Маяк
+15 °С
Облачно
җәмгыять
2 Августа , 09:15

Тынгысыз хезмәттә

Нинди генә эш урынын алсак та, аның уңышлары бухгалтер хезмәте белән бәйле. Бу һөнәрнең никадәр тынгысыз, җаваплы булуын әлеге вазыйфаны башкарган кеше үзе генә аңлыйдыр.

Тынгысыз хезмәттәТынгысыз хезмәттә
Тынгысыз хезмәттә

Уфа дәүләт аграр университетын уңышлы тәмамлый Илшат. Хезмәт юлын Югары Яркәйдәге Россельхозбанк җәмгыятендә башлый. 2021 елда “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенә баш бухгалтер булып эшкә урнаша. Тәҗрибәле белгечкә эштә гел компьютер алдында утырырга туры килә. “Замана техникаларына ияләнү миңа җиңел бирелә. Төрле программаларны тиз арада үзләштереп, хезмәттәшләремне дә өйрәтәм”, – ди ул.

Төгәллекне үзе генә яратып калмый, ә кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә. Илшат Фирдәвес улы тормышта, коллективта туры сүзле, төгәл, җаваплы кеше. Һөнәре турында: “Минем һөнәрем – ул коры саннар гына санап утыру түгел, законнарны да яхшы белергә кирәк”, – ди. Төпле фикерле, тирән белемле Илшат Ялалов тәҗрибәсен, хезмәт алымнарын әтисе (мәрхүм) район, республика киңлекләрендә танылу алган, беренчеләрдән булып элиталы орлыклар үрчетүгә махсуслашкан крестьян-фермер хуҗалыгы булдырган Фирдәвес Ялаловтан алган. Әтисе юлын дәвам итүче, КФХны җитәкләүче абыйсы Илдар Ялалов та яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Хезмәт юлында төрле дәрәҗәле Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән һөнәр иясе. Агымдагы елда намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет гармотасына лаек булды.

Тормыш иптәше Гүзәл белән кыз һәм улына гомер биреп, район үзәгендә бәхетле тормыш көтәләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас