

Чара 20 парны берләштереп, бердәмлек һәм дусларча аралашу атмосферасы тудырды. Яшь парлар 3 ай дәвамында тренингларга, гаилә консультацияләренә йөрделәр, аларда сәламәт коммуникацияләр төзүне, кризисларны җиңүне һәм конфликтлар белән идарә итүне үзләштерделәр.
Катнашучыларның туганнары һәм балалары, проект командасы, шулай ук матур яшәгән гаиләләр кичә кунаклары булды.
Фестивальнең программасы бай һәм төрле иде. Матур итеп бизәлгән залда һәр кунак проектта катнашучыларның гаилә фотоларыннан оештырылган фотокүргәзмә белән якыннан таныша алды.
Арытаба барлык җыелучылар өчен гаилә һәм никахның мөһимлеге турында йомгаклау лекциясе узды.
Чараның төп моменты-үпкәләрне кичерү, бердәмлек касәсе, мәхәббәт һәм тугрылык антларын раслау һәм имзалаудан торган никахны яңарту тантанасы. Тантананы проект җитәкчесе Илсөяр Павлова тормыш иптәше Алексей Владимирович белән бергә матур итеп алып барды.
Чарада проектта катнашучыларның балалары белән башкаруындагы матур музыкаль номерлар һәркем күңеленә хуш килде. Залда чын бәйрәм, җылылык һәм рәхәтлек атмосферасы хөкем сөрде. Мәдәният сарае артистларының күңелле җырлары астында парлар акрын биесә, кайберләре төрле конкурста үзен сынады.
Проектта катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр, ә яшь гаиләләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясаган өлкән яшьтәге парларга «Үрнәк гаилә» Дипломнары тапшырылды.
Чара ахырында фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар фуршет өстәле янында чәй эчеп, тәм-томнар һәм иң тәмле торт белән сыйланды.
Әйткәндәй, Президент грантлары фонды конкурсына гаризалар бирү активлыгы буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында ел саен рейтингның беренче бишлегенә керә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров: “Башкортстанның Президент грантлары фонды конкурсларында беренче урыннарны алуы – ул, барыннан да элек, гамәлгә ашырылган проектларны бәяләү һәм аларның социаль нәтиҗәсе буенча республикага ышаныч күрсәткече. Әлегә кадәр федераль грант конкурсларында үз көчләрен сынап карамаганнарга “Президентскиегранты.рф” сайтын өйрәнергә киңәш итәм. Җәмгыять өчен яхшы һәм файдалы эшләргә акча сорарга оялмагыз – фондлар шуның өчен булдырылган да инде”, – ди.
Айгөл СӘЕТГАЛИЕВА, проектны мәгълүмати озата бару буенча белгеч.