

Кайбер кешеләрнең гомере еллар белән генә түгел, ә кылган изгелекләре, хезмәтләре һәм халык күңелендә калдырган якты эзе белән бәяләнә. Алар арабыздан китсә дә, исемнәре вакыт узган саен тагын да кадерлерәк булып яңгырый. Шундый шәхесләрнең берсе – Бөек Ватан сугышы ветераны, күренекле хуҗалык җитәкчесе, Илеш райкомының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Лотфулла улы Рахмановның энесе, РСФСР һәм БАССРның атказанган агрономы, Илеш төбәгенең легендар улы Әсгать Лотфулла улы Рахманов.
Быел, 19 июньдә, аның тууына 100 ел тулды. Бу юбилей – бер шәхеснең генә түгел, ә бөтен бер чорның, фидакарь хезмәтнең, намуслы җитәкчелекнең һәм туган җиргә тугрылыкның юбилее.
Әсгать Лотфулла улы – Бөек Ватан сугышы башлангач, меңләгән илешле белән беррәттән, бер мизгел дә икеләнмичә Ватанын сакларга киткән батырларның берсе. Ул Прибалтика фронтының 16 нчы артиллерия полкында отделение командиры булып хезмәт итә, сержант дәрәҗәсенә күтәрелә. Җиңүдән соң да армия сафларында кала: 1946–1949 елларда Белоруссия ССРының Полоцк шәһәрендәге 41 нче укчы корпусында шофер булып хезмәт итә. Әмма сугыш яралары үзенекен итә – алган җәрәхәтләре аны туган ягына кайтырга мәҗбүр итә.
Ләкин чын каһарманнар өчен хезмәт тә – батырлыкның дәвамы. Туган авылына әйләнеп кайткач, Әсгать Лотфулла улы бөтен көчен авыл хуҗалыгын күтәрүгә багышлый. «Хезмәт кешене бизи», – дигән хакыйкатьне ул үзенең бөтен гомере белән раслап яши.
1942–1944 елларда «Кызыл Байрак» колхозында бригадир булып эшли. Укытучылар җитешмәгән елларда, 1950–1954 елларда, Ишкар җидееллык мәктәбендә балаларга белем бирә. Әмма аның күңеленә җир, иген, басу хезмәте якын була. Шуңа күрә 1956 елдан М.Гафури исемендәге колхозда агроном булып эшли башлый.
Тормыш тиз арада аның оештыру сәләтен, киң карашын, кешеләр белән эшли белүен күрсәтә. 1958 елда Әсгать Лотфулла улы Куйбышев исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләнә. Бу вазифада ул 1987 елга кадәр, утыз елга якын, армый-талмый хезмәт куя.
Әсгать Рахманов җитәкләгән еллар бүген дә сокланып искә алына. Ул җитәкләгән хуҗалык республикада гына түгел, бөтен Советлар Союзында алдынгы тәҗрибә мәктәбе булып таныла. 1978 елда бөртекле культураларның уңышы гектарыннан 41,6 центнер тәшкил итә. Бу чор өчен гаять зур нәтиҗә була. Мондый уңышлар үзеннәнүзе килми. Алар тәүлекнең һәр сәгатен хезмәткә багышлаган җитәкченең, бердәм коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе иде.
Дәүләт тә аның хезмәтен лаеклы бәяли. Әсгать Лотфулла улы Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь революциясе ордены, «За боевые заслуги», «За Победу над Германией», «30 лет Советской армии и флота» медальләре белән бүләкләнә. Аңа «БАССРның атказанган агрономы» һәм «РСФСРның атказанган агрономы» дигән мактаулы исемнәр бирелә.Әмма минем өчен Әсгать абый иң беренче чиратта дәүләт бүләкләре алган җитәкче генә түгел. Ул – киң күңелле, ярдәмчел, олы йөрәкле шәхес.
Балачактан ук аларның гаиләсенең игелеген күреп үстем. Әсгать абый белән Роза апа мине үз кызларыдай якын күрделәр, һәрчак ярдәм кулы суздылар, күңел җылыларын кызганмадылар, фатир алуга да булышлык иттеләр. Мин аларга бүген дә мең-мең рәхмәтлемен. Шуңа күрә Әсгать абый белән чын күңелдән горурланам һәм аны тирән хөрмәт итәм.
Еллар үтә. Бүген Әсгать абыйлар кебек намуслы, гадел, дәүләт һәм халык мәнфәгатен шәхси файдадан өстен куйган җитәкчеләр турында сагынып кына сөйлибез. Әмма күңелемдә һәрчак бер сорау яшәде: аның якты истәлеген мәңгеләштерү өчен мин нәрсә эшли алам? Бу уй мине озак еллар озатып йөрде. Һәм, ниһаять, җавабын таптым. Әсгать Лотфулла улы Рахманов исемен Түбән Череккүл мәктәбенә бирү тәкъдимен күтәреп чыгарга булдым.
Әлеге мөрәҗәгать белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка һәм Илеш районы башлыгы Илдар Иршат улы Мостафинга яздым. Икесе дә тәкъдимне зур игътибар белән карадылар һәм уңай җавап бирделәр.202
6 елның 9 июнендә Республика йортында комиссия утырышы узды. Анда Түбән Череккүл мәктәбенә Әсгать Лотфулла улы Рахманов исемен бирү турында карар кабул ителде. Әлеге Указга Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров кул куйды. Документлар рәсми рәвештә кайтып җиткәч, Аллаһы боерса, мәктәп бөек якташыбыз исемен йөртәчәк. Бу вакыйганың яңа уку елына – 1 сентябрьгә кадәр тормышка ашуына зур өмет баглыйм.
Бу минем өчен гади генә рәсми эш түгел иде. Мин башлаган эшемне һәрчак ахырына кадәр җиткерергә өйрәнгән кеше. Әсгать абый кебек шәхесләрнең исеме киләчәк буыннар хәтерендә яшәргә тиеш дип саныйм. Чөнки тарих китапларда гына түгел, кешеләрнең күңелендә дә саклана.
Әсгать Лотфулла улы белән Роза апа өч баһадир ул – өч очучы тәрбияләп үстерделәр. Аларның һәркайсы гаилә горурлыгы булды. Кызганычка каршы, уллары Рәшит кенә бу дөньядан иртә китте. Аларның урыннары җәннәттә булсын.
Бүген, Әсгать Лотфулла улы Рахмановның 100 еллыгы көннәрендә, аның якты рухы алдында баш иям. Аның хезмәт юлы – яшь буын өчен намус, хезмәт сөючәнлек, туган җиргә тугрылык һәм кешелеклелек дәресе. Мондый шәхесләрнең исеме югалмый. Алар халык хәтерендә яши.
Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы Мостафинга ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Аларга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм халкыбыз хакына башкарган игелекле эшләрендә яңадан-яңа уңышлар телим.
Әсгать Лотфулла улы Рахмановның исеме мәктәп диварында гына түгел, халкыбыз күңелендә дә мәңге яшәсен.
Светлана ИМАМОВА. Югары Яркәй авылы.