

Ул бала ниндидер авазлар чыгарып аңа нәни генә куллары белән тартыла, әйтерсең үзен кочагына алырга куша иде. Баштагы мәлләрдә табиб хатын дәваханәдә күргән бәләкәй балалар белән саташамдыр дип уйлады. Кайвакыт бала имезеп утырган пациент хатыннарга карап ушлары китә шул. Хәтта йөрәге көнләшүдән парә-парә килеп телгәләнә иде аның. “Бу шул гына, кеше баласына артык бирелеп карамаска кирәк”- дип уйлый үзе. Ә инде соңга таба, бала турындагы төш берничә тапкыр кабатлангач, пошаманга төште хатын. Үз-үзенә урын таба алмый йөдәде. “ Әллә теге бала мине үз янына - ахирәткә чакырамы?”- дип, ниндидер куркыныч уйларга да бирелеп алгалады. Аның мотлак бүген кайтып, күлгә чәчкә гөлләмәсе салуы да, шушы сәер төш белән бәйле иде.
Авылда, үзләре генә белгән бер вакытта, Зәңгәр күл дулкыннарына чәчкәләр салып, шушылай тирән уйларга батып торучылар бер Фәйрүзә генә түгел иде, әлбәттә. Кырын эш кырык елдан соң да беленер дигәндәй, заманында сихерче Шәрифәдә “булган” бу хатыннар “үз йөкләренең” кая булганын якынча тоемлыйлар иде. Тик үзләре генә белгән бу коточкыч серләрне алар беркемгә дә чишмәде. Зәңгәр күл дулкыннары да, үзләрендә тибрәлгән бу гөлләмәләрнең нинди җаннарга тәгаенләнгән булуын белсәләр дә, серләрне саклый белә иде.
Күл буеннан кузгалып киткән машина авыл зираты янына килеп туктады. Фәйрүзәнең:
- Айдар туганым, мин кергәндә, син дә зиратның эчке ягына кереп тор әле,- дигән үтенеченә каршы килергә маташкан егетнең:
- Нәмәгә, миңа анда нәрсә калган,- дигән соравына:
- Шулай кирәк, йола шулай куша, хатын-кызга ялгыз зиратка керергә ярамый,- дип, коры гына җавап биргән җитәкчесеннән уңайсызланган егет йөгерә-йөгерә алдан китеп зират капкасын ачты. Гөлләмәләр тоткан Фәйрүзә зиратның уртасына ук кереп китте, бераз эзләнеп йөргәч, чәчкәләрнең берсен әтисе Сәлимхан каберенә, икенчесен кендек әбисе Мөшәрәфә абыстайныкына куеп, тирә-ягына күз салды. Килгән саен яңа каберләр арта бара. Картлар белән рәттән яшьрәкләр дә китә. Кызганычка каршы, медицина да тылсымлы көчкә ия түгел шул, кемдер чирдән арыналмый китеп бара, кемдер хәмер белән артык мавыгып гомерен чикли, дигән күңелсез уйлар белән зираттан чыккан Фәйрүзәнең махсус эш машинасы авылга, әнисе яшәгән йортка табан юнәлде. Шоферы Айдарга икенче көнгә килеп алырга кушып, машинасын кире шәһәргә җибәргән Фәйрүзә кулындагы сумка-пакетларын өй күтәрмәсенә куйды. Өстенә дә киеп тормый йөгереп чыккан какча гәүдәле әнисен кочагына алды.
- Әни!...
- Кызым!
- Ни хәлләрдә, әни?!
- И-и-и, картларча яшәп ятам инде шунда, балакаем. Үзекәйләрең ничек, кызым?!
- Уф-ф, шул хәтле сагындым, әни, сине дә, авылны да... Шушы мизгелдә кырыс җитәкчедән кире әни кызына әйләнгән Фәйрүзәгә әнисе кочагында чиксез рәхәт иде. Шуңадырмы, аның күңеле тулып китте. Шулай да әнисенең күзләрендә яшь тамчылары ялтырап киткәнен күргән кыз үз күзләрен читкә яшереп, күңелендәге хис тойгыларын йөгәнли алды.
- И-и-и-и, балакаем, рәхмәт җылы сүзкәйләреңә, ния болай расхутланып күтәренеп кайтасың? Әйдә, кер, бәрәңге төрмәсе пешердем, син яратканча, камырын кетердәп торган итеп. Тәмле итеп чәй эчеп алыйк. Сөйләрсең бар яңалыкларыңны. Бер ай эчендә бер-берсен сагынышкан ана белән кыз чәй табыны артында озак серләштеләр. Берсе авыл яңалыкларын, икенчесе шәһәр, дәваханә, үз тормышына кагылышлы яңалыкларны барлады. Фәйрүзә һаман да соңгы вакытларда күрә торган төнге төшен уйлады һәм ахырда әнисеннән сорамый булдыра алмады:
- Әни, дөресен генә әйт әле, син теге вакыт плодны күрдеңме?
Кызының бу соравын ишетүгә, әнисенең җәя кебек тартылуын Фәйрүзә, әлбәттә, сизми калмады. Ничектер югалып калган Даниянең сорауга сорау белән җавап бирүе дә бик тонык кына яңгырады:
- Нәрсәне күрдеңме дисең, кызым?..
- И, әни, аңладың бит инде нәрсә турында сүз барганын, баланы төшерткәндә дим, үзең күрдеңме?..
- И, балам, әллә нәрсәләр уйлап йөрисең. Уйланма ул тиклем, акылыңа зыян килер. Үткән эшкә салават дип, дога кыл. Мин үзем дә һәрвакыт догадамын, балакаем. Догадамын. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Догаларыбыз кабул булыр, иншәалла. Фәйрүзә йөзенә гаҗизлек кыяфәте йөгергән әнисенең каударланып өзлексез сөйләнүен ничек тә туктатырга тырышты:
-Әни, дим!.. Әни, туктап тор, пожалуйстакаем!.. Сөйләшик әле барсын да уртага салып... Бер тапкыр булса да сөйләшик әле! Үтенеп сорыйм синнән!
Дания чыннан да, нәрсәнедер белеп тә, яшерергә теләгәндәй, шуңа бик курыккандай, һаман каударланып сөйләнүендә булды:
-Мин белмим, балам, мин күрмәдем. Шәрифә мине мәҗбүри рәвештә Гыйбадлар коесына суга җибәрде. Көянтә белән ике чиләк су күтәреп кайтуыма эшеңне бетереп, өстеңә чыпталарын ябып куйган иде инде. Шулай булды, балам, шулай булды, мин күрмәдем. Инде икмәк тотып антлар итиммени инде? Үз сүзләренә үзе йөрәксенеп китүдәнме, әллә инде күптән үткәннәрдә калган вакыйгаларны кабат хәтерләүдәнме, Дания тыелалмый елый башлады. Әнисен кочагына алып юатырга керешкән Фәйрүзә исә, бераздан тынычланган әнисенә теге төнге төшен бәян итеп торуны кирәк тапмады. “Үземнең хыяллануым да җиткән, әнине юк-бар белән борчымыйм әле,” дип уйлады ул.
Йокларга яткач та, уйлары белән һаман шул үткәндәге вакытларга кайтты Фәйрүзә. Шул чаклардагы үҗәтлегенә бүген дә хәйран кала ул. Хәтерендә, бер айлап өйдә ятып, сәламәтләнүгә, юлга чыгарга җыенды кыз. Әйберләрен җыйнады да бер көнне әнисен елатып таң белән чыгып китте . Кая бара, нинди максат белән - беркемгә, хәтта әнисенә дә күңелендәген белгертмәде ул. Ерак юлга чыккан кыз тәүдә Уфага килеп Черниковка бистәсендә урнашкан бала табу йортына санитарка булып эшкә керде. Яшәргә урыны булмау сәбәпле, башта бала табу йортының бер кәбәркәсендә яшәгән кызны бик тиз фаш иттеләр. Ярый әле баш табиб Светлана Мәрдановна кешелеклелеген алга куеп, кызга ярдәмгә килде. Тиздән Фәйрүзә эшләгән җиренә якын гына урнашкан нефть техникумының бер бүлмәсендә беркемнән дә курыкмыйча, законлы рәвештә яши башлаган иде инде. Авылдан килгән ятим кызга юлларында очраган изге фәрештә кебек булган Светлана апасының ярдәме әле моның белән генә чикләнмәде. Ул аңа үзенең төпле киңәше, ярдәме белән урта медицина уку йортына укырга керергә дә булышты. Укуында да гел булышлык итеп торды. Кыскасы, ерак авылдан килеп, төпсез шәһәр чоңгылына чумган Фәйрүзәне батып калмыйча йөзәргә өйрәткән, арытабангы тормыш юлына путевка биргән Светлана Мәрдановна аңа икенче әнисе кебек булды. Аны ул бүген дә илаһи бер яктылык белән искә ала. Кызганычка каршы, дәвалап булмый торган аяусыз чир Фәйрүзәнең яклаучы һәм саклаучы фәрештәсе кебек булган Светлана апасын бик иртә фанилыктан ахирәткә алып китте. Светлана Мәрдановнаны җирләп ярты ел вакыт үткәч, һаман да шушы югалту кайгысыннан айный алмый йөргән Фәйрүзәгә судка чакырып повестка килеп төште. Суд хәлләрен бер вакытта да башыннан кичермәгән авыл кызының куркудан коты чыга язган иде. Камыр кебек булган аякларын көчкә суд залына сөйрәп кергән кызны исә, “фәрештәсенең” тагы да бер изгелеге көткән булып чыкты. Гомер буе ялгыз яшәгән Светлана апасы аңа шәһәр үзәгендә урнашкан үзенең ике бүлмәле фатирын бүләк итеп киткән иде. Шулай да соңрак эшеннән аерылмый гына медицина университетын тәмамлаган кызны, үтенечен канәгатьләндереп, үз районына эшкә кайтардылар. Кабаттан туган авылы Кызылъярга, әнисе янына якынаюына кыз сөенеп бетәлмәде. Ә Уфага бетмәстөкәнмәс семинар-җыелышларга барганда исә, мотлак Светлана апасының изге амәнәте булган үз фатирына туктала иде.
Алтынчы бүлек
Бүген иртәннән үк шәһәр йортларының кыекларыннан тып та тып тамчы тама. Көне дә болыксу, таң белән Уфа ягыннан килеп чыга торган кояш та күренми. Шулай да, көн яктан искән җылы җил битләрне иркәли, баш киемнәрен иртәрәк салып ташлаган яшь кызларның чәчләрен тузгыта. Бу җил инде шәһәр өйләренең төньягында яткан караеп киткән соңгы кар өемнәрен тәмам ашап бетерергә уйлый күрәсең. Бу килештән тротуарларда, машина юлларында җыелып яткан күлләвекләр тәгаен шуны раслый иде. Хастаханә коридорыннан ашыгып атлаган баш табиб каршына очраган чирлеләрнең, санитарларның, шәфкать туташларының, врачларның сәламнәрен ихлас җыя-җыя үз кабинетына якынайды. Ишекне ачып җибәрүгә, Фәйрүзәне өзлексез шалтыраган телефон тавышы каршылады. Бәйләнештә Уфа икәнен аңлаган ханым өстен дә алыштырып тормастан телефонга үрелде.
- Әйе, әйе, тыңлыйм сезне. Мин, мин, баш табиб Каримова. Тыңлыйм сезне, Зәбих Мәлихович.
Министр урынбасары Сарьяновны кабат капиталь ремонт буенча шалтырата дип уйлаган Фәйрүзә Сәлимовна ялгышкан булып чыкты. Уфа күрше районнан бер әбине хастаханәгә салырга сорый икән. Сорый гынамы?! Хәтта таләп итә. Өстәвенә “по высшему классу” кабул итәргә кушалар. Җитмәсә, бу авыруның бер үзенә аерым палата даулыйлар. Баш табибның урын юклыкка сылтанып каршы килергә маташуына Сарьянов гадәттә ачуы кузгала башлаганда сөйләшә торган вәкарьле тавыш белән үз аргументларын тезә башлады:
- Аны Уфага алып килергә кирәкми.Ул нетранспортабельный. Бу кортканың малае кем икәнен беләсеңме син, иптәш Кәримова?! Юктыр шул, юктыр. Каян Иҗатинде сезгә андый нюансларны белергә?! Ә машина сорарга беләсез. Барыгызга да машина кирәк. Белмәсәң, менә белеп кал, мин исән чагында. Аның малае башкаладагы өченче автотранспорт предприятиесенең генераль директоры Зарипов була. Капиталь ремонт вакытында аның ярдәме бик нык кирәк булачак. Ышанычлы кеше ул, подводить иткәне юк. Ул җитәкләгән предприятие ярты республиканың эшен алып бара. Так что, ремонт эшләре вакытында техника кирәк дисәгез, әбекәйне күтәреп кенә йөртегез, Фәйрүзә Сәлимовна. Дәвалау буенча квотага өстәмә ярдәм булыр. Андый мәсьәләдә туры үземә чыгарсың.
Сәрьянов саубуллашып трубкасын куйгач, баш табиб сәркәтип Зөлфиягә тиз генә өлкән шәфкать туташын дәшәргә кушты. Тиздән киләчәк авыруга ашыгыч рәвештә аерым палата билгеләп, аны шартын китереп әзерләп куярга кирәк иде. Әле генә министр урынбасары белән телефон аша булып үткән сөйләшүне уйлаган Фәйрүзә күңелендә ниндидер уңайсызлык калуын тойды.
- Миннән яхшы җитәкче чыкмас, ахры. Гомергә шулай Сарьянов түрәләр кебек һәр эшнең ахырын уйлап, эшне киләчәктә файдасын күрердәй итеп оештыра белмим бит мин, - дип үзен-үзе битәрләп алды хатын. Икенче яктан карасаң, мондый алым белән килешә дә алмый ул. Чөнки табиб буларак, изге һөнәрең таләп иткән турыдан-туры бурычыңны башкарган саен ниндидер “навар”, файда өмет итсәң, дәваханә бит ришвәтчелек оясына әвереләчәк. Әлбәттә, дәваханәдән савыгып, аякка басып чыккан пациентның дәвалаучы табибка рәхмәт йөзеннән, бакчасында үскән җиләк-җимешен, бер шешә сөтен, яки үз куллары белән бәйләгән оекбашын бүләк итеп китүенә ул каршы киләлми. Әмма эш хакы алып эшләгән хезмәткәрнең авырудан эше өчен өстәмә акча өмет итүе, хәтта таләп итүе бер рамкаларга да сыймый бит, югыйсә. Андый кырын эшләр үзләрендә дә әледән - әле килеп чыгып тора. Тик Фәйрүзә Сәлимовна табиб дигән изге исемгә тап төшерергә маташучылар белән күзмә-күз сөйләшеп, эшне зурга җибәрми генә хәл итәргә тырыша әлегә. Хастаханә персоналы да бу җәһәттән баш табибның гаделлегенә, тугрылыгына өйрәнеп беткән. Хәтта бәгъзе вакытларда шушында килеп кабаттан саулыгын тапкан “бәхетле”ләрнең ихлас нияттән биргән “күчтәнәч”ләрен алмыйча:
-Безгә эш хакы түлиләр, үзебезнеке үзебезгә җитә,- дип, кире боралар икән. Тегеләре исә, үпкәләгәндәй булып, кулларындагы күчтәнәчләрен палатадагы авыруларга калдырып кайтып китәргә мәҗбүр була.
Хастаханә эчендә генә кулланыла торган чыбыклы телефонда сәркәтип Зөлфиянең серле генә итеп “Тегеләр килде,-” дигән ярым пышылдаулы кисәтүе ишетелде. Коридорда гадәттән тыш шау-шу башланды. Кемдер түфли үкчәләрен тук-тук китереп йөгереп үтте. Шул арада киң итеп ачылып киткән баш табиб кабинеты ишегендә таныш түгел ир заты күренде. Ниндидер кино артистларын хәтерләткән бу кунакның затлы демисезонный пальтосының ачык түшеннән ак күлмәк якасы, зәңгәр галстугы күренеп тора. Аның бар кыяфәтеннән, үз-үзен тотышыннан тормышта үз дәрәҗәсен белгән интеллигентлык, тәрбиялелек сирпелә иде.
(Дәвамы бар).
Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.