Маяк
+17 °С
Облачно
җәмгыять
1 Августа , 07:00

Зур бәһа бирелде

Авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешүнең нигезендә һәрчак тырыш хезмәт, заманча технологияләр һәм эшкә җаваплы караш ята. Бу сүзләр И.Ихсанов җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлегенә тулысынча туры килә.

Зур бәһа бирелдеЗур бәһа бирелде
Зур бәһа бирелде

Хуҗалык елдан-ел ныгый, җитештерү куәтләрен арттыра һәм авыл хуҗалыгы тармагында тотрыклы уңышларга ирешә.

Бүген хуҗалык карамагында 5361 гектар сөренте җире исәпләнә. Агымдагы елда 1500 гектарда язгы бодай, 1849 гектарда арпа, 1500 гектарда көнбагыш һәм 512 гектарда соя үстерелә. Басуларда агротехник таләпләр төгәл үтәлә, туфракка кирәкле күләмдә ашламалар кертелә.

Хезмәтне җиңеләйтүдә һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә заманча техника мөһим роль уйный. Хуҗалыкның техника паркында дүрт «Палессе», дүрт «Акрос» комбайны, унбиш йөк автомобиле һәм башка югары җитештерүчәнле авыл хуҗалыгы машиналары хезмәт итә.

И.Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыгында эшнең һәр этабы уйлап оештырылган. Заманча технологияләрне куллану, алдынгы алымнарга таяну һәм хезмәт коллективының бердәм, намуслы хезмәте хуҗалыкка елдан-ел уңышлы эшләргә, табышын арттырырга мөмкинлек бирә.

Хезмәт нәтиҗәсе югары бәяләнә дә. Агымдагы елда И.Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыгы «Орлыкчылыкны үстерүдәге зур өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңү яулап, Диплом белән бүләкләнде. Бу казаныш – коллективның фидакарь хезмәтенә, җаваплылыгына һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешенә лаеклы бәя.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас