Маяк
+17 °С
Облачно
җәмгыять
1 Августа , 09:05

Тынгысыз хезмәттә

Кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, уңышларга бары үзенең тырышлыгы, тынгысызлыгы, хезмәткә бирелгәнлеге нәтиҗәсендә генә ирешә ала. Шушы сыйфатларга ия булган Рөстәм Шәрәфуллин “Мир” җәмгыятендә механизатор булып эшли.

Тынгысыз хезмәттәТынгысыз хезмәттә
Тынгысыз хезмәттә

Яңа Күктау авылында туып-үсеп, урта мәктәпне тәмамлагач, һөнәри белемен 86 нчы һөнәри лицейда ала. Аны тәмамлаганнан соң, армия сафларына юллана.

Ир-егетлек бурычын үтәп кайткач, туган якларына аяк баскач, хуҗалыкта хезмәт юлын башлый.

Үз эшен яратуы аңа елдан-ел эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Азык культураларын әзерләүдә, туфракны киләсе уңыш өчен әзерләүдә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Беркетелгән техникага вакытында техник хезмәт күрсәтә, төп узелларны һәм агрегатларны ремонтлау чыгымнарын киметүгә ирешә. Хуҗалыкта туфракны бөртекле һәм азыккультуралары өчен эшкәртүдә алдынгы технологияләр кертү белән даими шөгыльләнә.

Рөстәм Шәрәфуллин “BUHLER” тракторында чәчүдә катнашса, “КБК800” маз азыгы комбайнында сенаж хәзерли. Намуслы хезмәте өчен авыл уңганы быел Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Хуҗалык уңганы авылдашлары арасында абруйлы, һәрвакыт мактау сүзләренә лаеклы. Үзен һәрвакыт пөхтә, тәртипле һәм инициативалы хезмәткәр итеп күрсәтә. Йөкләнгән эшләрне төгәл һәм вакытында башкара, хезмәт нәтиҗәлелегенә, җитештерүчәнлекнең сыйфат һәм сан ягыннан үсүенә булышлык итә.

Гаиләле. Тормыш иптәше Эльвира белән Йонны авылында яңа йорт салып керде, дүрт бала тәрбиялиләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас