

Иске Күктау егете Ильмир Тайф улы урта мәктәптән соң Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри лицейда белем ала һәм авыл хуҗалыгы мастеры белгечлеген үзләштерә. Читтән торып Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлый.
Җәмгыятьтә дистә елхезмәт сала. Шушы вакыт эчендә ул үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче яхшы белгеч булуын тиз исбатлый. Ул машина-техника паркындагы һәр трактор, комбайн, машинаның нинди хәлдә булуы, ничек эшләве, кайсына нинди запчасть кирәклеген яхшы белә. Үз каналлары буенча аларга кирәкле механизмнар табу өстендә эшли, өзеклекләргә юл куярга тырышмый.
Шәхси тормышы белән дә бәхетле Ильмир. Гомерлек юлдашы Ленара Фәнил кызы белән биргән вәгъдәләренә тугры калып, матур тормыш юлы үтәләр. Заманча күркәм йорт тергезү белән мәшгульләр. Ике бала тәрбиялиләр.
-Хезмәт юлымда, тормышымда һәрвакыт яхшы кешеләр юлдаш булды. Мин бервакытта да карьера артыннан кумадым, үземә йөкләнгән эшне тырышып башкарырга омтылдым. Тыйнак хезмәтемне районыбыз, республикабыз, җәмгыять җитәкчеләре югары бәяләде, аларның барысына да рәхмәтлемен, - ди ул.
Әйтергә кирәк, тырыш, булдыклы егет агымдагы елда район Сабантуенда Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Ильмир Тайф улы кебек әнә шулай иген язмышын кайгыртучылар, эш өчен янып-көеп йөрүче хезмәтчәннәр хуҗалык өчен бик кадерле.