Маяк
+20 °С
Дождь
җәмгыять
29 Июля , 06:00

Авыл хуҗалыгы һәм социаль объектлар үсеше игътибар үзәгендә

Шушы көннәрдә Илеш районына эшсәфәре белән Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов килде.

Авыл хуҗалыгы һәм социаль объектлар үсеше игътибар үзәгендәАвыл хуҗалыгы һәм социаль объектлар үсеше игътибар үзәгендә
Авыл хуҗалыгы һәм социаль объектлар үсеше игътибар үзәгендә

Сәфәр барышында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм социаль әһәмияткә ия объектларында булып, сезонлы кыр эшләренең барышы һәм тармакны алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышу узды.

Делегация иң элек XXII партсъезд ис.кооперативта һәм «Илеш» җәмгыятендә булды. Биредә терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Хуҗалыкларда эш тәүлек әйләнәсенә оештырылган, барлык көчләр уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алуга, кышлату чорына җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык запасы булдыруга юнәлтелгән.

Аннан соң эш төркеме Илеш элеваторында булды. Район өчен стратегик әһәмияткә ия булган әлеге объектта үстерелгән ашлыкны кабул итү, киптерү һәм саклау буенча эшләр планлы алып барыла, җитештерү куәтләре тулы күләмдә файдаланыла.

Сәфәр «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятендә дәвам итте. Биредә заманча роботлаштырылган сөтчелек фермасы эшли. Автоматлаштырылган технологияләр җитештерү нәтиҗәлелеген арттырырга, савым күләмен үстерергә һәм терлекчеләр хезмәтен җиңеләйтергә мөмкинлек бирә.

«Үзәк» МТС» җәмгыятенең Илеш филиалында урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Быел уңышның яхшы булуы билгеләп үтелде. Шулай ук биредә яңа сөтчелек комплексы төзү проекты турында фикер алыштылар. Әлеге инвестицион проект гамәлгә ашырылган очракта районда яңа эш урыннары булдырылачак һәм сөт җитештерү күләме артачак.

Эш сәфәре кысаларында Югары Яркәйдәге Т. Рахманов ис. урта мәктәптә дә булдылар. Биредә капиталь ремонт эшләре график нигезендә алып барыла. Төп максат — мәктәпне 1 сентябрьгә әзерләп, укучыларны яңартылган һәм заманча шартларда каршы алу.

Эш сәфәре ахырында авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу дәвам итте. Район җитәкчелеге Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка районга күрсәткән игътибары, эшлекле киңәшләре һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас