Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
24 Июля , 07:00

Каләме белән кешеләр күңеленә юл салды

Тормыш юлында очраган һәр кеше хәтердә калмый. Ә менә һөнәрнең асылын аңларга, үз көчеңә ышанырга өйрәткән остазлар күңелдә мәңгелек эз калдыра. Минем өчен Гөлфинә Мирзаян кызы СӘЛИМОВА нәкъ шундый шәхес. 

Каләме белән кешеләр күңеленә юл салдыКаләме белән кешеләр күңеленә юл салды
Каләме белән кешеләр күңеленә юл салды

2006 елда «Маяк» гәзите редакциясенә эшкә килгән яшь белгечне ул ихлас күңел белән каршы алды, журналистиканың нечкәлекләренә өйрәтте, һәрчак төпле киңәшләре белән ярдәм итте. Шуңа күрә бу юлларны мин олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән язам.

Район матбугаты тарихы – аны иҗат иткән кешеләр тарихы. Гәзитнең һәр саны артында үз һөнәренә тугрылыклы, укучы ышанычын кадерләгән шәхесләр тора. Шундыйларның берсе – ветеран журналист, Русия һәм Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, С.Поварисов ис. премия лауреаты, алты китап авторы Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимова. Ул өч дистә елдан артык гомерен «Маяк» район гәзитенә багышлап, басманың үсешенә һәм абруен күтәрүгә зур өлеш кертте.

Гөлфинә Мирзаян кызы 1951 елның 24 июлендә Яңа Нәдер авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук күңелендә журналист булу хыялы туа. Ул елларда авыл кызы өчен бу һөнәргә юл җиңелләрдән булмаса да, сүзгә мәхәббәт аны сайлаган юлыннан тайпылдырмый.

Базытамак урта мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын мәктәптә эш башкаручы булып башлый, соңрак укытучы булып эшли. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, оештыру сәләте аны 1976 елда район партия комитетының агитация һәм пропаганда бүлегенә инструктор вазифасына алып килә. Әмма күңелендәге иҗат дәрте көчлерәк була. 1979 елның апрелендә ул үз теләге белән «Маяк» гәзите редакциясенә хәбәрче булып күчә. Шул көннән башлап аның хезмәт юлы редакция белән аерылгысыз бәйләнә.

Хәбәрче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, соңрак мөхәррир урынбасары булып эшләгән елларда ул район тормышының елъязмасын иҗат итә. Бу чорда журналист хезмәтенә таләпләр аеруча югары була. Басмада урын алган һәр сүз өчен җавап тотарга туры килә. Шуңа күрә Гөлфинә Мирзаян кызы материал әзерләгәндә һәр фактны җентекләп өйрәнә, белгечләр белән киңәшләшә, теманың асылына төшенергә омтыла. Аның өчен тизрәк язып өлгерү түгел, ә дөреслеккә ирешү мөһим була.

Авыл хуҗалыгы темасы аның иҗатында аерым урын били. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, республика галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, җитештерүдәге яңалыкларны һәм көнүзәк мәсьәләләрне укучыга аңлаешлы итеп җиткерә белә. Аның язмаларында коры саннар гына түгел, хезмәт кешесенең язмышы, авылның сулышы, җиргә мәхәббәте дә чагыла.

Журналистиканың төрле жанрларында иркен эшли ул. Аналитик мәкаләләр, интервьюлар, «түгәрәк өстәл»ләр – һәркайсында тирән фикер, төгәллек һәм кешеләргә хөрмәт сизелә. Шуңа күрә Гөлфинә Мирзаян кызының язмаларын райондашлар һәрчак көтеп ала, кызыксынып укый.

Минем өчен исә ул, иң беренче чиратта, остаз булып калды. Материалдагы җитешсезлекләр өчен беркайчан да кырыс сүз әйтмәде. Киресенчә, сабыр гына һәр җөмләнең, һәр фикернең асылын аңлата, аны ничек төгәлрәк һәм үтемлерәк итеп җиткерүгә мөмкинлеген күрсәтә иде. Журналистикада вак-төяк нәрсә булмавын, һәр сүзнең үз урыны, һәр фактның ныклы нигезе булырга тиешлеген өйрәтте. Яшь журналист өчен мондый мөнәсәбәт бәяләп бетергесез мәктәп булды. «Синең кулыңнан килә, булдырасың», – дигән сүзләре күңелемдә бүген дә яңгырый. Остазымның шул ышанычы миңа үз көчемә ышаныч өстәде, һөнәри юлымда ныклы терәк булды.

