

“Авылның чын патриоты ул, яшәгән җиребез матур, уңайлы булсын өчен янып йөри”, — диләр аның турында.
Рәмилә Базытамак авылында туып-үсә. Урта мәктәптән соң Уфа финанс техникумында бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Базытамак авыл советы авыл биләмәсендә җир эшләре буенча белгеч булып башлый. Үз максатына ирешүчән, тырыш, йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп үтәүче белгечнең хезмәтен җитәкчелек уңай бәяли. Рәмилә Фәйзелгаян кызына тагы да җаваплырак эшне тапшыралар - авыл советы авыл биләмәсенә эшләр белән идарә итүче вазыйфасын йөкләтәләр. Халык мәнфәгате өчен янып йөрүче белгеч әлеге вазыйфаны лаеклы башкара.
Авыл советы ишеген шакучылар өчен Р.Әбүбәкерованың йөзе һәрвакыт ачык, барысын да кабул итеп, һәркемне тыңлап, киңәшләрен биреп чыгара ул. Аның белән сөйләшсәң дә җиңелрәк булып кала, ди авылдашлары.
- Без, иң тәү чиратта, халык өчен эшлибез. Шөкер, безнең тармак республика җитәкчелегенең игътибары үзәгендә, Урындагы инициативаларны яклау программасы шуңа бер дәлил. Әлеге программа чикләрендә бик күп төрле проблемалар хәл ителде, күләмле эшләр башкарылды. Нәтиҗәсе - күз алдында, шуңа арытаба да халык мәнфәгатендә эшләргә тырышачакбыз, - ди тәҗрибәле хезмәткәр.
Эшләр белән идарә итүче җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, озак еллар Базытамак сайлау участогы комиссиясе рәисе вазыйфасын үти. Өстәвенә, авылда үткән чараларда катнаша. Барлык ирешкән уңышлары, тырышлыклары аның төрле инстанцияләрнең Мактау грамоталары белән бәяләнгән. Агымдагы елда район Сабантуенда үз һөнәре остасы БРның Почетграмотасы белән бүләкләнде.