

Чияле-Әтәч авылында яшәүче Вәсимә Гарип кызын шатлыккуаныч кичергән көннәренең берсендә безгә дә күрү, аның белән якыннан танышу бәхете тиде. Кочак-кочак чәчәкләр арасында елмаеп утыручы мөлаем, ачык, матур йөзле әбекәйне 23 июль 102 яшен тутырган дип кем әйтер?! Күзендә нур, йөзендә самими елмаю балкыган Вәсимә әбекәйне күргәч тә, үзенә, нәкъ менә авылдагы кебек, “Чибәр әби” дип эндәшәсе килде. Аның шулай безне ихлас куанып каршы алуы, “Маяк”ны гомер буе яратып укыдым, балакайларым!” – дигән сүзләрен ишетү үзен әллә кайчаннан белгәндәй, тагын да якыйнатып җибәрде.
Ике гасырны тоташтырган бик озын гомер юлы. Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш еллары, үзәккә үткән ачлык, югалтулар, кайгылар... Нинди генә чаклары булмагандыр гомер юлында. Көчле рухлы, уңган, җитез, кирәк чакта усал да була белгән Вәсимә Гарип кызы авырлыкларга һич тә бирешмәгән. Әнә 102 яшендә дә моңлы җырын суза, радио тыңлый, заманнан һич тә калышырга теләмәүче әбекәй, телефоннан оныкларына шалтыратып, хәлләрен сорашып кына тора, акылы камил һәм хәтере яхшы, зиһене сокланырлык аның. Тик менә балалык чорыннан ук башланган михнәтләр һич кенә дә хәтереннән чыкмый әбекәйнең...
Вәсимә Әхмәдуллина 1924 елның 23 июлендә Исәмәт авылында унынчы бала булып дөньяга килә. Ил өчен авыр вакытларда аның балачагы һәм яшьлеге үтә. Кызганычка каршы, төрле авырулардан соң, абый һәм апалары бакыйлыкка күчә, Вәсимә бер апасы һәм абыйсы белән генә исән кала. Кулакларны сөрү башлангач, әтиләре репрессиягә эләгеп, бар булган малларын, дөньяларын тартып алалар. Әниләре өч бала белән урамда кала. Авыл советы аларга бер йорт биреп, инде яшәп киттек дигәндә, янгын чыгып, янә гаилә ышыксыз кала. Ул вакытка апасы һәм абыйсы буй җитеп, читкә чыгып китә. Аңа бала чагыннан ук эшкә җигелергә туры килә. Кайда гына эшләмәгән ул. Вәсимә әнисе белән Гремучий Ключ авылында яшәүче әтисенең сеңлесенә яшәргә күченгәч, анда балалар йортында ашханәдә төрле эштә тырышлык сала – җыештыру, табак-савыты юу һ.б. башкара. Шул вакытта Чияле Әтәч авылыннан булачак тормыш иптәше Максат белән таныша. Яшь гаилә шул чордан һәрвакыт бергә була, дөнья көтә, өч кыз, бер улга гомер бирә, 59 ел кулга-кул тотынышып бәхетле гомер кичерә. 15 ел элек тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Вәсимә апа җәйләрен үз өендә яшәсә, кышларын кызларында – Уфада. Балалары бер өзлексез кайтып карап, тәрбияләп тора.
Әбекәйне оныклары, оныкачлары сөендереп кенә тора. Яраткан картәниләренең хәлен белеп, булышып торалар. Туган көне көнне дә аны хөрмәтләп, зурлап котладылар, якын кешеләренә булган матур теләкләрен җиткерделәр.
«Әти-әниебез безгә яхшы тәрбия бирде, барыбызны да укытты, олы тормыш юлына чыгарды. Әниебезнең тормышы гади булмады. Аңа ныклы сәламәтлек телибез, исән-сау була күрсен. Ул бакча карарга ярата. Ихатадагы, бакчадагы чәчәкләр аның кулы белән үстерелгән. Эссе итеп мунча керергә ярата, иртән гимнастика эшли. Киләчәктә дә безне сөендереп, сәламәт булып яшәсен”, - ди кызы Ләйлә.
Бик күп авырлыклар күргән, михнәтләр кичергән Вәсимә әбидән озак яшәү сере нидә булуы белән кызыксынабыз.
“Яшәү яме – балаларда. Балаларым да, оныкларым да йөзгә кызыллык китермәде. Әтиләре бик тәртипле, ярдәмчел, яхшы күңелле кеше иде. Бердәм, тату гаилә булдык, һәр эшне бергәләп башкардык. Үзем дә гомер буе тик торырга яратмадым, авыр эштән куркып тормадым. Өйдә дә, колхозда да җиң сызганып эшләдем. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит”, – ди үрнәк булырлык озын, матур тормыш юлы үткән Вәсимә Гарип кызы.
Вәсимә Әхмәдуллина безне озатырга капка төбенә үк чыгып, рәхмәтләрен әйтеп, изге догаларын укып калды.
Лира ГӘРӘЕВА.