Еллар узса да, редакция белән араларны өзмәде. Бүген дә аның төпле киңәшләре, бай тормыштәҗрибәсе, гадел фикере күп мәсьәләләрдә юл күрсәтә. Үзе тәрбияләгән яшьләрнең уңышларына ихлас сөенә белүе дә аның киң күңелле, кешелекле шәхес булуын тагын бер кат раслый.

Лаеклы ялга чыккач та, Гөлфинә Мирзаян кызы иҗаттан аерылмады. Киресенчә, бу чор аның өчен яңа мөмкинлекләр ачты. 2014 елда район гәзитенең 80 еллыгына багышланган «Маяк»ка – 80 яшь» китабы дөнья күрде. Басманың тарихын, төрле буын журналистларының хезмәтен туплаган бу хезмәт редакциянең бай мирасын саклап калуда зур әһәмияткә ия.Шуннан соң ул әдәби иҗатка җитди алынды. Хикәяләре һәм повестьлары республика һәм район басмаларында даими басыла, китаплары укучыларга барып ирешә. Әсәрләренең нигезендә – авыл кешесе, аның рухи дөньясы, тормыш сынаулары һәм кешелеклелек кебек мәңгелек кыйммәтләр. Шуңа күрә иҗатын райондашлары аеруча яратып укый.

Бүген Гөлфинә Мирзаян кызы җәмәгать тормышының үзәгендә кайный. «Балкыш» әдәби берләшмәсен җитәкли, башлап язучыларга ярдәм итә, мәктәпләрдә иҗади очрашулар үткәрә, районның мәдәни тормышында актив катнаша. Үткән ел «Тулпар» журналы белән берлектә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган улы Айдар Тимерханов истәлегенә үткәрелә торган «Батыр яуда сынала» республика иҗади конкурсының спонсоры булды. Җәмәгать эшчәнлеге өчен ул «Хатын-кыз – милләт анасы» медале белән бүләкләнде.

Моннан тыш, редакция ветераннар оешмасын җитәкләп, өлкән буын вәкилләренең мәнфәгатьләрне яклауга, аларны берләштерүгә, рухи һәм мәдәни чараларга җәлеп итүгә зур өлеш кертә. Тормыш тәҗрибәсе, кешеләр белән уртак тел таба белүе аңа бу җаваплы эшне дә нәтиҗәле алып барырга ярдәм итә. Иҗади хезмәте дә игътибардан читтә калмый. Ул берничә ел рәттән «Маяк» гәзитенең лауреаты булды. Бу аның каләм осталыгына, укучылар белән бәйләнешенең ныклыгына, басмага керткән өлешенә бирелгән лаеклы бәя.

Гөлфинә Мирзаян кызының тормыш юлы – һөнәргә тугрылык, кешеләргә хезмәт итү һәм иҗатка мәхәббәт үрнәге. Ул язган мәкаләләр генә түгел, үзе тәрбияләгән яшь журналистлар да – аның хезмәтенең лаеклы дәвамы.

Бүген Гөлфинә Мирзаян кызы күркәм 75 яшьлек юбилеен билгели. Бу – гомер юлына нәтиҗә ясау чоры гына түгел, ә башкарылган хезмәтнең кешеләр күңелендә яшәвен раслаучы матур бәйрәм.

Хөрмәтле Гөлфинә Мирзаян кызы!

«Маяк» гәзите редакциясе коллективы һәм ветераннар оешмасы белән cезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез.

Өч дистә елдан артык гомерегезне район матбугатына багышлап, укучылар күңелендә тирән эз калдырдыгыз. Үзегезнең намуслы хезмәтегез, гаделлеккә тугрылыгыгыз, яшь журналистларга күрсәткән остазлык ярдәмегез, иҗатка мәхәббәтегез өчен Сезгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Сезнең язмалар бүген дә укучылар тарафыннан җылы кабул ителә, китапларыгыз үз укучысын таба, ә төпле киңәшләрегез безнең өчен һаман да зур терәк булып кала. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның кадерхөрмәтен тоеп, иҗат дәртегезне сүрелдермичә озын-озак еллар яшәргә язсын. Каләмегезнең үткенлеге кимемәсен, йөрәгегездә туган яңа әсәрләрегез белән укучыларыгызны тагын озак еллар сөендерергә насыйп булсын. Юбилеегыз мөбарәк булсын!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас