге буенча югары белем ала. Туган авылыннан әлеге югары уку йортын беренче булып тәмамлаучы кыз була ул.
Студент елларында факультетта лидерларның берсе була, яхшы билгеләргә укый, җәмәгать тормышында актив катнаша. Югары уку йортын тәмамлагач, Фәһимә Гариф кызы туган ягына – Илеш районына кайта һәм Этәй урта мәктәбендә эшли башлый. Соңрак аны Андреевка урта мәктәбенә укытучы итеп күчерәләр.
Лаеклы ялга чыкканчы ул Дүртөйле шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куя. Мәктәп җитәкчелеге аны тумыштан килгән психолог дип атый иде. Фәһимә Гариф кызы бер караштан ук баланың үзенчәлеген аңлый, аның белән аралашуның иң дөрес юлын таба белә. Ул ата-аналар белән дә уртак тел тапты, балаларны тирә-юньдәгеләр белән уңай мөнәсәбәтләр корырга өйрәтте. Укучылар аны гаделлеге, рәсми калыпларга салмыйча, ихлас мөнәсәбәт коруы өчен яратты һәм хөрмәт итте. Алар үзләренең укытучыларына ихтирам белән карады, тырышып укырга омтылды. Фәһимә Гариф кызының башлангыч сыйныфын тәмамлаган укучылары тормышта лаеклы һәм хөрмәтле кешеләр булып үсте. Мәктәпләрдә тигезләү сыйныфлары барлыкка килгәч тә, ул иң зур җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмады, иң катлаулы эшләрдән баш тартмады. Ул андый сыйныфларга эләккән балаларның атааналарына моның кимсетү түгеллеген аңлатты. Балага мәктәп программасын үзләштерүдә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итү – төп бурыч булуын әйтте.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри уңышлары өчен педагог Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды.
Фәһимә Әхиярова күренекле фамилиядән иде. Аның әтисе Мөхәммәтгариф Нурлыгаян улы Нәдершин педагогия һәм урман белгечлеге буенча ике урта махсус белем алган. Озак еллар укытучы булып эшләгән. Соңрак урманчы, урман хуҗалыгы белгече, техник булып хезмәт куйган. Бу хезмәтләре өчен күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Әнисе Мәкълүфә Зыязетдин кызы да педагогик белемле була. Ул күп китаплар укый, Пушкин әсәрләрен тәрҗемәдә яттан белә. Ул гына да түгел, остабикә Коръәнне яттан белә һәм төрле дини йолалар вакытында догалар укый. Ул -кулакка чыгарылган указлы мулла Баһаутдин Камалетдин улының оныгы.
Фәһимәнең апасы Фәния Мөхәммәтгариф кызы Нәдершина Бөре медицина училищесын тәмамлый. Укуыннан соң район үзәк дәваханәсендә эшли, аннары Тыпый авылында фельдшер була. Соңрак балалар бакчасына медицина хезмәткәре булып күчә, тәрбияче һөнәренә яңадан әзерләнә. Соңыннан аңа тәрбияче-методист вазифасы бирелә. Аның портреты Мактау тактасына эленә.
Кече сеңлесе Әлфия Сабирова балачактан җырларга ярата. Уфада тиешле профиль буенча белем алганнан соң, төрле өлкәләрдә эшли. Егерме елдан артык район мәдәният йортында, урындагы радиода хезмәт куя. Илеш телевидениесе башлангычында тора, оста директор һәм талантлы диктор була. Пенсиягә чыккач, район тарих-туган якны өйрәнү музеен җитәкли.
Аларның энесе Дамир Нәдершин туган ягыннан еракта – Ерак Көнчыгышта яши һәм эшли.
Фәһимә Әхиярова үзе дә шигъри сәләткә ия була. Ул шигырьләр яза, матур җырлый. Әмма үзенең талантларын күрсәтергә яратмый, мактауларга омтылмый. Ул тыйнак, сабыр, тормышны дөрес бәяли белгән хатын-кыз була. Күпләр өчен ул акыллы киңәшче иде, хезмәттәшләре һәм күршеләре аның киңәшләренә колак салды. Тормыш иптәше Рәсил Әнвәр улы Әхияров, колхозара төзелеш берләшмәсендә (МСО) директор урынбасары булып эшләгәндә, производствода фаҗигале рәвештә һәлак була.
Фәһимә Гариф кызы ныклы характерлы кеше иде. Ул тормыш авырлыклары алдында сынмады, ике баласын тәрбияләп үстерде. Алар икесе дә тормышта зур уңышларга иреште. Улы Чечен Республикасында сугыш елларында хезмәт иткәндә, ана йөрәге күпме борчулар кичергәнен әйтеп бетерү мөмкин түгел.
Фәһимә Гариф кызының кызы – «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты» АҖнең вакытлы матбугатны тарату бүлеге начальнигы урынбасары Клара Рәсил кызы Әхиярованың, улы – «РБ Моторс» җәмгыятенең өлкән мастеры Радик Рәсил улы Әхияровның, барлык туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Фәһимә Гариф кызы Әхиярованың якты истәлеге аны белгән һәркемнең күңелендә сакланыр. Ул кешеләр хәтерендә олы йөрәкле укытучы, игелекле кеше һәм зыялы шәхес булып калыр.
Дуслары, хезмәттәшләре, укучылары.