

Тормыш юлында шатлыкларын да, авырлыкларын да бергәләп кичергәннәр. Бер-берсенә кирәк, терәк булганлыктан, гаилә корабы язмыш дулкыннарында челпәрәмә килмәгән.
Гаилә башлыгы – Иске Татыш авылыннан. Укытучы булу теләге Сәгыйть Муллаәхмәт улын Бәләбәй педагогия училищесына алып килә. Уку йортын уңышлы тәмамлаган яшь белгеч үз авылы мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Ул чорда Иске Татыш сигезьеллык мәктәбе районның алдынгы педагогик коллективлары рәтендә була. Биредә тырышып эшләп, директор урынбасары вазифасына үрләтелә. Арытаба оештыру сәләтенә ия, тәҗрибәле җитәкче Яңа Аю сигезьеллык мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә. Күп тә үтми педагогка Игмәт сигезьеллык мәктәбе директоры вазифасын ышанып тапшыралар. Әйтергә кирәк, тынгысыз, эзләнүчән, инициативалы мөгаллим һәр җирдә үзе җитәкчелек иткән коллективы ихтирамын яулый. Яңа Аю урта мәктәбе директоры булып билгеләнгәч тә укытутәрбия эшләрен алып баруда, оештыруда осталык, сәләт күрсәтә. Югары белем алырга да вакыт таба – читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.
Сәгыйть Муллаәхмәтовның тырышлыгы, яулаган казанышлары бәһаланып тора. Киләчәк буынны укыту һәм тәрбия эшендә уңышлары өчен “Фидакарь хезмәте өчен” медале, Русия Федерациясенең “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы”, “Русия Федерациясенең атказанган укытучысы” дигән югары исемнәр алуга ирешә.
Өстәвенә, сәнгатькә гашыйк, бию осталыгына ия педагог мәктәптә үзешчән сәнгать драма түгәрәге оештырып җибәрә. Алар тарафыннан куелган И.Абдуллинның “Башмагым”, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, Н.Исанбаевның “Фәйзи” һ.б. бик күп спектакльләр тамашачы күңелен яулый. Директор җитәкчелегендәге халык бию ансамбле районда гына түгел, республикада танылу ала. Ансамбль әгъзалары Ф.Гаскәров исемендәге призга оештырылган конкурста лауреат исеменә лаек була. С.Муллаәхмәтов 20 ел дәвамында район халык биюләре ансамбле солисты була һәм чит илгә - Германиягә, Русиянең Мәскәү, Екатеринбург, Санкт-Петербург шәһәрләренә гастрольләргә чыга.
Тормыш иптәше - Ярмәкәй районы сылуы Венера Нәгыйм кызы да укытучы һөнәрен сайлап, гомере буе балаларга аң-белем бирә. Танышу, мәхәббәт тарихлары үзенчәлекле бу парның. Бәләбәй педагогия училищесында укыган елларда Венера ханымга Яңа елда Карсылу булырга тәкъдим итәләр, ә Кыш бабай ролен Сәгыйть Муллаәхмәт улы башкара. Сәхнәдә күңелле тамаша оештырып, Карсылу белән Кыш бабай танышып китә һәм менә шул көннән алып, 65 ел тормыш сукмагыннан бергә тату атлыйлар. Икесе дә сәнгать дөньясыннан аерылгысыз булганлыктан, бию ансамбле составында гаилә белән чыгыш ясыйлар, гастрольләрдә дә гел бергә булалар. Парлашып башкарган рольләре дә бихисап, “Зәңгәр шәл” пьесасында – Мәйсәрә һәм Булат, “Галиябану”да – Галиябану һәм Хәлил һ.б. спектакльләрдә төп рольләрне уйныйлар. Венера Нәгыйм кызы - 40 еллык хезмәт стажына ия, абруйлы, күп санлы Мактау грамоталарына лаек укытучы-методист. Күкрәгендә “Ана даны” медален горур йөртүче газиз әни дә.
Муллаәхмәтовлар 5 балага гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Алар бүгенге көндә һәркайсы гаиләле, үзаллы тормыш көтәләр. Тик, кызганычка каршы, кайгы җилләре бу гаиләне дә урап үтмәде: аяусыз чир өлкән уллары Радик белән кызлары Эльвираны берничә ел элек безнең арабыздан алып китте. Бу дөньяда әти-әни өчен үз баласын югалтудан да ачырак кайгы юк. Язмыш тез астына сукканда да Муллаәхмәтовлар сыгылып төшмәделәр, яшәү көче таптылар.
Кызлары Лариса, Светлана - әни-әтиләре эстафетасын кабул итеп, укытучылар династиясен дәвам итүчеләрдән. Уллары Альберт гаиләсе белән төп йортта яши, эшкуарлык белән шөгыльләнә.
Балалар игелеге, оныклар куанычы күреп яши Муллаәхмәтовлар. Сәгыйть Муллаәхмәт улы һаман актив тормыш позициясе алып бара - Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе, төзекләндерү эшләрендә, мәдәни чаралар уздыруда башлап йөрүче инициаторларның берсе. Яңа Аю авылындагы «Нур» мәчетендә имам-хатыйп булып тора. Сәгыйть абый спортка да битараф түгел – кышын чаңгыда шуса, башка вакытларда мәктәп стадионында гимнастика ясый, йөгерә.
Изге һөнәр ияләре, бәхет төшенчәсен һәръяклап үрнәкле, сокландыргыч пар, тергезгән дөньялары, күркәм тормыш алып барулары белән дәлилли.
Лира КӘБИРОВА.