Маяк
+20 °С
Ясно
җәмгыять
25 Июля , 07:00

Ана йөрәге - гаилә терәге

Район Сабантуй бәйрәмендә күп балалы аналарга «Ана даны» медале тапшырылды. Бу мәртәбәле бүләк балаларын мәхәббәт һәм җаваплылык белән тәрбияләп, гаиләсендә әхлакый мохит булдырган, аларның үсеше өчен һәрьяклап көч куйган аналарга бирелә.

Ана йөрәге - гаилә терәгеАна йөрәге - гаилә терәге
Ана йөрәге - гаилә терәге

Быел әлеге бүләккә лаек булучылар арасында Түбән Яркәй авылында яшәүче Альмира Рәвис кызы Сангова да бар.

Альмира ханым үзе дә күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Ул Дөмәй авылында дүрт ир бала арасында бердәнбер кыз булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк тату гаиләдә хезмәт сөючәнлеккә, олыларны хөрмәт итәргә, җаваплылыкка өйрәнеп үсә. Мәктәп елларында алган тәрбия һәм гаилә җылысы аның киләчәк тормыш юлын билгели.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Альмира Рәвис кызы 86 нчы һөнәри лицейда бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Тормыш иптәше Диләвәр белән язмышларын бәйләгәннән соң, алар Түбән Яркәй авылында үз йортларын төзеп, ныклы нигезле, тату гаилә коралар.

Бүген Санговлар гаиләсе биш бала тәрбияли. Олы кызлары Азалия Башкорт дәүләт медицина университетының икенче курсында белем ала. Әминә белән Аиша Югары Яркәйдәге гимназиядә тырышып укыйлар. Гаиләнең иң кечкенәсе Ислам Түбән Яркәйдәге «Баланы үстерү үзәге – балалар бакчасы»на йөри.

Альмира Рәвис кызының ана йөрәге аеруча зур сабырлык һәм көч таләп иткән сынауларны да лаеклы үтә. Ул сәламәтлеге чикләнгән икенче кызы Алинаны зур мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм күңел җылысы белән тәрбияли. Ана назы, игътибары һәм өзлексез хәстәрлеге һәр баласына тигез бүленә.

Күп балалы гаиләдә балаларны тәрбияләү – зур хезмәт кенә түгел, ул күңел киңлеге, сабырлык һәм чиксез мәхәббәт тә таләп итә.

Альмира Сангова үзенең тормышы белән шул хакыйкатьне раслый. Балаларының бәхете өчен янып яшәгән, гаилә учагын җылытып торган ананың «Ана даны» медаленә лаек булуы – аның күпьеллык фидакарь хезмәтенә бирелгән югары бәя.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас