

Ул 1988 елда туган хуҗалыгында хезмәт юлын башлый һәм әлегәчә тырышып эшли.
Хезмәт энергиясе ташып торган тырыш механизатор үз бурычын төгәл һәм вакытында башкара. Эшләгән дәверендә үзен намуслы хезмәткәр итеп танытты, техникасын һәрвакыт төзек һәм чиста йөртә. Әйткәндәй, Рәмил Рафаил улы ел әйләнәсенә үзе хезмәтләндергән “МТЗ82” тракторында Иләкшиде фермасында тирес чыгару белән мәшгуль өзеклекләргә юл куймый. Тырыш, җаваплы, тәҗрибәле – кооператив җитәкчелеге тарафыннан Рәмил Латыйповка әнә шундый бәя бирелде. Шул сыйфатларга ия булмасаң, авыл хуҗалыгында нәтиҗәле эшләү мөмкин түгел.
Гаиләсе белән дә бәхетле Рәмил Рафаил улы. Тормыш иптәше Гөлназ белән Иләкшиде авылында күркәм йорт тергезеп керәләр. Гомерлек юлдашы магазинда сатучы булып эшли.
Туган хуҗалыгында күпьеллык фидакарь хезмәт салган Рәмил Латыйпов район Сабантуенда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.