

Зур этәргече әтисе, РФнең һәм БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Александр Ким эшен дәвам итүче буларак, яшь җитәкченең бүген авыл территорияләрендә 1750 гектар сөренте җире бар. Әлеге мәйданнарда фермер бөртекле культуралар үстерә. Хуҗалыкта 15 якын техника бар. Аларның саны - елдан-ел арта.
Әйтергә кирәк, булдыклы ир-ат дәүләттән кредит, субсидия алмыйча, үз тырышлыгы белән дөнья көтә. Крестьян-фермер хуҗалыгы быел Сабантуй бәйрәмендә “Сөт терлекчелеген үстерүгә зур өлеш керткән өчен” номинациясендә муниципаль район хакимияте Дипломына лаек булды.
Хуҗалык карамагында 155 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ел башыннан барлыгы 5593 центнер тулай сөт савып алып, узган елгыдан 1450ц артыграк тәшкил итә. Сөт реализацияләү 32,7 ц булып, узган чордан 12,6 ц күбрәк исәпләнә.
Коллектив намуслы хезмәткәрләрдән тора. Механизаторлар Алексей Кучубаев, Динар Мортазин, Андрей Умурьянов, терлекчеләктә уңганнар Урал Рөстәмов, Эрик Калләмиев, Мария Биктуганова кебек хезмәт ияләре хуҗалык таянычы.