Маяк
+23 °С
Ясно
җәмгыять
26 Июля , 07:00

Ач сереңне, Зәңгәр күл

(Дәвамы). Тәрәзә өлгеләренә кадәр яртылаш кар каплаган Шәрифәнең өе Данияне күңелсез каршылады.

Ач сереңне, Зәңгәр күлАч сереңне, Зәңгәр күл
Ач сереңне, Зәңгәр күл

Әби шушы араларда салкын тидереп “ләх” булып чирләп ята, имеш. Даниянең башыннан шулчак: “Кара син аны, сихерчеләр дә гади кешеләр кебек чирли икән”,- дигән уй йөгереп үтте. Гозерен аңлаткан хатынга Шәрифә берәр атнадан килеп карарсың диде. Бер атна үткәч, тагы дүрт-биш көн көттерде. Кыскасы, унбиш көннәр үткәч кенә кызны алып килергә ризалык биргән кортка мотлак төнлә генә килергә кушып кайтарып җибәрде Данияне. Бу хәбәрдән бер шатлык та кичермәде ул. Киресенчә, Фәйрүзәсе өчен дә, тумас бала өчен дә кара кайгыга баткан ана нишләргә дә белми изаланды. Белгән догалары белән Аллаһы Тәгаләгә ялварудан туктамады. Кабул булыр аның догалары, мотлак кабул булыр, иншәалла. Мөшәрәфә абыстай да әйтә иде бит: “Иң беренче чиратта ана кешенең баласына кылган догасы һәм дә мосафирныкы кабул була, ихлас нияттән дога кылыгыз”, - ди торган иде. Бары тик ышанырга гына кирәк, чын күңелдән инанырга кирәк...

Бишенче бүлек

Җир шары билгеле бер канунга буйсынып әкрен генә әйләнә дә әйләнә. Ул үзендә гомер сөргән кешеләрне берчә җылы җәйләргә алып килә, берчә мул уңышлы алтын көзләр белән шатландыра, бер карасаң, ап-ак кышлар бүләк итә, яки ямьле язлары белән күңелләрне җилкендерә. Менә тагын тышта яз галәмәте. Ул бар җирдә дә чагыла. Бүлмәнең тәрәз пәрдәләрен тартып кына язгы кояш нурларыннан качып булмый икән. Яз чаткылары бар дөньяны басып алган. Кояш нуры, әрсез кунак булып, энә күзедәй тишектән дә, пәрдә ярыкларыннан да үтеп керә, күзләрне чагылдырып шаяра. Яз үзенең котылгысыз яме белән хәтта кешенең бар булмышын, яшәешен биләп алган. Ул рөхсәт сорап тормый, бикле күңелләрне дә ачып керә. Озын кыш буена янәшә йөреп, бе-берсенә игътибар да итмәгән, бер-берсен күрмәгән җаннарны мизгел эчендә гыйшык утында яндыра башлый. Күңелләрне иләс-миләс иттерә, башларны саташтыра. Мәңге авызыннан сүзен тартып алып булмаган әпәләү кешеләрне чәчән итә. Колагына аю баскан моңсыз адәмнәрне дә җырчы итә. Кыскасы, яз - ул яз инде. Аны елның башка бер мизгеле белән дә алыштырып булмый...

Хастаханәдә чираттагы эш көне башланды. Оператив киңәшмәне кыска тоткан баш табиб кичтән билгеләнгән план буенча һәммә күрсәтмәләрне биреп бүлек мөдирләрен эш урыннарына йөгертте. Төнге кизүдә булган табибларның язмаларын караштырып, үзенең көндәлек эш графигына күз салып алгач, нәрсәгәдер көрсенеп алды да тәрәзә төбенә килеп басты. Түбә кыегыннан тамган елгыр тамчылар тәрәзәнең тышкы яктагы калай авышлыгына тып-тып итеп килеп төшәләр дә, чәчрәп китеп меңләгән вак тамчылар хасил итәләр. Кояшта чәчрәгән көмеш тамчылардан тәрәзә өлгесенә салават күпере эленгән. Ул вакытта да шулай яз иде бит дип, уйга баткан табиб хатын тагы да көрсенеп куйды һәм авылдагы Әни ни хәлләрдә икән?.. Зәңгәр күлнең өсте ачыла башладымы икән?..Җиденче мартта кайтып, ашык-пошык кына бәйрәм белән тәбрикләп килгән иде дә килүен... Ул кайтуга да хәзер бер ай вакыт үтеп бара. Нәрсә сөйләшкәннәре дә хәтерендә түгел. И, бер чынаяк чәй артында ни турында гына сөйләшәсең бу килештән. Өлкән кешенең уенда шул бер нәрсә инде, бердәнбер кызын бәхетле итеп күрәсе килә аның да. Һәркемнең бәхет турындагы төшенчәсе үзе күргәнчә шул... Яшьли ирсез калып гомере буе ялгызы гына бала баккан әнисе Даниягә, кызын ничекләр булса да ирле итәсе бик тә килә иде... Аны да аңлап була. Бар анага да үз кызын ирле, гаиләле итеп күрәсе киләдер шул, тупылдатып оныклар сөясе киләдер... Өстәвенә, баласы минем кебек кырыкка якынайган, картаеп барган кыз да булса, йөрәкләре янадыр шул...”

-Кызым ния үзеңә бер тиң тапмыйсың? Гомерең үтә бит заяга. Чибәрсең, килмәгән җирең юк. Аннан кире, эш урының да бик әйбәт. Бер сүзем дә юк. Тик бит, хатын кызның бәхете ирдән, балакаем... Ялгыз хатынга шайтан ияләшер, дигәннәр борынгылар. Гаиләле булсаң, минем дә карт күңелем тыныч булыр иде бит,- дип тезә ана алдан уйлап йөргән сүзләрен. “Уф, башланды инде тагын” дип уйлап куйган кыз әнисенең сорауларына сорау белән җавап бирә:

- Менә, әни, син үзең гомер буе ялгыз яшәдең, сиңа шайтан ияләштеме?

- Нишләп мин ялгыз булыйм, минем бит янымда кызым бар иде, менәтерә бер кызык,- дип һаман үз сүзен бирми әнисе. Кыз да калышмый:

- Менә, әни, хатын - кызның бәхете ирдән дисең, ә бәхетсезлеге дә ирдән түгелме икән әле, кем белә?

- Кит, балам, алай чыкмаган бәхет кояшыңа кара болыт юрама. Мөшәрәфә абыстай әйтә торган иде: “Хатын-кыз изге зат, үз язмышын ничек юраса, фәрештәләр шуны аның алдына куяр”- дип, мәрхүмкәем, урыны оҗмахның түрләреннән булсын аның, иншәалла...

Фәйрүзә үзе дә аңлый, ул бар дөньяңны онытып, карап тормалы чибәр хатын. Артыннан аз йөгермәделәр. Оятсыз тәкъдимнәр белән якынаерга маташучы ир ишарәтләре дә булды анысы. Тик беренче күргәндә үк күзләрен майландыручы азгын ирләргә ул бер генә нәфрәтле карашын ташлый. Тегеләр шунда ук үз асылына кайтып, мескен бер кыяфәттә торып калалар. Фу-у-у, искә дә төшерәсе килми шуларны...

- Штубы икенче кайтуыңа бер кияү апкайтып күрсәт, ишетсен колагың ,- дип сүзен ярым шаяру белән йомгакларга итә әнисе Дания.

- Ярар алып кайтырмын, ничәү кирәк?- дип, үзе дә сүзне шаяруга борган кызына хәтере калган ана бөтенләй чоланга ук чыгып китә дә, таслар, бидрәләрен шалтыратып йөри башлый... - Фәйрүзә Сәлимовна!

- ?...

- Фәйрүзә Сәлимовна!...

- Уйларына чумган баш табиб сәркәтиб кыз Зөлфиянең эндәшүенә игътибар да итми тора икән ләбаса!

- Әү! Әү, Зөлфия, нәрсә булды?

- Зам Фатыйхов абый сорый, иртәнге обходка көтсеннәрме сезне

? -Юк, юк, Халит Салиховичка әйт, үзләре генә үткәрсен, өченче палатадагы ханымның анализ нәтиҗәләре әзер булу белән, миңа өстәлгә китерсеннәр. Зөлфия, тыңла монда, водительне тап, тиз генә кабинетка килсен...

Бераздан һаман булса уйга чумып торган ак халатлы хатын ишек шакыган тавышка сискәнеп китте һәм тиз генә урынына килеп утырды. Яртылаш ачылган ишек аравыгына башын тыккан шоферы Айдарга кулы белән ишарәләп керергә кушты.

-Машина багыңны тутырып куй да менә бу язу белән өч гөлләмә алып кил.

- Нинди чәчкәләр?- дип сүз башлаган егетне карашы белән ярты сүзендә туктатып баш табиб кисәтүле тонда сүзен дәвам итте:-

Кайчан сабыр гына кешене тыңлап торырга өйрәнерсең икән син, Айдар?! Нинди гөлләмә бирәләр, шуларны алырсың... Анда барсы да хәл ителгән... Адресны беләсең... Монда тотып кермә, машинада торсын...

- Нәрсә машинада торсын, Фәйрүзә Сәлимовна?!

- Чәчкәләр... Чәчкәләр,- дим...

-И-и-и, Айдар, нәрсә тупить итәсең, йокың туймадымы әллә?!

-Төштән соң Кызылъяр авылына чыгарбыз... Юлда берәр кибеткә туктап кирәкяраклар алырбыз шунда...Бар, эшләреңне төгәлли тор. Сәгать уникегә как штык монда бул.

Шоферы чыгып киткәч, сумкасындагы кечкенә көзгесен чыгарып йөзенә бер генә күз салырга өлгерде ул. Мәңге тынып тормый торган телефон янә өстәлдә биеп-биеп шалтырый башлады. Башына: ”Шулай инде, район үзәк дәваханәсенең баш табибы кабинетында тынычлык табармын димә,”- дигән уй йөгергән Фәйрүзә Сәлимовна туктаусыз кычкырган телефонның үзенчәлекле тавышыннан шунда ук аңлап алды: “Министрлыктан шалтыраталар!” Баш табибның кулындагы телефон трубкасында капиталь ремонт эшләрен курировать итүче министр урынбасары Сарьяновның бер-бер артлы катгый сораулары яңгырады:

-Нишлисез анда, Фәйрүзә Сәлимовна, сметаны кабат карадыгызмы?! Вакыт кысыла! Бөтенләй акчасыз торып каласыз бит!

Быел хастаханәнең дүртенче санлы иске корпусына капиталь ремонт керергә тиеш. Шушы ремонт эшләренә сметаны кабат карарга кушалар икән. Аңлады баш табиб, болай да аз сумманы һаман кыскартырга чамалыйлар. Алдагы атнага үзе башкалага барып чыгарга ышандырып, чак котылды ул министр урынбасарыннан. Көне буе тынып тормаган хастаханә шаукымыннан арынып арткы ишектән машина янына чыккан Фәйрүзә иркен итеп тын алды. Нинди рәхәт... Язгы саф һава тын юлларын иркенәйтеп, башларны әйләндереп җибәргәндәй булып китте. “Туктаусыз шалтыраган әрсез телефон да, министр урынбасары Сарьянов та юк монда. Чир-чорга тарыган авыруларның мәңге бетмәс сукранулары, әрләшүләре, табибка керергә торучыларның озын чиратлары, персоналның кичекмәстән хәл итәргә кирәк булган эреле-ваклы проблемалары, дару исе баскан тынчу коридорлар - барсы да бер мизгелдә юкка чыкты. Бар халәтне җиргә ашкынып-шашып килгән ямьле яз шаукымы биләде. Фәйрүзәнең алдында һәрбер борылышларына, чокырсикәлтәләренә кадәр таныш булган язгы юл җәйрәп ята, ә юлның икенче башында туган авылы Кызылъяр көтә. Шәһәр район күләмендә генә булса да, ыгы-зыгысы тәкатьне корытып ташлый. Барыннан да тизрәк качарга теләгәндәй, шоферына җәһәтләп кузгалырга кушкан хатын арткы утыргычка кереп чумды да кабат уйлар дәрьясында тибрәлә башлады...

“Теге вакыт корсагындагы авырыннан бушангач, Шәрифәнең өендә бер төн дә кунарга теләмәде ул.

- Әнекәем, калдырма мине монда!... Калдырма мине монда! - дип, итәгенә ябышкан кызын кызганган ананың күзләреннән туктаусыз яшь акты. Әллә җан ачысы белән кичергән авыртынулардан һушын югалткан, әллә йөгеннән бушанудан психологик көчергәнешлек кичереп арудан йокыга талган кызын әнисе Дания кул чанасы белән сөйрәп алып кайткан, имеш. Фәйрүзә бу тиклемен инде үзе дә хәтерләми. Бары соңрак әнисе сөйләгәннәрдән генә белә иде. “ Ярый әле Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән сине алып кайтып китәсе иткәнмен, балам. Авылга шул кичне бит чегәннәр таборы сугылды. Аларны беләсең, постойга Шәрифәгә туктыйлар.Бүгенгедәй хәтеремдә, Шәрифә карчыкта өч көн яттылар чегәннәр ул вакыт. Алар бәйрәм итә, сагышлы да, дәртле дә җыр-моңнары бөтен авылга яңгырый... Ә мин сине кочаклап көне-төне елыйм...Туктаусыз Ходайга ялварам... Бик начар булдың бит, балам, баштагы мәлләрдә... Инде китеп барса, бу кайгыларны күтәрә алмам, үзем дә китәрмен артыңнан, дип уйлап беткән идем бит, әстәгъфирулла тәүбә. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә ишетте, догаларым кабул булды. Син берзаман күзеңне ачтың. Куе итеп сөтле мәтрүшкәле чәйләр эчтең. Әкренләп үзеңә адәм кыяфәте керә башлады. Шул вакытлардагы сөенүемнең чиге булмады, балам. Мин сине дөньяга өр-яңадан тудырган кебек булдым бит ул чакларда...”

Боларны хәтерләгәндә әнисенең әле булса күзләренә яшьләр төелә. Әйтерсең әнисе үткәннәрдә калган шушы авыр чакларын инде ничәнче кат, кабат-кабат йөрәге аша үткәрә иде. Фәйрүзә машина тәрәзәсе аша кино экранындагы кебек туктаусыз үзгәреп алышынып барган тамашакүренешләргә күз салды. Мөшәрәфә абыстайның хикәятләрендәгечә, барлык кешелек бишегенең башы булган аларның туган авылы дөньяның иң матур төбәгендә урнашкан бит чыннан да. Кызылъярда яз башы иң матур вакыттыр ул. Әнә бит язгы күктән ничек итеп бар табигатьне иркәләп кояш җылы нурларын сибә. Хәтта күләгә урыннарда да карлар көпшәкләнеп киткән. Шул ак кар челтәрләре астыннан көмеш төсле гөрләвекләр агып чыга да, кояш нурларына сөенә-сөенә җан-фәрман олы суга - күлгә табан йөгерәләр. Табигать чынлап та кыш белән саубуллаша. Тау башлары, калкулык түбәләре инде кара яшел түбәтәй кигән кебек бөтенләй кардан ачылып киткән. Ерактарак, басу аша күренгән урманнарның да инде төсләре яшелле-күгелҗем төскә кергән, ә әрәмәлектәге зирек агачларына исә, кызгылт-шәмәхә төс йөгергән. Димәк, табигать яз килүенә шатланып җанлана, агачлар да кояш нурларына иркәләнеп бөре бүрттерә башлаган. Тиздән, бик тиздән бар дөнья яшеллеккә төренер. Бар тереклек кышкы йокыдан арыныр. Җылы яклардан туган якларын сагынып кайткан күчмә кошлар бала чыгарыр, чыркылдашып бала багарлар. “Бала багу!...” Бу бәхет бар кешегә дә бирелми шул... Тәкъдиреңә язмаса булмый икән шул... Ә җир йөзенә хатын-кыз итеп яратылган зат өчен моннан да зур кәмсетелү, моннан да китегрәк язмыш юктыр да?!.

Шәһәр ягыннан юлдагы язгы күлләвекләрне як-ягына чәчрәтеп килгән машина урын юлга борылып, кояш нурларында көмеш төскә кереп җәйрәп яткан күл ярына килеп туктады. Кулына матур гөлләмә тоткан хатын машинадан төшеп яр буена якын ук килде. Ике куллап чәчкә гөлләмәсе тотып яр буенда басып торган гүзәл хатын шушы шаулап торган язгы табигатькә шундый килешле иде. Күктә яз кояшы нурларын чәчә, артта диңгез кебек көмеш күл җәелгән һәм яр буенда чәчкә тоткан хатын... Тик ни гаҗәп, рәссамнарны, шагыйрьләрне илһамландырырлык шушы илаһи картинаны бозып, моңсуланып күлгә баккан, Фәйрүзә кулындагы чәчкәләрне саклык белән дулкыннар эченә ыргытты. Айдар яхшы белә, суда тибрәлгән гөлләмәгә карап уйга калган Фәйрүзә Сәлимовнаны мондый очракта борчырга һич ярамый. Шуңа күрә ул ерак юлдан килгән машина тәгәрмәчләренә аягы белән типкәләп чыккач, капотын ачып үзе эше белән булыша башлады.

(Дәвамы бар).

Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас