

Базытамак авыл советы авыл биләмәсе хакимияте районыбызның төньяк өлкәсендә урнашкан. Ул – Кужбахты, Исанбай, Андреевка авыл биләмәләре белән чиктәш. Территориясенең гомум мәйданы - 8218 гектар. Кыскасы, базытамаклылар территориясе, халык саны буенча, Яркәй авыл биләмәсеннән кала, районда икенче урында тора. Төбәктә яшәүче аксакалларның хәтерләвенчә, Башкортстанда совет власте җиңгәннән соң, биредә яктылыкка, яңача яшәргә омтылыш башлана һәм ике урында – Татар Мәнәвездә, Базытамакта авыл Советлары төзелә. Шул чорга хас булганча, алар эреләтелеп, 1935 елда ун – Базытамак, Ташкичү, Чияле Әтәч, Кызыл Йолдыз, Татар Мәнәвезе, Мари-Мәнәвез, Яңа Нәдер, Иске Нәдер, Бәләкәй Тәҗәй, Бүләк авылларын берләштергән Базытамак авыл Советына нигез салына. Бер сүз белән әйткәндә, ул – район яшьтәше һәм аның кебек катлаулы да, данлы да юл үтә.
Авыл халкы өчен иң якын җитәкче кем дип уйлыйсыз? Авыл старостасы, әлбәттә. Ә яхшы староста-ул авылның тоткасы. Алар урындагы хакимиятнең беренче ярдәмчеләре, авыл проблемаларының уртасында кайнаучылар. Авылдашлары өчен старосталар социаль хезмәткәр дә, психолог та. Һәм болар барысы да җәмәгать башлангычларында. Чияле Әтәч авылы старостасы Радик Хәертдинов власть белән халык арасын бәйләүче звено булып тора.
Радик Мөгәсыйм улы шушы авылда туып-үсә. Базытамак урта мәктәбеннән соң Уфада ДОСААФта водительләр курсын тәмамлый. Ватан алдындагы изге бурычын Германиядә үти. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайткач, XXII партсъезд ис. колхозда бригадир ярдәмчесе булып эш башлый. Колхозда эшләү дәверендә ул механизатор, водитель, бригадир булып намуслы хезмәт сала. Кайда гына тир түксә дә мактаулылар сафында була, һәнәрен зур җаваплылык, төгәллек, тырышлык белән башкара.
1988 елда булган егет Себер тарафларына юллана. Биредә лаеклы ялга чыкканчы төрле вазифаларны биләп, фидакарь хезмәт сала. Читтән торып Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
2005 елда туган авылында заманча күркәм йорт тергезә. Ул әллә кайдан балкып, нур чәчеп утыра. Уңган, тырыш кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора. Яшьлектә сайлаган пары Фәнә белән 43 ел тату гомер кичерәләр. Өч баланы – Раушан, Раушания, Илнурны тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырганнар. Өч оныкларының - яраткан дәү әнисе белән дәү әтисе. Әйтергә кирәк, тормыш иптәше Фәнә ныклы терәге, һәр башлангычта хуплап, канатландырып тора.
Олысына - кечесенә, гомумән алганда, халыкка ихтирам күзлегеннән карасаң гына, үзең дә ихтирам яулыйсың. Туган авылын төзекләндерү, халыкның яшәешен яхшырту өчен, кыскасы, янып-көеп йөргән авыл старостасы Р.Хәертдинов. Аның җитәкчелегендә зират йорты төзелә, коймалары алыштырыла, элекке мәктәп бинасы мәчет итеп үзгәртелә һ.б. бик күп күләмле эшләр башкарыла. Чияле-Әтәч авылы уртасында, мәчет һәм фельдшер- акушерлык пункты янында өр-яңа обелиск һәйкәл ачыла. Монда материалларны алуда муниципаль район хакимияте ярдәм күрсәтсә, эшне башкарып чыгуны шушы авылның булдыклы ир-егетләре үз өстенә ала. Чияле-Әтәч һәм Базытамак авылларын тоташтыручы жәяүлеләр күпере салына. Әлеге күпер ярдәмендә зиратка халыкка уңайлы булсын өчен туры юл эшләнә. Шулай ук Чияле-Әтәч авылында жиңел машиналар өчен күпер салына. Озынлыгы 38 метр тәшкил итсә, киңлеге - 3 метрдан артык. Авыл старостасы Радик Хәертдинов житәкчелегендә барган күмәк эшкә кемдер кул эше, ә кемдер материаллар яисә акча белән ярдәм иткән. Урындагы инициативаларны яклау программасы кысаларында эчәр су торбалары алыштырыла, юлларга ком-таш салына. Элекке балалар бакчасы авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты итеп үзгәртелә. Мәдәният учагына Кыш бабай һәм Карсылу киемнәре алына.
«Без авылыбызда чисталыкны сакларга тырышабыз. Гражданнар җыенында таләпләргә туры килерлек чараларны исәпкә алып, чаралар планы төзелә. Безнең арада, әлбәттә, яхшы ниятле кешеләр бик күп, аларны бергә җыярга, башкарылган чараларның мәгънәсен аңлатырга һәм дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк. Авыл матур булсын өчен, әлбәттә, игелекле эшләр башкарырга тырышырга кирәк. Без моны аңлыйбыз һәм халык белән бергә төрле файдалы чараларны тормышка ашырабыз. Шуны да билгеләргә кирәк, бу эшләрнең барысы халыктан жыелган финанслар һәм аларның көче белән башкарылды. Авылда туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар да үз өлешен кертә. Шул ук вакытта шушында яшәгәннәрнең акча бирмәүчеләре дә очрый. Без бар жыелган акча, кемнән күпме кергәнен, нәрсәләр өчен тотылганы буенча Мөндилә апа авыл чатында отчет бирә. Шул рәвешле, бар акча исәптә һәм санаулы. Тугры авылдашларыма һәм аларның изге гамәлләренә зур рәхмәтемне житкерәм. Киләчәктә дә бердәм булып, авылыбызны төзекләндерүгә лаеклы өлеш кертербез, - ди авылы өчен янып-көеп яшәүче Радик Мөгәсыйм улы.
“Бердәмлектә – көч” диләр, хәзерге заманда бу аеруча мөһим. Шуңа күрә әтәчлеләр бер-берсенә ярдәм кулын сузып, өмәләрдә, җыеннарда актив катнашып, бердәм булып яши һәм эшли. Әле башкарасы, планлаштырган эшләре байтак аларның.
Лира КӘБИРОВА.