Маяк
+23 °С
Дождь
җәмгыять
19 Июля , 06:00

Ач сереңне, Зәңгәр күл

(Дәвамы). Дүртенче бүлек. Кызы Фәйрүзә өчен ут йотып йөргән Данияне әйтерсең алыштырып куйдылар. Ул ничектер кешегә күтәрелеп тә карамыйча, башын аска иеп кенә йөрер булып китте. Йөгереп фермага эшкә килә. Бозау караучының вазифасына туры килгән эшләрне җиренә җиткереп үти дә кире өенә ашыга.

Ач сереңне, Зәңгәр күлАч сереңне, Зәңгәр күл
Ач сереңне, Зәңгәр күл

-Кая бер чынаяк чәегез бармы? - дип, балкып килеп керә торган хатын хәзер ферма өен дә урап үтә башлады. Төрле сәбәпләр табып, хезмәттәш хатыннар оештырган күмәк чәй табыннарыннан да читләште ул. Чөнки чәе янында “мәе” дә булган бу табын шаукымнарыннан соң кызы янына бер карыш та якын килә алмасын яхшы белә хатын. Соңгы вакытта кызы белән аралары кире җылынып, якынаеп киткән ана моңа сөенеп бетә алмый иде. Үзара серләшер булып киттеләр. Берберсенең хәлләрен белешеп, өй эшләрен дә уртак башкарырга тырыша башладылар. Фәйрүзә кире үз асылына әйләнеп кайткандай тоелды анага. Теге утын сараендагы вакыйгадан соң кызын югалтудан нык куркып калган Дания соңгы вакытларда бик нык уйланды. Фәйрүзәсе бит һич нинди тормыш тәҗрибәсе дә булмаган, әтисез үскән самими бер кыз бала. Аны шушы гадәти булмаган авыр хәлендә читкә кагарга, кыерсытырга һәм иң мөһиме аның “хәле”нә битараф булырга һич тә ярамый бит. Иртәнге кояш нурларына бар күңеле белән ышанып, яңа гына таҗларын ачкан бер чәчкә бит ул. Шушы яктылыкка, матурлыкка гына омтылган багалмасының, йөрәк парәсенең тормышы яңа башланганда күңелен әрнеш, өметсезлек баскан икән, аны бит арытабангы хаталы адымнан үз назы белән бары ана кеше генә коткара аладыр... Балалыктан олы тормыш юлына тәүге адымнарын ясаган кыз хыянәткә тарыган икән, аңа кем ярдәм кулы сузар? Кем әтиләрчә салкын акыл белән төпле киңәшләрен бирер? Кем тормыш юлында сөрлеккән кызның эчке дөньясына керә алып, авыр минутларда аңа сердәшче булыр? Тормыш авырлыкларыннан качып, хәмер парларыннан җиңеллек эзләгән әниме?.. Кызы бит гел әтисе. Суйган да каплаган Сәлимханның үзе. Дөреслеккә омтылучы, беркатлы, ышанучан холыклы иде ире. Шуңа күрә нахакны күтәрергә теләмичә гомере белән саубуллашты бит ул. Дания уйларында үзен котырынган диңгез дәрьясында бәргәләнеп айкалган ялгыз көймә кебек хис итте. Төннәр буе тынгы бирмәгән уйлары аны бик еракларга - ире Сәлимхан белән булган вакыйгаларга да алып китә. Ә бит шунда ныклык күрсәтсә, иренә чат ябышып аны хаталы адымнан саклап калса, бәлки, бүген дә кешечә яшәп ятарлар иде. Фәйрүзәнең дә, бәлки энеләре, сеңелләре булыр иде. Әти тәрбиясе алган булса, бәлки, кызы да ялгыш адымга бармаган булыр иде, кемнәр генә белә? Сәлимханы төнен шыпырт кына өйдән чыгып киткәч, ул бит аның артыннан иярмәде. Дуамал холыклы ирен ялгыш адымнан курчаламады. “Әнә керер, менә керер”- дип, таң атканчы өеннән чыгарга куркып ятты хатын. Тәкъдир кушуы булдымы бу, куркумы, әллә инде күндәм хатыннарда гына була торган “ияртмәгән ир артыннан мәҗбүри иярү килешми” дигән әдәплелек чаткысымы булдымы? - Дания хәзер аңлата да алмас иде. Иртәнгә исә, эш үткән, Сәлимханы мәңгелеккә китеп барган иде... Шушы уйлардан соң, бердән бер кызын нарасыен да югалту турындагы уйлары аңа бер генә мизгелгә да тынгы бирмәде. Ул бу турда хәтта уйларга да курка иде. Ул бит гомере буе шушы кызы өчен яшәде. Кызымны үги әти белән үстермим дип, үзен соратып килүчеләргә дә “юк”тан башканы әйтмәде. Соңгы вакытларда ахирәтләренә ияреп, хәмердән җиңеллек эзләвенең һәләкәткә илтүче хаталы адым икәнен ныклап төшенгән Даниянең антлар иткәнен бу килештән, әлбәттә, үзеннән башка беркем дә белмәде...

Фәйрүзә исә, әтисе Сәлимханнан күчкән дуамал холкын әнисе алдында тагы да бер исбат итеп алды. Көннәрдән бер көнне аналы-кызлы икәү ямьле һәм тәмле итеп кичке чәйләрне эчеп алгач, Дания ягымлы итеп кенә сүз кузгатты: - Кызым, бәлки мин әйтәм, баланы дим, калдырырбыз?.. Кеше сөйләсә, сөйләп торыр шунда... Ил авызына иләк каплап булмый, дигәннәр бит борынгылар да... Фәйрүзәнең мизгел эчендә үзгәргән кыяфәтен күрү белән ана бу сүзне кузгатуына үкенде, әмма соң иде.

Фәйрүзәнең:- Кирәкми миңа хыянәтче баласы! Башкача бу сүзне кузгатма да!.. Минем өчен гарьләнсәң, үзем барам чегән Шәрифәсенә!.. Йә үзем белән бер хәл кылам!...- дип бер тында тезгән сүзләреннән өстәлдәге чынаяклар биешеп киткән кебек булды. Бер мизгелгә зиһене югалып алган Дания өстәлгә тотынып калмаса артына чалкан авасы иде. Кызының кинәт яңгыраган шартлау кебек башланган күңел сызлануларына ни дип җавап бирергә дә кыймады ана кеше. Өйдә авыр тынлык урынлашты. Кичке чәй табынында хасил булган татулык, ана белән кыз арасында барлыкка килгән дустанә мөнәсәбәт мизгел эчендә юкка чыкты. Кызының төн буена мендәр чылатып ятканын ишетеп кайгырган, һәм туктаусыз уйлар өермәсендә кайнаган ана иртәнгә ныклы карарга килгән иде инде. Абзарындагы мал-туарларын карап өенә кергән Дания төрлесен уйлап караватта капланып яткан кызын кисәтүне кирәк тапты:

- Мин Шәрифәгә барып кайтам, кызым, юкка борчылмый гына тор, кайткач барысын да сөйләшербез,- диде ул. Башыңа төшсә, башмакчы буласың икән ул, дигәндәй, кесәсенә өч сум акча салып, бер төенчеккә күчтәнәч төреп, авыл читендәге кар астында утырган тәпәш өйгә карап атлаган ананы тагын да авыр уйлар басты. Кайбер җиңелҗилпе яшәгән авыл кызларының, ирсез хатыннарның Шәрифә-сихерчегә барып “корсак”ларыннан котылып кайтуларын урык-сурык ишеткәне бар иде, әлбәттә. Тик менә бүген шушындый хәлләр үз башына төшәр дип кем уйлаган да, кем юраган? Нәкъ менә шушы мизгелдә ул үзенең бу чиктән тыш адымга барасы килмәвен аңлады. Ике ут арасында калган ананың җаны көйде, бәгыре телгәләнде. Тик өйдәге кызын - Фәйрүзәсен уйлап, аңы томаланган Дания һаман алга атлады.

Кызы ятимлекне белмәсен, әтисезлек ачыларын тоймасын, өсте бөтен, тамагы тук булсын, дип көне-төне ферма эшеннән бушамаган хатын тәрбия эшләреннән читләшеп ялгыштымы әллә? Фәйрүзәсенә иң мөһимен биреп җиткермәдеме соң әллә? Шулайдыр, ямаусыз яхшы кием, тәмле ризык-нигъмәт белән генә бала тәрбияләп булмый икән шул. Хәзер инде бер төрле булып формалашкан бала холкын үзгәртергә дә бик соңдыр. Кызы белән килеп туган шушы хәлләр өчен Сәлимханының рухы рәнҗемәсме аңа? Ниләр эшләргә? Нинди догалар кылырга икән балам өчен? Уйларына “дога” сүзе килеп керү белән сискәнеп китте хатын. “Әстәгъфирулла тәүбә! Ул бит иң мөһим булган нәрсәләрне исеннән чыгарып ташлаган! Аңа бит кичекмәстән көне-төне Аллаһыга ялварырга кирәк. Үксез ятимнәр булып яшәгән үзе өчен дә, кызы өчен дә сорарга кирәк. Аллаһ ярдәменнән ташламас. Кәеф-сафалы тормышка албыргап, мөселманлык мәсләген онытып җибәргән түгелме ул? Соңгы вакытта бар халәтен биләгән, өен баскан күңелсезлекләр дә шуның нәтиҗәсе түгелме икән соң? И-и-и-и, Аллакаем! Менә Лотфый Шәрифәсенә барып кайту белән Зарифулла хәзрәткә барыр әле Дания. Хәзрәттән ире рухына да, үзләренең яшәешенә дә, кызының шушы хәлләрдән исән-имин котылуына да дога кылдырыр. Барысы да яхшы булыр әле, иншәалла. Башындагы уйлар өермәсенең бер юнәлешкә керүеннән тынычланып калган хатын өстеннән ниндидер йөк төшкәндәй җиңеләеп калды. Аяз күктәге кояш җылысыннан да, февраль азагы гына булуга карамастан, ат юлында чыпчык эчәрлек күлләвекләр җыелып ятуын күрүдән дә аның күңеле тагы да күтәрелеп китте. “Яз килә бит, яз килә! Тышның ямьлелеген Фәйрүзәгә дә кайтып әйтергә кирәк. Ул да сөенер яз якынлашуына. Ихата тирәсенә булса да чыгып утырыр,”- дип уйлады ул тагы да тирә-ягына күз салып. Ә карлы салкын кышны үткәреп, язга аяк басарга җыенган дөнья аңа бигрәкләр дә матур булып күренде. Ул ирексездән үзенең дә Фәйрүзәсенә авырлы булып йөргән чакларын исенә төшерде. Ай-һа-а-ай, ул күңелле чаклар! Сәлимхан йөкле хатынын чак күтәреп кенә йөртмәде. Эшеннән ашкынып кайтып керү белән машина маена баткан кулларын да юып тормый, аю кебек дәүмәл килеш килбәте белән Данияне күтәреп алып зыр-зыр әйләндерә башлар иде. Хатын исә, шатлыгыннан чырылдап ирен юрамал битәрли башлый:

- Кит, сантый, нәрсә кылануың бу?!. Кара инде моны, күлмәгемне майга батырып бетердең. Баланы имгәтеп куярсың... Мин хәзер авыр бит, күтәрмә алай...

-Мин сине генә түгел, ә улымны да күтәрәм,- дип һаман шаярыр иде Сәлимханы.

- Нишләптер гел малай дип көтте шул ире. Ә Дания вакыты җиткәч, матур гына кыз бала алып кайтты. Бүгенгедәй хәтерендә, тулгак тота башлагач, хатын белән ир икәүләшеп аптырап калдылар. Кинәт-кинәт кычкырып җибәргән хатынына гаҗиз булып карап каткан Сәлимханны Мөшәрәфә абыстайга йөгертте Дания. Үз эшен яхшы белгән кендек әбисе килгәч кенә өйдә тынычлык урнашты. Сәлимханны өйдән чыгарып җибәрделәр. Гозерле хатынга тыныч кына урын-җир хәстәрләган Мөшәрәфә абыстайның бер туктаусыз сөйләнүе үзе үк бер дәвалау алымы иде:

- Бисмилләәәһир рахмәәәнир рахииим. Хатын-кызның бала табуы - Пәйгамбәребез хуплаган иң изге гамәлләрнең берсе. Аның әҗер-саваплары чиксез. Изге китапта юкка гына әйтелмәгән “Җәннәт аналарның аяк астында”. Әлхәмдүлилләһи шөкер, бер син генә бала тапмыйсың. Коръәни Кәримдә әйтелгән: “Хатын - кыз бала тапканда, беренче авыртуыннан, ягъни беренче тулгагыннан башлап, ахыргача аның бөтен хата-гөнаһларын Аллаһы Тәгалә гафу кыла”- дип. Бала тапкан әни - гөнаһасыз кеше, чөнки ул җир йөзенә гөнаһасыз сабый баланы тудыручы. Дөньяга бала тудыручы мотлак җәннәтле булыр, иншәалла. Кендек әбисенең ниндидер бер илаһи моң көйләгәндәй сөйләнүенә изрәп яткан Дания бер генә кычкырып алды. Әбинең:

- Сөбеханалла - мәшалла! Сөбеханалла - мәшалла! Бигрәк матур кыз булган Иҗатбит бу... Төкле аякларың белән, балакай,- дигән сүзләре аңа томан аша гына ишетелгәндәй булды. Арытабан ул хәтерләми, онытылып йокыга китеп алган, имеш.

Сәлимхан “миңа малай кирәк” дип, кайбер ирләр кебек турсаеп та йөрмәде алай. Киресенчә, зарыгып көткән малай урынына кыз тугач, хатынының да хәле бу килештән яхшы булгач, тагы да ныграк шатланган кебек булды ул чак. Хатын үзе дә ирен шулай куандыра алуына шатланып, бәхетнең җиденче катында гизде. Баланы йола буенча кендек әбисенең тәүге тапкыр салават әйтеп “авызландыруы”, ана белән баланы беренче мунча кертүләре дә хәтерендә Даниянең.

-...Ата - ана йоласы
Пәйгамбәрләр догасы.
Бәхетле бул, тәүфыйклы бул,
Әллә кемнең баласы,
дип, такмаклый-такмаклый яңа туган баланың иреннәренә бал якты кендек әбисе. Татар халкында, имеш, шундый ышану да яши: “яңа туган баланы кем беренче тапкыр авызландырса, бала шуңа охшап үсә”, янәсе. Дания ул чакта моңа чиксез шат иде. Чөнки аның нарасыен авылда иң зур хөрмәткә лаек булган изге күңелле Мөшәрәфә абыстай авызландырды бит. Шулай булгач аның Фәйрүзәсе бәхетле булырга тиеш. Бу һичшиксез шулай булачак! Тагы да: Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен,- диләр халыкта. Менә шушы “багу” дигәнендә генә әзрәк хаталанды бугай шул Дания. Артык ирек биребрәк үстерде, бугай шул кызын. Чебен кугандай, баш тирәсендә кулын селтәп куйган хатын һаман күңелсез уйлардан арынырга тырышты......

Кендек әбисе өч көн торды Данияләрдә. Баладан котылган ана кулына бер эш тә тимәде. Сәлимханы да йөгереп торды, әби дә тәмле итеп мәтрүшкәле, мөртлекле шифалы чәйләрен яңартып кына торды. Ә баланы беренче мунча кертү үзе бер күңелле хатирә булып күңелдә уелып калган. Әбинең нәни генә кызны әйләндерептулгандырып чат та чот каен миллеге белән чабуыннан коты очкан Дания кызын кызганып бер булды. Анысы ичмасам кып-кызыл ит кисәге кебек булып калса да, елап та карамый, рәхәтләнеп тик ята. Кендек әбисенең бала чапкандагы такмакларын да яттан хәтерли Дания:...

-Йөгерә - йөгерә йөргәндә
Тәбәнәк курай кермәсен.
Нәни генә кызыма
Чит-ят күзләр тимәсен!
Аю баласын чабам,
Бүре баласын чабам.
Аю кебек көчле бул,
Бүре кебек җитез бул!

... Өч көннән соң кендек әбисен матур итеп, йола шартларына ярашлы рәвештә озатып калдылар. Әбинең:

-Исән-имин булыгыз, балалар. Кабаттан да килергә насыйп итсен сезләргә бәби туйларына,- дип кылган догаларына гына Сәлимханның көтелмәгән үлеме аркылы килде. Бик авыр иде Даниягә. Тормышта яшисе килмәгән чаклары да күп булды аның. Авыр чакта авыл хатыннары:

-Язмышлардан узмыш юк, диләр бит... Нишлисең, язмышы шулай булгандыр. Үлгән артыннан үлеп булмый. Яшәргә кирәк, кызчыгыңны үстерергә кирәк,- дип, Даниягә киредән яшәп китәргә көч-куәт бирергә тырыштылар. Ярдәм кирәксә, ярдәменнән дә ташламадылар...

(Дәвамы бар).

Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас