

Олеся тумышы белән Дүртөйле районы Ивач авылыннан. Гаиләдә биш бала үсә. 2011 елда Уфада эшләгәндә (штукатур маляр) булачак тормыш иптәше Арменны очрата. Яшьләр гөрләтеп туй уздыра. 2014 елда Яңа Күктау авылыннан йорт сатып алып, дөнья көтә башлый. 2012 елда тату гаиләне ямьләп тәүге балалары – уллары Артемий аваз сала. Арытаба 2013 елда – Артак, 2015 елда – Арсен, 2020 елда – Карен, 2022 елда Тигран туа.
-Икебез дә бик нык балалар яратабыз. Үзем күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскәч, бәләкәй чакта “Минем дә балаларым күп булачак”, – дип хыяллана торган идем”, – дип сөйләп үтте бәхетле ана.
- Үземнең милләтем – мари, иптәшем әрмән. Башка милләттән булуы миңа бөтенләй мөһим түгел иде. Әни дә: «Милләтенә түгел, кешелеклелегенә һәм яратуына кара», – дип гел әйтә иде. Туганнарым да аны ошатты. Арменның әти-әниләре белән яхшы мөнәсәбәттә яшибез. Гомумән, безнең гаиләләрдә нинди генә милләт яшәми – әрмән, урыс, татар, мари - бербөтен, тату яшибез. Балаларыбызга милләтләребезнең традицияләрен хөрмәт итеп яшәүне тәрбиялибез.
Әйе, тату, ишле гаиләдә үскән балаларга матур тәрбия бирелә. Өлкәннәрне ихтирам итү, дуслык,татулык, Туган илне сөю, эшсөярлек кебек күркәм сыйфатларга да балалар иң тәүдә гаиләдә өйрәнә, әти-әни тәрбиясеннән, гаилә мөнәсәбәтләреннән күңеленә сеңдерә.
Райондашыбыз Сабантуй бәйрәмендә “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Әлеге дәрәҗәле медальгә ул бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда аеруча зур тырышлыклары өчен ия булды.
“Мин гаиләмнән бик тә канәгатьмен, чөнки мин – яраткан әни, сөекле хатын. Шуңа күрә мин үземне бәхетле дип саныйм”, – ди 5 балага гомер биргән, тормыш юлдашына сөекле, тугры хатын булган Олеся.