Маяк
+14 °С
Облачно
җәмгыять
31 Июля , 07:00

Тынгысыз хезмәттә

Авылның киләчәге үз хезмәтенә тугры калган, җаваплылыкны иңенә алган кешеләр кулында. Иске Күктау авылында яшәүче Нияз Салават улы Гарифуллин – шундый хезмәт кешеләренең берсе.

Тынгысыз хезмәттәТынгысыз хезмәттә
Тынгысыз хезмәттә

«Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте районда гына түгел, Башкортстан Республикасында һәм Русия киңлекләрендә дә киң танылган алдынгы хуҗалык булып тора. Елдан-ел биредә җитештерү үсә, заманча технологияләр кертелә, тәҗрибәле белгечләр туплана. Әлеге уңышларның нигезендә үз эшенә җаваплы караган хезмәткәрләр тора. Нияз Салават улы хезмәт юлын җәмгыятьтә 2019 елда бригадир булып башлый. Тырышлыгы, эшкә җаваплы мөнәсәбәте һәм оештыру сәләте нәтиҗәсендә бүген ул техник директор вазифасын башкара. Үз хезмәте белән хуҗалыкның тотрыклы эшләвенә, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә лаеклы өлеш кертә.

Иске Күктау – районның иң төзек авылларының берсе. Авылның социаль-икътисади үсеше, халыкның мул тормышы күп очракта «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенең нәтиҗәле эшчәнлеге белән бәйле. Нияз Салават улы да шул уңышларга үзенең көндәлек хезмәте аша өлеш кертә. Гаиләсе дә аның өчен зур терәк. Тормыш иптәше Элиза белән алар өч бала – Лия, Ләйлә һәм Аязны тәрбияләп үстерәләр. 2024 елда гаилә «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән яңа йортка күчеп керде. Бу – тырыш хезмәтнең һәм дәүләт ярдәменең матур нәтиҗәсе. Нияз Салават улының хезмәте югары бәяләнә. Быелгы Сабантуй бәйрәмендә ул авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Туган җиренә намус белән хезмәт иткән, үз эшенең чын остасы булган кешеләр авылның терәге булып тора. Нияз Салават улы Гарифуллин – шундый шәхесләрнең берсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас